поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Кичә күрше кызына шкаф күчерергә ярдәм иткән идем. “Ой, син шундый ярдәмчел, мин сиңа кияүгә чыгар идем”, – ди. Кара инде син бу хатын-кызларны! Син аларга ярдәм итәсең, ә алар сиңа шундук яный башлый!

Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Гөлназ Мирхәлилова - журналист
  • Рафик Таһиров - актер
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
Архив
 
23.05.2025 Икътисад

Татарстанда «Агросәнәгать комплексында хатын-кызлар» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына старт бирелде

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында проект координаторлары, жюри әгъзалары һәм конкурсның оештыру комитеты катнашында «Агросәнәгать комплексында хатын-кызлар» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабын уздыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан конкурсның төбәк этабын уздыру өчен пилот төбәге итеп сайланды. Бу төбәктә агросәнәгать секторының үсеш дәрәҗәсен һәм бу тармакта хатын-кызларның әһәмиятле ролен күрсәтә. “Агросәнәгать комплексында хатын-кызлар” конкурсы - тәҗрибә уртаклашу, хатын-кызлар инициативаларына ярдәм итү һәм авыл тормыш рәвешен популярлаштыру өчен уникаль мәйданчык ул.

Конкурста катнашучыларга үз проектларын һәм казанышларын түбәндәге дүрт номинациядә күрсәтергә тәкъдим ителә:
 
"Мин булмасам, кем?" (Кто, если не я”), “Якты йолдыз” ("Превосходящая звезда"), “Супер хатын-кыз” ("Суперженщина") һәм “Бар әле рус авылларында хатын-кызлар” ("Есть женщины в русских селеньях"). Һәр номинация АПКда хатын-кызларның социаль инициативалардан алып җитәкче вазыйфаларга һәм инновацион стартапларга кадәр эшчәнлегенең төрле аспектларын чагылдыра.
 
Конкурста катнашуга түбәндәге хатын-кызлар кертелә:
 
- Татарстан Республикасының АПК тармакларында эшләүче һәм авыл халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән социаль инициативаларны йә агробизнестагы социаль проектларны, йә Татарстан Республикасының АПК тармагындагы стартапларны гамәлгә ашыручы хатын-кызлар;
 
- Татарстан Республикасының АПК оешмаларында җитәкче урыннарда торучы хатын-кызлар, алар ярдәмендә җитештерү күрсәткечләре сыйфат ягыннан яхшыртылган яисә оешманың эш нәтиҗәләренә яисә тулаем авыл территориясенә йогынты ясаган инновацион чишелешләе гамәлгә кертелгән булса;
 
- эшләрендә күренекле нәтиҗәләргә һәм шәхси казанышларга ирешкән хатын-кызлар.
 
Конкурста катнашу өчен конкурсантлар Оештыру комитетына тиешенчә тутырылган түбәндәге конкурс документациясен тапшыралар:
 
- конкурста катнашуга гариза;
 
- шәхси белешмәләрне эшкәртүгә ризалык;
 
- конкурста катнашучының шәхесен раслый торган документның күчермәсе;
 
- оешма турында, конкурска тиешле номинация буенча тапшырыла торган эшләнмәләр һәм гамәлгә ашырылган проектлар турында белешмәләр булган характеристикалы мәгълүмат;
 
- катнашучының бүләккә лаек булырга тиешлеген аңлата торган эссе (1 500 сүздән дә артык булмаска тиеш);
 
- конкурста катнашучының хезмәт, иҗтимагый, социаль эшчәнлеге турында мәгълүмат (бүләкләре, Рәхмәт хатлары, җитәкчелекнең яисә хезмәттәшләренең эсседа бәян ителгән белешмәләрне раслый торган күрсәтмәләре, хәйрия эшчәнлегендә, социаль проектларда яисә волонтерлык хәрәкәтләрендә катнашуы турында мәгълүмат).
 
2025 елда конкурска гаризалар 15 июньгә кадәр түбәндәге электрон почта адресына кабул ителә: Oksana.Safronova@tatar.ru
 
Конкурста җиңүчеләр 2025 елның 25 июненә кадәр эксперт жюри тарафыннан ачыкланачак. Бүләкләү тантанасы 2025 елның 9-11 июлендә "АГРО ВОЛГА" халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында узачак. Конкурста катнашу - агросәнәгать комплексында эшләүче хатын-кызларга үзләрен таныту, казанышларын тану һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы үсешенә үз өлешләрен кертү өчен менә дигән мөмкинлек.
 
Тармакны квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү һәм агросәнәгать комплексында кадрлар тотрыклылыгын булдыру өчен Татарстан Республикасы территориясендә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль проекты гамәлгә ашырыла.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы