поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.08.2011 Җәмгыять

Социализм: плюслар һәм минуслар

Без социализмда яшәдекме?

Кайчакларда мин социализмны сагынып куям, ләкин аңа кире кайтмас идем...

 

                                                                                                            Әмирхан Еники

 

Әгәр шундый сорау куелса, мин һич тә икеләнмичә «әйе» һәм «юк» дигән ике сүз белән җавап кайтарыр идем. Моның һәр икесен дә тормыштагы мисаллар белән расларга мөмкин.

 

Гадел җәмгыять төзү нияте белән тарих сәхнәсенә күтәрелгән социализмның уңай яклары күп иде. Шул ук вакытта бу яңа җәмгыять чорында кимчелекләр, хәвефле хәлләр дә бихисап булды. Шуңа да социализмның формуласын, шартлы рәвештә, «плюслар һәм минуслар» дип атарга уйладым.

 

Хәзер әнә без яшәп караган социализмны сүгүче дә, мактаучы да җитәрлек. Мин аны хурламыйм да, мактамыйм да, еллар аша карап–чагыштырып, бары тик укучы белән үз фикерләремне һәм күзәтүләремне генә уртаклашасым килә.           

 

Социализмның фаҗигасе шунда ки: заманында хөкүмәт, партия һәм ил җитәкчеләре тарафыннан бик матур һәм олы планнар игълан ителсә дә, чынбарлыкта аларның күбесе ялган һәм икейөзлелек пәрдәсе белән уратылган иде. Бу җәмгыять, күпме генә мактанмасын һәм көчәнмәсен, асылда ике төрле мораль белән яшәде: берсе – гади халык өчен, икенчесе – зур һәм хисапсыз түрәләр өчен. Бу ялгышны төзәтергә һәм социализмга кешелекле, гадел чын юнәлеш бирергә мөмкин иде. Кызганыч, совет тарихында андый шәхес яисә сәясәтче табылмады.

 

Үзгәртеп кору игълан итеп, Михаил Горбачев бу эшкә тотынып караган иде, ләкин ул соңгарак калган булып чыкты һәм бик җитди стратегик хаталар җибәрде. Бездә үзгәртеп коруны сәясәттән түгел, Кытайдагы шикелле икътисадтан башлау кирәк булгандыр. Әгәр Горбачев Кытай үрнәген СССР өчен өлге итеп алса, без бүген бөтенләй бүтән илдә яшәгән булыр идек, мөгаен. Социализм моделен дә, капитализм моделен дә кире какмаска кирәктер. Аларның һәр икесендә дә плюслар һәм минуслар җитәрлек! Алардагы иң яхшы, алдынгы сыйфатларны кушып, ике системаны сәяси һәм икътисади яктан «серкәләндереп», гадел җәмгыятькә таба зур адым ясарга мөмкин булгандыр.

 

Әйткәнебезчә, социализм игълан иткән идея һәм юнәлешләр бик дөрес һәм реаль иде. Ләкин Ленин да, Сталин да, тоталитар җәмгыять төзеп, эшне харап иттеләр түгелме? Капиталисттан капкорсак, эксплуататор һәм тагын шуның ише күп кенә сыйфатлар табып, без элек бик еш көлә идек. Ә ул, сыйнфый яктан бер дә «оялып» тормыйча, социализмның күп кенә отышлы сыйфатларын үзләрендәге иҗтимагый-икътисади әйләнешкә кертеп җибәрде. АКШта чәчәк аткан фермерлык хәрәкәтен алыйк. Бактың исә, үзенең фәнни хезмәтләрендә аның төп нигезләрен безнең академик Чаянов язып калдырган була. Шуны тота да бездән чәлдерә американнар! Безнекеләр исә дуамалланып һәм кешене талау исәбенә колхоз дигәннәренә ябыша... Хәзер авыл хуҗалыгында фермерлыкны бик тә үстермәкче булабыз, ләкин җитмеш-сиксән ел вакытны суга салганбыз икән шул...

 

Вашингтон яисә Рузвельт исемендәге фермерлык хуҗалыгы барлыгын укыганым-ишеткәнем юк минем. Бездә исә сакалбай Маркс һәм Ленин исемендәге колхозлар үрчеде генә! Хәер, болары вак мәсьәлә. Ә менә система усал һәм каты: элекке колхоз рәисләренә кыен да, рәхәт тә иде – өстән ни кушсалар, шуны үтисең, планыңны гына тутыр. Ләкин мондый колларча буйсыну һәм буйсындыру алымы көннәрнең берендә терәлешкә (тупикка) илтәчәк иде, билгеле. Чынлыкта шулайрак килеп чыкты да...

 

Бер сан хәтердә калган: авыл хуҗалыгын текә күтәрү буенча КПСС Үзәк Комитеты һәм хөкүмәт 700ләп махсус карар кабул иткән икән. Соңгыларыннан «Азык-төлек программасы» турындагысын гына хәтерлик. Аларның байтагы өлешчә булса да үтәлгәндер, бәлки, әмма ике икең – дүрт шикелле, гап-гади нәрсәләргә күпме көч, акыл, кәгазь байлыгы һәм кеше ресурслары әрәм ителгән ләбаса.

 

Инде килик икътисадны планлаштыру мәсьәләсенә. Социализмның төп атрибутларыннан берсе бу. Икътисади кризислардан башы каткан капиталист моның үрнәген дә бездән алды, йотты, үзләштерде, үзенчә итеп камилләштерде. «Азат базар хуҗалыгы» дип күпме генә шапырынмасыннар, икенче яктан американнар, нәкъ социализмдагыча итеп, үзләрендәге икътисади сәясәтне инде күптәннән дәүләт идарәсе (!) кагыйдәләренә нигезләнеп коралар. Аларда бишьеллык планнар юк югын, ә менә икътисадның күп кенә өлкәләренә «бишле» билгесе куеп була иде.

 

Без әнә әзерлексез-нисез генә ирекле базар мөнәсәбәтләренә капканы каерып ачкан идек, нәтиҗәдә күз күрмәгән ниндидер сәяси мутант – «кыргый капитализм» килеп чыкты. Шулай шул, кайсы тармакны гына алып карасак та, Россиядә реформа, яңарыш-үзгәрешләр бик авырдан бара. Чөнки илне, кешеләрне берләштерүче төп идея юк, ялгышларыбыз күп, алдашулар, коррупция көчле. Әлеге баткаклыктан ничек чыгарга икәнлеген күрсәтүче күренми.

 

Поэзия һәм образлар остасы Дәрдемәнд үзенең бер шигырендә: «Кояшка каршы эштер бу!» – дигән сүзләр әйтә. Бераз гына үзгәртеп әйтсәк, бездә күп кенә эшләр кешегә каршы эшләнә. Юллар начар, хезмәт хакы түбән, бәяләр ай саен котыра, хәерчелек, эшсезлек, ришвәт, коррупция һ.б. Сәясәтчеләр, белгечләр, министрлыклар пенсия, хәрби һәм мәгариф реформасы дип шау киләләр, ә нәтиҗә бармы соң? Күбесе кәгазьдә һәм трибуналарда ятып кала. Бюджет «бәлеше»ннән иң зур калҗалар кораллануга, хәрбиләргә һәм милициягә, ягъни көч структураларына китеп бара.

 

Кеше өчен димәктән, мәсәлән, шул ук Швециядә экологик яктан чиста автобуслар йөри, АКШның Вискконсин штатында кичке 9дан соң исерткеч эчемлекләр сату тыела... Бездә исә «рюмочныйлар» тәүлек буе диярлек эшли иде. Татарстанда хәлләр әйбәткә таба үзгәрде бу җәһәттән, ләкин озакка барырмы икән?

 

Социализмда дотация системасы көйле иде, акча исәптә иде. Аны җыю механизмнары да төгәл эшләнде. Ә хәзер акчаның һәм казна алтыннарының кая киткәнен рәтле-башлы белүче бармы икән? «Чечня сугышы» дигән кара чоңгыл гына да күпме миллион-миллиардларны үзенә йотты һәм йота тора. Инде Дагыстан һәм Ингушетия «кайнар нокта»га әверелеп бара. Бездә Мисыр һәм Ливиядәге хәлләрдән гыйбрәт алу булырмы икән – монысын вакыт күрсәтер...

 

Әле дә ярый бик зур таяныч, запаслар бар. Россия нефть һәм корал сату хисабына яши. Чөнки алагаем зур илдә табигый байлыклар күп, шул коткара. Ләкин моның да бер чиге чыгарга мөмкин ләбаса.

 

Үзем куйган сорауга үзем үк җавап та бирәм: әйтергә телибезме-теләмибезме – без социализмда яшәп алдык. Моны кире кагу мөмкин түгелдер. Иң укый торган ил, дип горурланып яшәдек. Язган китапларыбызны да ул чакта шактый иркен чыгардык һәм гонорарын (каләм хакын) да әйбәт ала идек. Ә хәзер, китабыңны тизрәк кулга тотасың килсә, иганәчеләр эзләргә кирәк. Элек, укуың әйбәт икән, студент булу әллә ни кыен түгел иде. Безнең буын авыл тәрбиясеннән күтәрелеп, Ленин һәм Толстойлар укыган университетка кадәр үтеп керә алды. Ә хәзер авыл яшьләренең хәле бигрәк тә мөшкел: ни ришвәт өчен, ни коммерция атлы укулар өчен акча җиткерә алмый ул мескенкәйләр. Мыскыл итеп түгел, жәлләп әйтүем. Сэнт-Экзюпери сүзләре искә төшә: «Бәлки, һәр кешедә Моцарт үтереләдер».

 

Чабаталы илдән социализм баскычлары аша космоска кадәр күтәрелдек, фән һәм сәнәгатьне, сәнгатьне үстердек, халыклар дуслыгын ныгыттык, дөнья сәхнәсендә тотрыклы урыныбыз бар иде. Ни генә әйтсәк тә, болар зур казаныш булды. Әмма универсаль «совет кешесе» тәрбияләү барып чыкмады, хәзер «россияннар» ясарга тырышу да ком тавы шикелле ишелә бара. Бөтенесе Россия тырнагыннан качарга, читләшергә тырыша. Чөнки советизмның гына түгел, шовинизмның да киләчәге юк. Җир шарындагы бөтен конфликтлар, нигездә, милли низагтан, гаделсезлектән килеп чыга. Әгәр власть башындагы «Единая Россия»нең ныклы милли идеясе булса, бу илдә чын демократик дәүләт төзүнең бернинди кыенлыгы килеп чыкмас иде.

 

«Кыргый капитализм» юлына аяк басып, без һаман да аска таба ныграк тәгәрибез түгелме? Россиягә генә хас бу модельнең үрләренә өндәү-чакыру мөмкин эш түгел, бигрәк тә дәүләт дәрәҗәсендә. Бүгенге яңа буын, бигрәк тә яшь буын каршында социализмны пропагандалау да әллә ни нәтиҗә бирмәс. Чөнки алар социализмның тискәре якларын гына укып-ишетеп үстеләр.

 

Нишләргә соң? Бу сорауга вакыт кына җавап бирә ала. Әйе, СССР мисалында социализм үзенең яшәргә сәләтле дә, сәләтсез дә икәнен күрсәтте күрсәтүен. Ләкин, алда әйтелгәнчә, аның уңай сыйфатларын саклап калу мөмкин иде. Социализм баганасын кисеп аудардылар. Шулай да, әгәр ул үзенең элекке хата-кимчелекләреннән арына алса һәм цивилизацияле юлдан китә белсә, аның тарих сәхнәсенә яңадан күтәрелүе ихтимал. Билгеле ки, бу очракта сәясәт офыгында көчле, зирәк, халыкчан лидерның пәйда булуы да беренче шарт булып тора.

 

Әмма бернәрсә куркыта, хәрбиләр котырынып коралланганда, кешелеккә атом, экология, рухи-әхлакый нигезләр җимерелү куркынычы янап торганда, чын демократик социализмны төзергә өлгерербезме икән?

 

Әмирхан ага Еники әйтмешли, сагындыра, тик кире кайтасы гына килми. Чөнки социализмда безгә, бигрәк тә иҗат әһелләренә, сүз иреге һәм рух азатлыгы җитеп бетми иде. Ниһаять, ирекне алдык шикелле. Әмма аның белән хәзергә әллә ни эш майтарып булмый. Демократия дигәне дә килде килүен, ләкин ул көчсез һәм аяныч хәлдә. Онытмыйк: АКШ, Франция кебек илләр демократиягә 200 ел буе килделәр.

 

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: әлеге проблемалар безнең татар халкына, аның менталитетына һәм тарихи язмышына да турыдан-туры кагыла! Безне инде өч тапкыр үтерделәр: Казан ханлыгын җимереп, алфавитыбызны алмаштырып һәм, ниһаять, аякка басып килгән суверенитетыбызны читлеккә ябып... Без – Россиядә дәүләтчелеген югалткан бердәнбер халык, менә шушы болганчык елларда, тотрыксыз сәясәт һәм әле дә булса империяне ныгыту омтылышлары кыза барган заманда безгә үзебезне, шул исәптән туган телебезне саклап калыр өчен, бердәмлек, аек акыл, рух көче кирәк.

 

Тынычланырга иртәрәк. Ходай безгә көч, мәдәт бирсен! Киләчәкнең капкалары безнең өчен дә ачык... Алда безне ниләр көтә икән?


Рашат НИЗАМИ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»