поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Кая киттең?
    – Базарга.
    – Нәрсә аласың?
    – Әйбер алырга акчам юк, сатучыларны котыртып кайтам.
Бүген кемнәр туган
  • 11 Июнь
  • Рәмис Латыйпов - журналист
  • Әнәс Кари (1925-1954) - язучы
  • Мәрзия Фәйзуллина - язучы
  • Рафаил Ибәтуллин - балет артисты
  • Раил Садретдинов - журналист
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
23.05.2025 Шоу-бизнес

Гүзәл Әхмәтова: "Мин гомер буе кияүгә чыгудан курыктым"

Җырчы Гүзәл Әхмәтова «ТМТВ» телеканалында «10 сорау» тапшыруында шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап биргән.

– Нигә сез тормыш иптәшегез белән аерылдыгыз? Ул кызыгызга ярдәм итәме?

– Без аның белән тиз өйләнештек. Мин гомер буе кияүгә чыгудан курыктым. Матур гына очрашып йөри башлыйбыз, икенче көнне тәкъдим ясыйлар да, миңа ул кеше кирәкми башлый, качарга кирәк, дип уйлый башлыйм. Кияүгә генә чыкмаска булсын.
 
– Бу каршылык каян килде икән?
 
– Минем әти белән әни бик иртә аерылышты, икесе дә укытучы иде. Шул холыклары туры килмәдеме икән. Югыйсә, шундый матур музыкаль гаилә идек. Әти баянда уйный, әни матур җырлый, 2 апам бар, мин – өченче бала. Элек мин «кияүгә чыксам, аерылмыйм» дип әйтә идем. Бер мәлне ул килеп чыкты. Минем концертка килеп матур итеп карап утырган да үзенә «мин бу кызга өйләнәм» дип әйткән. Әле йөгергәннәр, ди, аңа кияүгә чыгарга... Менә ул – танк. Шундый булмаса, ул мине карата алмас иде. «Юк» дигәнне дә ишетмәде. 24 көн генә очрашып йөрдек тә өйләнештек. Аңламадым да кияүгә чыкканымны. Ничек дип аталамы икән бу? Балага уздым, бала табарга 1 ай калган иде, күзем ачылып китте. «Мин кияүгә чыктыммени», – дидем апага. Минем депрессия булды. Бала туды, рәтләнеп киткәндәй булды. Без аның белән әйбәт яшәдек. Үзең беләсең, артист белән яшәү кыен, авыр. Ул өйләнгәндә белә иде кемгә өйләнгәнен. Яратуы көчле булдымы икән? Аңа өйдә тора торган кеше кирәк иде. Мин өйдә дә тордым, ул вакытта бик каты гастрольдә йөрү юк. Әмма каядыр барып җырлап кайта идем. Мин балага 2 ай булганда эшкә чыктым. Бала белән дә йөрдек без. Кызым тыныч булды, миңа комачауламады. Ирем белән тиргәшмәдек тә, ничек кинәт өйләнештек тә, шулай тиз генә аерылыштык та. Ул да әле дә аерылышу сәбәбен әйтә алмаячак.
 
Кызыма ярдәм итә. Аларга аралашырга бервакытта да киртә куймадым. Бала әтиле-әниле булып үсәргә тиеш. Тормыш булгач, төрле хәл була. Нинди генә хәлләр булса да, араларына кермәячәкмен, киресенчә, алар аралашып җылы мөнәсәбәттә булсыннар өчен, этәргеч бирәчәкмен. Ул – аның әтисе.
 
Без дус. Мин аның әти-әнисе белән аралашам, ул минем әни белән аралашып яши. Мин аның әнисенә «әнкәй» дип әйтәм. Без аерылышканга ул гаепле түгел. «Бианаеңны һаман «әнкәй» дип әйтәсеңмени?» – дип кеше сорый. Ник бергә яшәгәндә ул «әнкәй» булды да, аннары ул «апа»га әвереләмени?! Ничек атагансың – шулай булып калырга тиеш, минемчә, - дип яза "Интертат".

Ләйсән КАСПРАНОВА
Өмет
№ --- | 23.05.2025
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы