|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.05.2025 Авыл
![]() Тәтеш районы игенчеләре чәчү кампаниясен төгәлләделәрТатарстанда чәчү кампаниясе ахырына якынлашып килә. Бүгенге көнгә сабан культуралары 1 млн. 449 мең га мәйданда чәчелгән, бу планлаштырылган күләмнең 82%ын тәшкил итә. Республика игенчеләре борчак һәм арпа чәчүне уңышлы төгәлләделәр, башка культураларны чәчү эшләре актив дәвам итә. Аерым алганда, сабан бодае 329 мең га мәйданда чәчелгән, бу фараздан 86% тәшкил итә. Шикәр чөгендере 51,8 мең га (планнан 96%) мәйданда чәчелгән, ә көнбагыш 256,3 мең га (планнан 90%) мәйданда чәчелгән. Республиканың 16 районында бәрәңге чәчелә, план буенча 5600 га каралган, хәзерге вакытта 2138 га чәчелгән. Татарстанның кайбер районнары, югары оешканлык күрсәтеп, чәчү кампаниясен төгәлләделәр дә инде. Финишка беренче булып Тәтеш районы игенчеләре килде, алар 44 мең га чәчкәннәр. Кайбыч (35,4 мең га - 97%), Апас (33,8 мең га - 96%), Спас (39,9 мең га - 95%) һәм Чистай (61,2 мең га - 94%) районнарында эшләр төгәлләнеп килә.
--- |
Иң күп укылган
|