поиск новостей
Көн мәзәге
  • Бары тик Казанда гына автобус тукталышлары мондый тәртиптә урнаша ала: “Солнышко”, “Дружба”, “ЗАГС”, “Роддом”

Бүген кемнәр туган
  • 21 Май
  • Фәрит Бикчәнтәев - режиссер
  • Ринат Суфиев (1939-2007) - язучы
  • Альбина Апанаева - җырчы
  • Галия Кайбицкая (1905-1993) - актриса
  • Чулпан Гарипова - журналист
  • Хатип Госман (1908-1992) - язучы
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
Архив
 
30.05.2025 Милләт

Казан мэриясе татар телен өйрәнүчеләр өчен «Алмаш» гаилә җыенын оештыра

2 июньдә «Мәскәү» мәдәният үзәгендә «Алмаш» гаилә җыены узачак. Татар гаиләләрен һәм татар телен өйрәнергә теләүчеләрне берләштерүче бу җыен төрле яшьтәге, төрле кызыксынулары булган аудиториягә татар телендә кызыклы активлыклар әзерли, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Әти-әниләр өчен филология фәннәре докторы, профессор, полиглот Алексей Арзамазовтан «Туган телне өйрәнүнең нәтиҗәле алымнары» лекциясе, нейропсихолог белән балалар сәләтен ачуга багышланган очрашу, экспертлар катнашында «Татар баласын тәрбияләүдә ата кешенең роле» темасына фикер алышу, балалар өчен микробиология, ракета төзү, кул эшләнмәләре ясау буенча остаханәләр, «Апуш» театр студиясеннән актерлык осталыгы, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте буенча тренинглар һ.б. оештырылачак, диелә хәбәрдә.

Чара дәвамында татар проектларына багышланган күргәзмә эшләячәк, татар китаплары, уенчыклары сатып алу мөмкинлеге булачак, шулай ук «Әминә» дип аталган анимацияле роликлар һәм әлеге проектның сайты тәкъдим ителәчәк. Бәйрәм истәлекле бүләкләр уйнату һәм «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты биюләре белән тәмамланачак.

Гаилә җыены программасы белән Казан мэриясенең милли проектларга багышланган төркемендә танышырга була. Шунда ук аерым остаханәләргә теркәлү дә узып булачак.

Әлеге чараны Казан мэриясе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән беренче мәртәбә үткәрә.

Татар информ


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы