поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.09.2008 Матбугат

ИЛШАТ ӘМИНОВ БЕЛӘН ИНТЕРВЬЮ

“Татарстан-Яңа гасыр” оешуга быел алты ел тулды. Без инде аны гадәти хәл дип кабул итәбез, ләкин үзләренең тәүлек әйләнәсе эшләүче спутник каналы әлегә Русиядә урыс булмаган ике халыкта гына бар (икенчесе – башкортларның “БСТ”сы). Милли канал нинди булырга тиешлеге, аның идеясе нәрсәгә корылганлыгы хакында матбугатта еш языла, зыялылар да үз фикерен әйтә. Канәгать булмаучылар да шактый. “Татарстан-Яңа гасыр”да сыйфатлы тапшыруларның аз булуы нәрсәгә бәйле, ул федераль канал дәрәҗәсенә үсә алырмы-юкмы, милли каналның кадрлар мәсьәләсенә кагылышлы сорауларга “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең директоры Илшат Юныс улы Әминов җавап бирде.

 

– Илшат Юнысович, “ТНВ”ның эфир вакыты яртысы татарча, яртысы урысча бара. Моны Сез дә, каналның башка хезмәткәрләре дә шулай ди. Без каналның бер атналык программасын алып, татар тапшырулары вакытын иренмичә санадык. 7 көнгә татар эфиры 70 сәгать 50 минут килеп чыкты. Ә урысчасы – 97 сәгать 10 минут. Димәк, урыс тапшырулары 1,37 тапкырга күбрәк. Берничек тә 50/50 килеп чыкмый...

 

– Безнең каналда спорт уеннары күрсәтелә. Футбол, хоккей, баскетбол матчлары трансляциясен урыс яисә татар эфиры дип санаргамы?

 

– Хоккей вакытында “ТНВ” комментаторының татарча сөйләгәнен ишеткәнем булмады әлегә.  Урыс эфиры булып чыга, димәк.

 

– Беренчедән, спорт – интернациональ, аның милләте юк. Икенчедән, бер атналык программадан эфир вакытын санап чыгып кына нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Эфир сеткасы һәрвакыт үзгәреп тора. Шул ук спорт матчларын күрсәткәндә эфир сеткасы сикерә башлый. Бер атнаны татарча тапшырулар азрак булырга мөмкин, икенчесендә, киресенчә, күбрәк чыга. Без ул проблеманы беләбез, күз уңында тотабыз. Бу – хәл ителә торган мәсьәлә.

 

– Гомумән, “ТНВ”ны авыз тутырып татар телевидениесе дип әйтеп буламы?

 

– Әлбәттә, ул татар телевидениесе!

 

– “ТНВ”да татарчага тәрҗемә ителгән чит ил сериалы, Кусто турында документаль фильм, балалар өчен мультфильм күрсәтелә. Шактый кеше боларны кызыксынып карый. Ләкин чит илдә чыгарылган, татарчага күчерелгән продукция белән эфир вакытын тутыру телевидениене татар телле итә үзе. Ләкин аларда татар рухы бөтенләй юк.

 

– Без татар теле дип кенә   ябылып утырырга тиеш түгел. Аудиториябезгә тирә-якны күзаллау өчен сыйфатлы документаль фильмнар да кирәк. Әлбәттә, Бразилия сериалы белән беррәттән үзебезнеке дә булырга тиеш. Татар тормышын чагылдырган, татар күңеленә якын булган сериалларга ихтыяҗ бар, ләкин аны канәгатьләндерү авыр. Үзебез  төшереп карадык. “Яланаяклы кыз”ны халык бик яратып кабул итте. Ләкин аны нинди авырлыклар белән төшергәнне күз алдыгызга да китерә алмыйсыз! Татар кинофильмы турында әйтеп тә тормыйм, алар бик кирәк. Ләкин төшерү өчен телевидениенең генә көче җитми.

 

Моңа кадәр канал татарча гына булса, концепция  аңлаешлы, эшләве дә җиңел булачак дип уйлый идем. Татар телендә генә сөйләсәк, үзебезнең потенциаль аудитория өчен генә эшләр идек, ләкин телне белмәүчеләр күп. Яшьләр кызыксына, әмма алар “телсез”. Татарча гына булса, без ул сегментны каналдан баш тарттырачакбыз. Килешәм, канал урыс телле булса да, татар рухлы булырга тиеш. “ТНВ”да татарлар турында урысча сөйләүче тапшыру әзерләнә башлады. Ул “Притяжение” дип аталачак. Аның берничә “пилот” чыгарылышы төшерелде дә инде. Бүген эфирда булган “Татарлар” – ул күбрәк мәгълүмати тапшыру, ә урысчасы публицистикага якынрак торачак, татарның тарихы, бүгенге яшәеше турында бәян итәчәк.

 

– “ТНВ”ның аудиториясе төрле. Аны республикада да, Русия буенча да, чит илләрдә дә карыйлар. Чит илдәгеләр өчен “Татарстан хәбәрләре”ндә Чаллы белән Казан арасындагы юлны төзекләндерү яисә шәһәрдә торба шартлау турында яңалыкларны карау кызыксыз. Аларны күбрәк дөнья, ил яңалыклары, милли тема кызыксындыра.

 

– Бар андый проблема, көн саен диярлек бу турыда хат язалар. Безгә торба шартлавы кызык түгел, милли сәясәт, мәдәният, татарларның яшәеше турында тапшыру, спекталь, концерт кирәк дип тәнкыйтьләп шалтыраталар. Ә республикада яшәүчеләр канал җырлый да, бии дип сүгә. Тегесенә дә, монысына да ярарга туры килә. Аңлыйм бу проблеманы. Менә “Россия” каналында башта федераль яңалыклар, аннары төбәк хәбәрләре күрсәтелә. Безнең дә шулай булырга тиеш.

 

– Шәймиев “ТНВ” федераль канал дәрәҗәсенә үсәргә тиеш дигән максат куйган иде. Бу юнәлештә эшләр ничек бара?

 

– Бүген тагын бер иярчен ярдәмендә без Ерак Көнчыгышны колачлап алдык. Бу – зур казаныш. Ул төбәк белән берничә сәгать аерып тора. Бездә көн булганда, анда инде кояш байый башлый. Бүген төп проблемаларның берсе – “ТНВ” тапшыруларын шул төбәктә яшәүче милләттәшләребезгә  вакытында җиткерү. Күптән түгел директорлар советының утырышы булып узды. Безнең алда каналның сеткасын Ерак Көнчыгышта да карый алырлык итеп оештыру бурычы куелды. Бу техник яктан җиңел түгел. Мактанып әйтә алам, безнең аудитория көннән-көн үсә. Русиянең барлык төбәкләре дә карый ала, моның белән җаваплылык та арта. Идеаль вариантта, әлбәттә, “ТНВ – Ерак Көнчыгыш” программасын барлыкка китерү дөрес булачак. Ә Европа өлешендә караучылар өчен аерым канал эшләргә тиеш. Бу – хәл ителә торган проблема. Федераль статус барлыкка килә, ә менә эчтәлеккә  караганда ул әлегә сизелми.

 

– Эчтәлеге буенча да каналны федераль дәрәҗәгә күтәрүдә нинди проблемалар бар? Сезнеңчә, нинди булырга тиеш ул?

 

– Бу бик гади. Безең тапшырулар Владивостокта да, Чиләбедә дә, Казанда да караучыларга кызык булырга тиеш. Татарның тарихы, бүгенге яшәеше, киләчәге, мәдәнияте, милли сәясәт – төп темалар менә шулар. Күбрәк концептуаль зур масштаблардагы тапшырулар кирәк.

 

– Моңа ирешергә нәрсә комачаулый? Бүген каналда татарча аналитик тапшырулар булмавы нәрсәгә бәйле? Акча юкмы, әллә кадрлар җитмиме?

 

– Аналитика бөтенләй юк дип әйтеп булмый бит?! “Татарстан хәбәрләре. Атналык күзәтү”, Индус Таһиров алып барган “Кара-каршы” тапшыруы бар...

 

– Шуның белән шул инде. Һичьюгы Сез алып барган “7 дней” сыйфатында булган татарчасы юк. Илфат Фәйзрахмановның тапшыруы бар иде, ул да юкка чыкты.

 

– Сыйфат – ул башка тема. Гомумән аның турында фикерләшү объектив була алмый. Федераль каналларны карагыз, анда аналитик тапшырулар бармы? Әллә ни күп түгел бит. Бүген телевидение күңел ачу юнәлешен алды. Без демократия заманында яшәп, аның тәмен татып карадык. Хәзер ситуация башкачарак. Бүген идарә ителгән демократия. Телевидениедә аналитик тапшыруларның юклыгы шуңа да бәйле.

 

Күптән түгел миңа бер кеше: “Телевидение булсын, ләкин ял итәргә генә комачауламасын”, дип әйтте. Күпчелекнең фикере шундый дип уйлыйм. Төрлесен колачлап алырга тиешбез. Барлык темаларны да чагылдырабыз, мәсәлән, бары тик безнең генә канал авыл темасын даими яктырта, спорт та без дә генә күрсәтелә.

 

Илфат Фәйзрахмановка килгәндә, шуны әйтә алам. Һәр тапшыруның үз “гомере”  бар. Вакыт узу белән ул “үлә” башлый. “Әйбәт гайбәт”не япмадык, аны эфирга махсус чыгармыйбыз дигән сүз дөрес түгел, без алып баручыдан бары тик тапшыруның форматын үзгәртүен сорадык. Тапшыру начар булмады, ләкин ул үз гомерен яшәде, үсә алмады.

 

“Җырлыйк әле!” буенча күп дәгъвалар килә.  Әлбәттә, аны “Беренче” каналда барган “Можешь? Спой!” белән чагыштырасым килми. Гәрчә тапшыруларның форматы, концепциясе бик нык охшаш. Ләкин алардагы тапшыруны һәм безнекен карасаң, куркыныч булып китә. Технологик мөмкинлекләр буенча бик нык артта калабыз. Идея бер үк, ләкин карагыз сез, тапшыру аларда нинди дәрәҗәдә бара һәм бездә! Күк белән җир арасы, шаккатыргыч аерма бит!

 

Бездә нәрсә?! “ТНВ”ның барлык тапшырулары да бер студиядә төшерелә. Хәер, җитәкчеләр дә бу проблеманы аңлады, яңа технологияләр кирәклегенә төшенде. Алла боерса, Универсиадага кадәр яңа телерадиокомплекс төзелеп бетәчәк. Менә анда бөтен таләпләргә дә туры килгән заманча студияләр булачак. Шул чакта берничә каналны эшләтү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Яңа комплекста сериаллар  да төшереп булачак.

 

– Илшат Юнысович, “ТНВ”да бераз булса да татар менталитетына якын төрек, казах, иран кинофильмнарын күпләп күрсәтергә нәрсә комачаулый? Күп тапкырлар башка каналларда күрсәтелгән фильмнарны “ТНВ”да әйләндерү эфир вакытын сарыф итә түгелме?

 

– Күрсәтәбез бит инде! Иранлы хезмәттәшләребез белән күптән түгел килешүгә кул куйдык, шуңа да аларның фильмнарын күрсәтүне дәвам итәчәкбез.  Сез санап киткән кинофильмнардан баш тартмыйбыз. Узган “Алтын мөнбәр” кинофестиваленнән дә фильмнар күрсәтелде. Материал бар икән, күрсәтәчәкбез. Ләкин монда да проблемалар юк түгел. Еш кына безнең алда тәрҗемә итү мәсьәләсе килеп туа. Бу телләрдән тәрҗемә итү авырга төшә. Дубляж студиясендә эшләүчеләр үзләре синхрон рәвештә тәрҗемә итеп утыра. Бу бик авыр эш.

 

– Кинофильмнар белән аңлашылды. Балалар өчен мультфильмнарга тукталыйк. “Күчтәнәч”тә бик озак татарчага тәрҗемә ителгән сыйфатсыз кытай мультфильмы күрсәтелде. Иртән “Хәерле иртә!” тапшыруында “Акбай маҗаралары” дигән спектакль өзекләргә бүлеп күрсәтелде. Аны караучы булды микән? Бүген замана баласы “Корпорация монстров”, “Губка Боб”, “Человек-паук” кебек мультфильмнар карый. Үзебездә андыйларны эшләү әле хыял дәрәҗәсендә генә. Ләкин ни өчен менә шул балалар карый торганнары булса да татарчага тәрҗемә ителми?

 

– Аларны сатып алу бик кыйммәткә төшә. Берсен хәл итә башласаң, тагын 20 проблема барлыкка килә. Әйе, безне хәзер Ерак Көнчыгышта да, Себердә дә карый алалар. “ТНВ” – федераль канал” дип әйтәләр, димәк,  продуктыбызны эфирда күрсәтәсез икән, сезгә товарны башка бәядән сатабыз, диләр. Сигнал буенча без – федераль, контент буенча республика каналы. Акчаны Татарстанда гына эшлибез, ә чыгымнар федераль дәрәҗәдә килеп чыга. “ТНВ”ның кереме федераль дәрәҗәдә эшләү өчен җитми. Бик кызыклы ситуация. Ике иярчендә, ике телдә эшләүче безнең кебек канал юк.

 

Уникаль канал булгач, аның проблемалары да үзгә. Мин, әлбәттә, үземне кызгандырмыйм. Технология ягыннан бераз алга китеш булса, проблемаларны хәл итү  күпкә җиңеләер. Әлбәттә, техник яктан гына барысы да җайланачак дип уйлау ахмаклык булыр иде. Моңа өстәп әле акыл кирәк.

 

Кадрлар белән проблема бар, аны яшермим. Әдәби татар телендә сөйләшкән, фикерләгән һәм уйларын туплап, экран алдында сөйли белгән, шул ук вакытта матур йөзле кешеләр аз. Кадрларны эзлибез, район-шәһәр телевидениесеннән чакырабыз эшкә.

 

– Бездә еш кына “ТНВ” белән “БСТ”ны чагыштыралар. Телевидениедә озак еллар эшләгән тәҗрибәле кеше буларак, аларның отышлы һәм отышсыз якларын атый аласызмы?

 

– Бу турыда матбугатта да күп языла, аларны күзәтеп барырга тырышам. Дөресен әйтергә кирәк, “БСТ”ның балалар өчен тапшырулары бик көчле. Ошый, карап барам. Бездә дә, Алла боерса, ул булачак. “ТНВ”да көн саен кимендә 4 сәгать балалар өчен аерым канал эшләп торырга тиеш. Аның инде концепциясе әзер, кызыклы идеяләр дә бар. Бу нәниләр өчен генә түгел, ә яшүсмерләргә дә тәгаенләнәчәк. Ул тулысынча татарча булачак.

 

Татар телен өйрәнә торган тапшыру сорыйлар, бу проект та булдырылачак. Ул яңа формада эшләнәчәк, чөнки замана баласын телевизор каршында иҗекләп сүзләрне әйттереп телне өйрәнүгә кызыктырып булмаячак.

 

“БСТ”да аналитик тапшырулар күренми, аларны да безнең кебек җырлыйлар да, бииләр дип тәнкыйтьләп була. Аралашып торабыз. Әле күптән түгел Себергә ни рәвешле чыктыгыз, икенче иярченне эшләтүне ничек оештырдыгыз дип киңәш сорап шалтыраттылар. 

 

– Илшат Юнысович, “ТНВ”ны интернет аша карап була, ләкин аның сыйфаты бик начар. “БСТ”ны, мәсәлән, үзләренең интернет сәхифәләреннән үк карарга мөмкин.

 

– Ул булачак, бу да техник мәсьәләгә килеп тоташа. Чыннан да, “Corbina.ru” сайтыннан аның сыйфаты бик начар. Интернет аша гына түгел, Казанның үзендә дә “ТНВ”ның сыйфаты белән мактанып булмый. Антенна челтәре бик искергән, бу шуңа бәйле. Иң яхшы сигнал кабель аша бара.

 

– Үзәк каналларга сездән байтак кеше китеп барды. Бер яктан “ТНВ”ны “кузница кадров” дип атап була, ләкин икенче яктан бу күренешне “утечка кадров” дип бәяләргә мөмкин.

 

– “Эфир”, “Татарстан” ДТРКсына караганда бездә эшләүчеләр күбрәк китте. Минем өчен бу проблема түгел, гомер-гомергә шулай булды, район телекомпанияләреннән киләләр, бездән Мәскәүгә китәләр. Бу – табигый процесс. Әйе, яхшы кадрларны югалту кызганыч. Еллар дәвамында әзерләгән кешеләрдән колак кагу авыр булса да, һәркем үсәргә, камилләшергә омтыла. Бу керемгә генә бәйле түгел, бар иҗат кешесе үзгәреш кичерергә тели, аны акча белән генә кызыктырып булмый.

 

* * *

 

“ТАТАРСТАН-ЯҢА ГАСЫР”ГА НИ ҖИТМИ?

 

Илшат СӘЕТОВ,

“Үзебез” яңа буын хәрәкәте координаторы:

– Татар телевидениесе беренче чиратта мәгърифәтче функциясен үтәргә тиеш. Кешенең телевидение аша туган телендә үзенә кирәкле мәгълүмат алуы мөһим. Татар телевидениесе заман белән бергә атларга тиеш. Ул заманча технология таләпләренә ия булсын, 3D,  Flash форматлары белән эш итсен иде, кешене ялтыравыклы тышлык белән дә җәлеп итә белергә кирәк. Алайса бүгенге “ТНВ”да барган “заставка”ларны күрсәң, татарларның никадәр артта калганын аңлыйсың. Шәхсән үзем “ТНВ”ны бары тик татар телле генә итү яклы түгел. Булсын ул урысча да, ләкин татар җаны саклансын.

Татар каналында аналитик ток-шоуларның булуын теләр идем. Мәсәлән, үзәк каналларда Гордон, Дибров, Тина Канделаки алып барган әңгәмә, дискуссияләр кызыклы. Фәлсәфи, дини темаларга сыйфатлы итеп төшерелгән тапшыруларга ихтыҗ бар. Моны булдырыр өчен кадрлар юк дип әйтү – ялган. Аларны журналистика факультетыннан гына эзләү дә ахмаклык. “ТНВ”га да кадрларны эзләргә һәм аларның сәләтен иренмичә үстерергә кирәк дип уйлыйм.

 

Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ,

“Вести-Татарстан” тапшыруының алып баручысы:

– Мин “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында эшләп киткән кеше, шуңа күрә кайберәүләр субъектив фикердә гаепләр. Яшермим, моннан берничә ел элек анда кире кайту турында юләр фикер дә килгән иде. Ләкин мин үземне кирәк дип тойган урында гына эшли алам, ул чорда  кирәксез булганымны аңлаттылар. Башымда өр-яңа, спутник телеканалы һәм татар мәнфәгатьләренә туры килердәй тапшыруның концепциясе дә туган иде. Ул әле дә башымның чынга ашмаган идеяләр почмагында саклана.

Идеалда “Татарстан-Яңа гасыр” татарча сөйләүче канал булырга тиеш. Чынбарлыкта бу мөмкин түгел. Әгәр федераль канал булу максаты куела икән, ул татар мәнфәгатьләрен, Татарстан сәясәтен бөтен Русиягә җиткерергә, аңлатырга тиеш. Ләкин бүген сәяси аналитика безнең ил телевидениесендә гомумән юк дәрәҗәсендә. Минемчә, канал шәрыкка борылырга тиеш. Көнбатыш культурасын, Бразилия сериалларын күрсәтүче каналлар шактый. Ә “Татарстан-Яңа гасыр” Көнчыгышны пропагандаласын иде. Казан ике цивилизация кисешкән җирдә урнашкан һәм ул Көнчыгышка якынрак. Бүген бик көчле режиссураны Иран тәкъдим итә. Башка дәүләтләр дә калышмый. Кытайлар Чыңгыз хан турында 33 серияле сериал төшергән. Аны тәрҗемә итеп күрсәтсәк, Хуанита белән Хосе кичерешләренә караганда кызыграк та, тарихыбызның ерак сәхифәләрен чагылдыручы нәрсә дә булыр иде. Телеканал барлыкка килгәннән бирле кыйбла эзли. Минемчә, шәрык мәдәниятен күрсәтсәк, бу татар халкы өчен дә, телеканалның үзе өчен дә күпкә отышлырак булыр иде, чөнки безнең тамырлар шул якта.


Р.БИКМӨХӘММӘТ
Ирек мәйданы
№ 9 | 29.08.2008
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»