поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.08.2011 Ир белән хатын

Юк алар, юк!..

Мин аңа 9 нчы класста үлеп гашыйк булдым. Нишләп 9 нчы класста, ә 7 нчедә яки 8 нчедә түгел? Чөнки 9 нчы класста безгә күрше авылдан йөреп өч малай һәм өч кыз укый башлады (аларның авылында мәктәп сигезьеллык кына иде). Менә шул өч малайның берсенә – Илдар исемлесенә мин үлеп гашыйк булдым.

Кызлар күзе төшәрлек малай да түгел иде, югыйсә. Уртача буйлы. Тыйнак, хәтта оялчан. Башка малайлар кебек «тел бете» дә түгел. Авызыннан һәр сүзне келәшчә белән тартып алырга кирәк. Зәп-зәңгәр күзле, дулкын-бөдрә чәчле. Менә шул зәңгәр күзләре, дулкын чәче, тыйнаклыгы һәм пөхтәлеге мине үзенә әсир итте бугай.

 

Ул беренче рәтнең иң алгы партасында утыра, мин – өченче рәтнең иң арткы партасында. Дәрес вакытында аны күзәтеп муеннарым каерылып бетә. Ә ул алдына дәфтәр-китапларын тигез, дөрес итеп урнаштырып куя да, алга карап утыра да утыра, утыра да утыра. Боргаланмый да, кымшанмый да, артына да борылмый, ә мин бер мизгелгә генә булса да аның йөзен күрергә тилмерәм.

 

Укуы начар. Укытучы сораса, торып баса да, башын аска иеп, тик басып тора. Ләммим бер сүз дәшми. Берни белми. Аптырыйм мин бу хәлгә. Ничек инде алай дим. Их, ул миннән сораса икән, мин аңа рәхәтләнеп ярдәм итәр идем, бергә-бергә дәрес хәзерләр идек дип хыялланам. Кая инде ул! Соңгы дәрес бетүгә, алар, дәррәү күтәрелеп, авылларына элдертәләр.

 

Минем аны үлеп яратуымны беркем дә белмәде. Мин моны беркемгә дә сиздермәдем, эчтән сыздым, көйдем, әмма дәшмәдем. Хәзер генә ул кызлар егетләргә беренче булып үзләре тәкъдим ясыйлар, ул вакытта андый хәлләр юк иде бит.

 

Их, миңа хисләремне белдерәсе, сиздерәсе булган икән! Һичьюгы берәр бәйрәм белән котлап, открытка ише нәрсә юллап булса да. Юк инде, юк! Кая инде? Мокытлык көчле булган.

 

1 сентябрьдә 10 нчы класска Илдар килмәде. Каядыр ПТУгамы, шоферлар курсынамы укырга кергән диделәр. Мин киптем-корыдым, ләкин төпченеп-сораштырып йөрергә уңайсызландым, оялдым. И-и, шыр тиле чаклар.

 

Мин Илдарны уйлап йоклап китәм, аны уйлап уяна идем. Ул минем якты йолдызым, юанычым, саф мәхәббәтем иде. Насыйп итмәде безгә бүтән күрешергә дә, очрашырга да. Ул минем хыялымда гына яшәде, мин хыялларымда гына аның зәп-зәңгәр күзләренә карап, дулкын чәчләрен сыйпадым.

 

...Күп еллар үткәч, дөресрәге, төп-төгәл 12 елдан без ирем белән җир участогы алдык. Йорт салу хәстәренә керешергә кирәк иде. Иремнең йорт-җир мәсьәләсендә ихласы юк, барысын да үземә хәл итәргә туры килә иде. Төзелешкә барып, фундаментка сугылган бетон субай калдыкларын белештем. Машина табып килсәгез, төяп җибәрәбез диделәр. «Восстание»дә автопарк бар, шунда барып сөйләшеп карагыз диделәр. Киттем. Автопарк капка төбенә килеп җитүгә, капоты ачылган машинасы янында тәмәке тартып торучы бер абзыйны күрүгә, шып туктап калдым. Я, Хода, охшаса да охшар икән кеше шулкадәр! Бу бит!.. Минем беренче мәхәббәтемнең... Валлаһи, бу Илдарның әтисе булырга тиеш!

 

«Абый, сез Илдарның әтисе түгелме?» – дип сорарга авызымны гына ачмакчы идем, ул миңа беренче булып үзе эндәште:

 

– Нәрсә, классташ, әллә танымыйсыңмы?

 

Мин имәнем киттем, күз алларым караңгыланып, аяк астымдагы җирне тоймый башладым. Тукта, менә бу пеләш башлы, бөтен битен җыерчык баскан, тешләре коелып беткән, машина маена баткан, авызыннан махмыр исе аңкып торган карт абзый минем зәңгәр күзле йолдызым Илдармы? Юк, моның булуы мөмкин түгел! Бу – саташу!

 

Нәрсәләр турында сөйләшкәнбездер, хәтерләмим. Мин шок хәлендә идем. Аңымны җуяр дәрәҗәгә җиткәнемне аңлап, тизрәк саубуллаштым: «Хәзер бик ашыгам, фәлән көннән тагын килермен әле», – дип нәрсәдер ялганладым да бугай. Тыкрыкка борылуга буам ташып, үксеп елап җибәрдем: «Илдар, бәгърем, синме бу?! Нишләттеләр сине, җанашым?! Юк, бу дөрес түгел, болай булырга тиеш түгел! Мин ялгышып ниндидер икенче дөньяга эләктем. Бу минем Илдарым түгел!»

 

Үкси-үкси елавыма үткән-сүткән кешеләрнең сәерсенеп каравын сизеп, мин аулаграк урынга, ниндидер парк шикелле урынга кереп киттем. Анда эскәмиягә утырып туйганчы еладым. Ничә сәгать утырганмындыр, белмим. Бу парктан мин ятим бала кебек чыгып киттем. Минем Илдарым юк иде инде. Ул кая киткән, аны кем алган – мин берничә ай шуны башыма сыйдыра алмый аңкы-тиңке йөрдем. Шуннан, ниһаять, акрын-акрын бер хакыйкатьне аңладым: үткәннәргә кире кайту юк икән. Юк икән яшьлеккә йөгереп кайта торган юллар һәм сине анда беренче мәхәббәтең дә көтеп утырмый икән.

 

...Элекке заманнарда 25 ел патшага хезмәт иткән бер солдат авылына кайтып төшкән һәм былдырда хатынын күреп, аны кочаклап алмакчы булган. Әмма «хатыны», чырыйлап кычкырып җибәреп, өенә кереп качкан. Баксаң, бу аның хатыны түгел, ә ул армиягә киткәндә туып калган 25 яшьлек кызы икән. Бераздан ишектән бер әби – аның хатыны килеп чыккан.

 

Таһир Якупов җырлый иде:

 

Олы юлдан китеп бардым,

Өзелде бәгырьләрем.

Олыгайгач кына белдем

Яшьлекнең кадерләрен.

 

Яшьлекнең кадерен яшь вакытта белеп калырга кирәк икән, аңа кире кайтып булмый икән.

 

Өзмәгез бәгырьләрегезне, эзләмәгез яшьлектә калган ярларыгызны – юк алар, юк!


Зөләйха ЯРУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 23-24 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»