поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.08.2011 Мәгариф

Бүләк бирүнең үз тәртибе бар

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе балаларның тигез булмавын күрсәтү тантанасына әверелмәскә тиеш

Аз керемле, күп балалы гаиләләрнең хәлен җиңеләйтү өчен уйлап табылган "Мәк­тәпкә җыенырга ярдәм ит!" республика хәйрия акциясен башкачарак үткәрергә кирәк, дигән фикер туа башлады. Ни өчен дигәндә, әле­ге чараның уңай яклары белән тискәре нәтиҗәләре дә бар икән.

 

Гадәттә, чара август ахырында старт ала. Ата-аналар сабыйларын мәктәпкә шушы вакытта гына әзерләргә керешә дип уйлыйбыз. Әмма бу һәрвакытта да алай түгел. Дөрес, акчасы булган кеше Белем көне килеп җиткәч тә, кибеткә яки базарга барып, бөтен кирәк-яракны җыеп кайта ала. Ә менә һәр тиене исәптә булганнар итәкләрен ел башыннан ук җыя башлый. Ай саен хезмәт хакының күпмедер өлешеннән мая туплый. Менә шул акчага ата-аналар кием-салым, уку әсбаплары сатып ала. Андыйлар хәй­рия акциясе кысаларында букчалар алырмын, дип өмет тә итми. Бирсәләр ярый, ә бирмәсәләр? Ярдәмгә мохтаҗ булганнарның барысына да хәйрия акчасы җитә дигән сүз түгел бит. Ә август ахырларында социаль яклау һәм мәшгульлек үзәгеннән букчалар тапшыру тантанасына чакыру килгәндә барысы да әзер була инде. Кесә ягы такыр булганнар бервакытта да, мәктәпкә әзерләнергә фәлән кадәр акча китте, дип әйтми. Ел буе җыенгангамы, әллә ул сан исәптән чыккан, әллә бәя күрсәтергә теләмиләр. Алар бары тик "кыйм­мәт" кенә дия.

 

– Баламның табаны формалашып җитмәгән, шунлыктан аяк киемнәрен сәламәтлегенә уңайлы булганын заказ аша сатып алабыз. Букчасы да – ортопедик. Киемнәрне дә күптән әзерләдек. Булган әйбер ашарга сорамый ул, – ди исемен әйтергә теләмәгән ана.

 

Мондый тантаналарда бик сирәкләр генә исемнәрен әйтеп сөйләшә. Бүләк алу күңелле булса да, әлеге бәйрәм кайберәүләр­не, социаль тигезсезлекне искә төшереп, читенсенергә мәҗбүр итә. Бер караганда, оялырга да кирәкми, балаларның ата-аналары бюджет өлкәсендә хезмәт итә. Кемдер укытучы, кемдер кас­сир яки декрет ялында утыручы. Ата-аналар бала күңелендә кимсенү хисе туудан курка. Сабыйлар арасында, кирәкми миңа ул букча, диючеләр дә юк түгел. Чөнки аларның үзлә­рен башкалар алдында ким-хур итеп тоясылары килми. Шуңа күрә ярдәмне, бәлкем, акчалата гына бирергә кирәктер?! Ул очракта балалар кимсенмәс иде.

 

Букчалар тапшыру тантанасы итеп нинди генә урын билгеләмиләр хәзер. Мәдәният йорты, Сабантуй мәйданы, базар, һәйкәл яны... Бер караганда, бүләк алу кайда да күңелле кебек. Әмма аның мәктәптә яки балалар үзәк­ләрендә узуы яхшы. Чараны кызыклы итеп оештырып, балаларның күңелендә зур бәйрәм ясарга мөмкин. Әйтик, Казанның Вахитов районы балалар иҗат үзәгендә узган чараны мисалга китерергә була. Концерт балаларның белемнәрен тикшерүгә корылган иде. Уку әсбапларына кагылышлы табышмаклар чишү, билгеләр, физкультура, дуслык турында аңлату барысы да сәх­нәләштерелгән иде. Ә сабыйлар, чыннан да, үзләренең мәктәпкә барырга әзер икәнлеген күрсәт­те. Бары тик өйләренә кайтып киткәндә генә кулларына букчалар тоттырдылар. Менә шулай мавыктыргыч итеп уздырылганда гына акция үтемле, минемчә.

 

Быел республикада әлеге ярдәм ничә балага күрсәтеләчәкме?

 

– Барлыгы 7 мең 173 балага бирелер дип планлаштырыла. Әмма ахырда әлеге сан гадәттә зуррак була. Бүгенгә букчаларның 3 меңнән артыгы тапшырылган инде. Акция 29 августта тә­мамланырга тиеш, – ди ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлеге белгече Җәннәт Соркина.

 

Районнарда хәлләр ничекме? Акцияне республикада беренчеләрдән булып Апас районы башлаган булып чыкты. Алар 170 балага бүләкне Сабантуй бәйрә­мендә үк тапшырган. Тәтештә хәйриячеләр – 217, Алабугада 177 сабыйның гаиләсенә ярдәм иткән.

 

Хәйрия чарасы баланы кимсетәме?

 

Владимир Козонков, Алексеевск районы башлыгы:

 

– Гаилә хәерче булган өчен тү­гел, аларның күңелен күтәрү, игелекне арттыру өчен уздырыла мондый акция. Бу эшкә төрле предприятиеләр, иганәчеләрнең елдан-ел күбрәк җәлеп ителүе күб­рәк гаиләләргә шатлык өлә­шер­гә мөмкинлек бирә. Беренче елда 90 гаиләгә ярдәм күрсәтелсә, быел бу сан 300гә җитте. Балалар бүләкләрне Айрат Хәйруллин, Фоат Вәлиев кебек депутатлар, башка җитәкчеләр кулыннан бик сөенеп алдылар. Мәктәп кирәк-яракларыннан тыш, тәмле әйбер­ләр тутырылган пакет та өләштек.

 

Мария Малышева, дүрт бала анасы:

 

– Бүләк алу һәрвакыт күңелле. Бөтен кирәк-яракларны сатып алган идек инде. Монысының да кирәге чыгачак. Бездә кимсенү дигән хис бөтенләй юк. Мин үзем педагог булып эшләгән ке­ше, әлегә декрет ялында утырам.

 

Алия Ефкулова, республиканың мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты:

 

– Әлеге акция беренче сыйныфларны гына түгел, башкаларны да мәктәпкә әзерләргә ярдәм итә. Чаллы, Түбән Кама кебек зур шәһәрләрдә сәүдә нокталарында акча җыяр өчен кәрҗиннәр куела башлады. Иганәчеләрдә балаларга игелек кылу теләге арта бара. Мәктәп­кә әзерләнү өчен генә дә шактый акча кирәк. Өстәвенә кайбер киемне икешәрне алырга туры килә. Букча тутырыр өчен генә дә 1-2 меңләп акча чыгып китә. Ә букчалар бүләк итү аз керемле гаиләләрнең хәлен җиңеләйтә.

 

Гөлсинә Хәлилова, ана:

 

– Букчаларны беренче сыйныфка баручы барлык сабыйларга да өләшергә кирәк. Ул очракта берсе дә кимсенмәячәк. Безнең Буа районында узган ел шулай эшләделәр. Әмма товарлары гына сыйфатсыз иде. Фломастеры дәфтәргә бер сызу өчен генә җитте. Биргәч-биргәч, сыйфаты да яхшы булсын иде.

 

Миңназыйм Сәфәров, баш мөхәррир:

 

– Безнең заманда да авыр хәлле гаиләләргә ярдәм итү бар иде. Әтисез балалар белән беррәттән, мондый бүләкне миңа да бирделәр. Яшермим, миндә кимсенү хисе туган чаклар булды. Шуңа күрә акчалата ярдәм яхшырак дип уйлыйм. Бәлки, бүләкне һәр баланың өенә барып тапшыру, бу эшне шәрран ярмыйча, тыныч кына башкару дөресрәктер.


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 159 | 26.08.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»