поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
02.09.2008 Авто

НӘҖИП БӘДРЕТДИНОВ МАШИНАДА НИ ТЫҢЛЫЙ?

“Җырлыйк әле” тапшыруының авторы һәм мөхәррире эш дигәндә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында теләсә кайсы җиргә очып килеп җитә. “Тугызынчы” модель ВАЗ машинасында булыр ул.

 

– Нәҗип абый, машинаны да баянда уйнаган кебек оста йөртәсез ахры?

 

– Оста дип, мин тәртипле йөртүче. Кагыйдәне бик бозмаска тырышам. Дөрес, юл яхшы булганда 140ка да басам инде кайвакыт.

 

– Тәҗрибәгез зурмы?

 

– 7 яшьтә әтинең мотоциклын йөртә идем. 70 елларда йөк машиналарында да йөргәләдем. Үземнең беренче машинамны 83 елда алдым. ВАЗ–21013 иде ул. Аннары ике 2106 һәм өч 2109 булды. “Уаз–буханкам” да бар иде.

 

– “Буханка”? Анысы нәрсәгә?

 

– Филармониядә эшләгән чакта гастрольгә төркем белән йөрергә кирәк иде. Рульдә һәрвакыт үзем булдым. Ул бик көйсез машина. Сцеплениесыз да кайтырга туры килде.

 

– Бу “тугызлы”гыз ни хәлдә?

 

– Аны миңа баҗай сатты. Үзе иномаркага утырды. 30 мең генә йөрелгән иде. Белгән машина булгач, алдым инде. Бәрелмәгән, кырылмаган.

 

– Сатарга җыенмыйсызмы?

 

– Уйлап торам. Вакыт инде.

 

– Нәрсә алмакчы буласыз?

 

– Хәзер машина алу бер бәла бит, чөнки сайлау мөмкинлеге зур (көлә). Джипка кызыгып йөрим. “Митцубиси Аутландер” яки “Сузуки Гранд Витара” булыр мөгаен.

 

– Сезгә гаишниклар сәлам биреп каладыр?

 

– Юк, йөзем таныш булу белән файдаланмаска тырышам. Аннары бит алар арасында да төрле кеше бар. Урыслары мине бөтенләй белми, яшь татар малайлары да танымыйлар. Елга бер–ике штраф эләгә инде.

 

– Юлда йөргәндә нинди җырлар тыңлыйсыз?

 

– Минем магнитофон куелмаган. Утыргыч астында йөри. Чөнки берсендә магнитофонымны алырга дип тәрәзәмне ватканнар иде. Шуннан бирле куймыйм. FM радиолары тыңлый алмыйм. Алар миңгерәүләтә. Иң яхшысы рульдә классика тыңлау – ул тынычландыра. Руслардан исә сирәк кенә шансон тыңлый алам.

 

– Күреп торам, сезнең өчен машинагыз ул эш аты?

 

– Әйе. “Хозяйственный сумка” дип йөрим мин аны. Багажникта һәрвакыт “дежурный” баяным бар. Банкетка чакырсалар, аппаратура төйим.

 

– Ерак юлларга еш чыгасызмы?

 

– Булгалый. Үз гомеремдә рульдә Сочига, Мәскәүгә, Уралга барганым булды. Бер елны баян алырга дип Тулага хәтле барып җиттем.

 

– Авариягә эләккәнегез юкмы?

 

– Түбән Камада “Буханка”га автобус килеп керде. Асаф Вәлиев, Алсу Хисамиева, Ядкәр Хәбибуллиннар белән идек. Асафның хәтта бүрекләре очты. Баш авырта дип тә йөрде әле бераз вакыт.

 

– Карап йөрегез. Алла сакласын.


Булат ЗАКИРОВ
Ирек мәйданы
№ 9 | 29.08.2008
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы