поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Лилия, син Марат белән очраша башладың мәллә?
    – Әйе.
    – Хәерче бит ул!
    – Аның каравы, аның “кредитный историясе” яхшы.
     
Бүген кемнәр туган
  • 14 Июль
  • Асылъяр - җырчы
  • Марс Шабаев (1933-2008) - язучы
  • Зиннур Тимергалиев - язучы
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
Архив
 
21.05.2025 Җәмгыять

Курьер булып эшләү җиңелме? – минем тәҗрибә

Күптән түгел дустым белән яхшы түләнә торган һөнәрләр турында сөйләштек. Иптәшем курьер эше турында сүз катты. Аның сүзләренчә, курьерлар инженерларга караганда күбрәк акча ала. Һәм чыннан да, мин курьерларның хезмәт хакы арткан дигән яңалыкларны ешрак күрә башладым.

«Соңгы ел эчендә курьерларга тәкъдим ителгән уртача хезмәт хаклары күпкә артты!, - диелә Forbes-ның 2024 елның декабрь аендагы мәкаләсендә. Ә менә БизнесOnline-да күптән түгел чыккан материалда: «Бу елның март аенда Казанда курьерларга 85 мең сум күләмендә хезмәт хакы тәкъдим иттеләр», – диелә.

Ни өчен соң алар укытучылардан һәм инженерлардан күбрәк ала икән? Мин курьер сумкасын аркама астым да, бу эшне үземдә сынап, инаныйм әле дидем. 
 
Беренче адым
 
Эшкә урнашуы авыр булмады. Мин курьер үзәгенә килдем, анда минем белән кыска гына әңгәмә үткәрделәр, эшнең төп принципларын аңлаттылар һәм барыбыз күреп ияләнгән сары рюкзакны бирделәр. «Җәяү  йөрермен», – дип уйладым мин һәм велосипед арендасына акча тотмаска булдым.
 
Эшкә 19 мартта, сишәмбе көнне керештем. Башлангыч ноктада басып, беренче заказ килгәнен көттем. Һәм менә ул! Әле берәү генә түгел, икәү! Ике пакетны сумкага салып, мин юлга чыктым. Беренче клиент юл аркылы гына яши иде, аңа заказны илтү авыр булмады. Ә аннары мин үземнең беренче һәм төп проблема – ара ераклыгы белән очраштым.
 
Казанның бөек юлы
 
Икенче клиент Борнай мәчете янында яши булып чыкты, ә ул шактый ерак ара. Башка чара юк, барырга кирәк. Заказны биргәннән соң, мин шунда ук яңасын кабул иттем. Ул Үзәк колхоз базарындагы кечкенә кафеда иде. Аннары юл мине районның бер чигеннән икенчесенә илтте. Үзәк колхоз базары, «Черек күл» паркы, Казан университеты, Бауман урамы, тимер юл вокзалы һәм Камал театрының иске бинасы «доставка» кушымтасы картасындагы шәһәрләр кебек тоелды миңа, ә үзем исә сәяхәтче кебек йөрдем.
 
Эчке күзәтү
 
Әйтергә кирәк, мин курьер булып бары бер көн генә эшләдем, шуңа күрә курьер эшенең барлык уңай һәм тискәре якларын объектив бәяли алмам. Бу эштә тәҗрибәсе зуррак булган Данил Нургалиев белән элемтәгә кердем hәм менә ул үз һөнәре турында нәрсә сөйләде:
 
 «Плюслардан башлыйм. Миңа доставкада графикның ирекле булуы ошый, бу, мөгаен, иң зур өстенлекләрнең берседер. Мин теләсә кайсы көнне сайлый алам һәм теләгән вакытта эшли башларга мөмкинмен. Бу бик уңайлы, шулай ук укуга да вакыт кала. Тагын бер өстенлек – еш түләнү. Бүген эшләсәм, хезмәт хакы иртәгә киләчәк. Тагын бер плюсы – өй янында гына эшләү мөмкинлеге. Гади генә кушымтада уңайлы слотны (эш вакыты һәм урыны) сайлыйсың да сменага чыгасың», – диде ул.
 
Мин бу яктан Данил белән килешәм. Ирекле эш графигы һәм урынны сайлау мөмкинлеге, чыннан да, уку белән эшне бергә алып бару өчен шәп кенә! Бу вариант студентлар өчен менә дигән чишелеш була алыр иде.
 
 «Минусларына тотрыксыз керемне кертер идем. Айлык керемеңнең күләме төгәл билгеле булмаганда, ниндидер сумма җыюы кыен. Шулай ук физик көч куюны да шуңа өстәп әйтергә кирәк. Заказлар бик үк җиңел булмаска да мөмкин. Әлбәттә, җаваплылык турында да онытырга ярамый. Син заказны бернинди зыян китермичә, саклап алып барырга тиеш».
 
Мин монда да Данилның фикере белән килешәм. «Доставка» өлкәсендәге керем күп төрле факторларга бәйле: эш сәгате буенча түләү, чәй акчасы, һава торышы бозылу яки иң күп эш вакыты өчен өстәмә акча, башкарылган заказ өчен түләү. Шушы шартларны исәпкә алып, керемеңнең күләмен белүе кыен, әлбәттә. Әмма шушы күп төрле факторлар керемне арттырырга гына ярдәм итә.
 
Нәтиҗә
 
Мин эшне кичке сәгать алтыда тәмамладым. Телефондагы кушымта буенча 22 км чакрым юл уздым һәм 40 000 адым ясадым. 4 сәгать эшләү һәм 10 заказны башкару өчен 743 сум акча эшләдем. Беренче эш көне өчен начар түгел. Әгәр мин велосипедта йөрсәм, күбрәк заказлар илткән булыр идем дип уйлыйм.
 
Клиентларның һәм заказ җыючыларның миңа яхшы мөнәсәбәттә булулары мине шатландырды. Бөтен эш дәверендә минем бер проблемам да булмады. Дөресен әйтим, мин тупаслык белән очрашырмын дип көткән идем, әмма киресенчә, кешеләр игелекле һәм ихтирамлы булдылар.
 
«Минем акчамны алыгыз!»
 
Төп сорау һаман да ачык кала: Ни өчен курьерлар укытучылардан һәм инженерлардан күбрәк акча эшли?
 
Моңа җавап бик гади. Үзебез дә сизмичә, без доставкага ихтыяҗ тудырабыз. Көн саен төрле товар, ризыкка заказ бирү сервислары аша өйгә ризык, маркетплейсларда кием-салымга һәм көнкүреш кирәк-яракларына заказ бирәбез. Нәкъ менә безнең ихтыяҗларыбыз арту сәбәпле, аларны канәгатьләндерер өчен аз көч куябыз, нәтиҗәдә, кирәкле әйберләрне китерергә әзер булган курьер вакансияләре барлыкка килә. Әмма кадрлар җитмәгәч, доставка өлкәсенә мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итү өчен курьерларның керемнәре арта. Шулай итеп, күп очракта курьерларның күбрәк акча эшләве өчен без үзебез түлибез булып чыга.
 
Илназ Йосыпов, КФУНың 1 курс студенты
 
Фото: ru.freepik.com

---
Идел
№ --- | 21.05.2025
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы