|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
30.05.2025 Хәвеф-хәтәр
Кама Аланында 48 яшьлек хатынны бакчада елан чаккан, башта әллә ни игътибар итмәгән, әмма...Чаллыда яшәүче 48 яшьлек хатын, әнисе янына кунакка баргач, дачада ярдәм итәргә булган. Чүп үләннәрен утаганда, уң кулының урта бармагында кискен авырту тоеп ала ул. Башта үлән кадалгандыр дип фаразлый. Әмма эш перчаткаларын салганда, якынча 15 сантиметр озынлыктагы аксыл коңгырт төстәге еланны күреп ала. Күрше хатын бу еланны зыянсыз бакыр еландыр дип фаразлый. Шуңа Чаллы хатыны кулы авыртуга артык игътибар бирмәгән. Әмма төнлә аның бармагы шешкән, бик каты авырта башлаган. Шуннан “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга мәҗбүр булганнар. Түбән Кама сырхауханәсендә аңа кара елан агуына каршы сыворотка кадаганнар һәм эшләр зурга китмәсен өчен дәвалау билгеләгәннәр. Хәзерге вакытта пациентканың халәте стабильләшкән.
--- |
Иң күп укылган
|