поиск новостей
Көн мәзәге
  • Тәҗрибәле ир-ат пляжда ак тәнле хатын-кыз белән таныша. Чөнки аның әле бөтен ялы алда.  

Бүген кемнәр туган
  • 13 Июнь
  • Ренат Еникиев (1937-2020) - композитор
  • Зәйтүн Яркәев - актер
  • Айзирәк Гәрәева-Акчура - журналист, язучы
  • Ренат Дасаев - футболчы
  • Заһидә Тинчурина (1897-1988) - артистка
  • Гарәфи Хәсәнов (1921-1992) - язучы
  • Александр Терентьев - дәүләт эшлеклесе
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
30.05.2025 Икътисад

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Төркия делегациясе булды

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Төркия делегациясе белән эшлекле очрашу узды.

Очрашуда шулай ук министр урынбасары Дмитрий Яшин, «РАЦИН» АҖенең коммерция директоры Айдар Зарипов, азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Валентин Спичков һәм «Ак Барс» ХК АҖенең коммерция директоры урынбасары Иван Коробов катнашты.

 
Төркия делегациясе составына кукуруз, көнбагыш һәм шикәр чөгендере орлыклары җитештерү буенча «Beta Ziraat ve Ticaret A.Ş.» Озер Әхмәт һәм Темел Абдулла Сенсер, орлык заводлары өчен җайланмалар җитештерү оешмасы «Akyurek technology machine» вәкилләре Умут Акюрек һәм Гелькой Онур Мерт, шулай ук «Хамай» ҖЧҖ генераль директоры Венера Шакирянова һәм «Хамай» компаниясенең Төркия вәкилләре Марат Хәйретдинов һәм Айваджик Абдулла кергән иде.
 
Ленар Гарипов Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мөмкинлекләре турында сөйләде: “Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәре буенча Татарстан Республикасы Идел буе федераль округында беренче урында һәм ил төбәкләре арасында лидерлар өчлегендә тора. Илнең 2% авыл хуҗалыгы җирләрен биләп, республика аның авыл хуҗалыгы продукциясенең 3,8%ын җитештерә”.
 
Ул, 2024 елда республикада бөртеклеләрдән 3,9 млн тоннадан артык уңыш җыелды, шикәр чөгендере - 2,4 млн тонна, майлы культуралар - 839 мең тонна, бәрәңге - 967 мең тонна, яшелчәләр - 295 мең тонна булды, диде. Узган ел барлык категория хуҗалыкларда сөт җитештерү 2 млн 281 мең тоннага җитте.
 
Очрашу барышында катнашучылар Татарстан Республикасы территориясендә "Ак Барс" холдинг компаниясе" АҖ белән берлектә шикәр чөгендере, кукуруз һәм көнбагыш орлыкларын эшкәртү буенча орлык заводы төзү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
 
Татарстан Республикасы белән Төркия Республикасы арасында тышкы икътисадый багланышлар актив үсә. Төркиядән республикага фисташка, ак май һәм миндаль кайтарыла, Татарстан чүпрә, көнбагыш һәм сафлор җибәрә. Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.
 
▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы