поиск новостей
  • 19.06 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 19.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 20.06 "Матур-City" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 21.06 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 22.06 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
  • 23.06 "Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 24.06 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.06 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 25.06 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 26.06 "Көзге кайтаваз" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.06 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18.30, 12+
  • 28.06 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 12.00, 16+
  • 28.06 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 29.06 "Аналар улларын көтәләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 30.06 "Матурлык" Кариев театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Июнь
  • Хәйдәр Бигичев (1949-1998) - җырчы
  • Марат Әхмәтов - дәүләт эшлеклесе
  • Нияз Сабирҗанов - дин әһеле
  • Айсылу Лерон - журналист
  • Ярлы Кәрим (1901-1937) - шагыйрь
  • Гомәр Гали (1900-1954) - әдәбият галиме, язучы
  • Рифкать Закиров (1938-2007) - шагыйрь
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
  • Казан шәһәре, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган ике бүлмәле фатир җәйгә (июнь, июль, август) арендага бирелә. 89196257607
  • Приглашаю вас на пробное занятие по йоге, подойдет для начинающих и для продолжающих, для того, чтобы скорректировать качество выполнения асан. Здесь я отслеживаю отстройку асан. Пробное занятие 350 рублей, каждую среду с 19:30 до 20:30 на Лесгафта 3. Телефон для предварительной записи 89178965723 - Диляра.
  • Корбанга торле нэселле сарыклар, тэкэлэр, бэтилэр сатыла. Чалып, эшкэртеп биру дэ каралган. Кондэлек яшь сарык итеннэн ясалган свежий шашлык. Сарыклар Балтач районы Норма авылында. Заказларны алдан жибэрсэгез яхшырак булыр. Арзан бэялэр. +7 987 424-55-31
  • Кумер самоварын (трещина) тозэтуче кирэк. Ватсап 891729565
  • Казанда квартиралар, өйләр ремонтлыйбыз. Уртача бәяләр, тәҗрибә зур. 89061103971
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
Архив
 
20.05.2025 Шоу-бизнес

Зөлфия Шакирова: “Әле мин яши генә башладым: тәмләп, иркенләп”

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Зөлфия Шакированың юбилее җиткән икән. Санын әйтмибез, чөнки ул кызлар шикелле әле. Үткәннәрне искә төшереп, уйланып, ихлас әңгәмә кордык.

– Зөлфия апа, яңа дистәлеккә нинди кәеф белән керәсез?

– Кәеф күтәренке, шөкер. Шул яшьне әйтмәсәгез, бөтенләй шәп булачак. Мин әле үз яшемне үзем дә белмим. Дөнья куып, Җәвит белән икәү бер ишектән кайтып кереп, икенчесеннән чыгып киттек. Өчәр айлап гастрольләрдә йөрдек, балаларның үскәнен дә күрмәдек. Оныкларымны үстергәндә генә бала тәмен белдем. Әле мин яши генә башладым: тәмләп, иркенләп, беркайда да ашыкмыйча. Гомер агымсу кебек үтә дә китә икән. Адәм баласы ничек тә яши ул. Кемдер гомере буе кеше рәнҗетә, аннан гомере көзендә тәүбә кылып, илаһи затка әйләнеп башкаларны өйрәтә башлый. Шөкер, үткән гомерем, кылган гамәлләрем өчен үкенерлек түгел. Җәвит белән кулга-кул тотынышып озын юл үттек, алга таба да шулай яшәргә язсын. Без гап-гади авыл балалары. Авыл баласы кечкенәдән авырлык күреп үскәнгәдер инде, хыяллана белә.  Без балачактан ук һөнәр сайлап, шул хыялны максат итеп күреп, аннан инде сайлаган юлыбызга тугры калып яшәдек. Ә хәзер яшьләрнең хыяллары юк. Мин аларны чын күңелдән кызганам. 
 
– Сезнең хыялланырга вакыт булдымы соң? Ишле гаиләдә үскәнсез бит.
 
– Дөрес әйтәсең, без үскәндә юклык заманы иде әле. Бәлки, шул да хыялланырга, ниндидер максатлар куярга этәргәндер. Әти-әни икесе дә хөкүмәт эшендә иде. Әти-әнинең итәгендә  иркәләнеп үсмәдек. Мәктәптән кайтуга өстәлдә бер кәгазь битендә эшлисе эшләр исемлеге ята. Мин хәтта ашап тормый идем, чөнки мичкә ягып, су җылытканчы да күпме вакыт үтә. Ул заманда кош-кортны бик күп асрадык. Беренче тамашачыларым да яландагы казлар, бәбкәләр иде. Әти-әни эштән кайтуга токмач басып, аш әзерләп торасың. 
 
– Яшьләр арасында “балачак травма”ларында ата-ананы гаепләүчеләр дә күп. Сез моңа нинди карашта?
 
– Балаларны иркәләп утырырга вакыт булмады. Без гастрольләргә киткәндә алар әни, апалар белән кала иде. Шулай да, балалар иркәләнеп үстеләр, чөнки әби кочагында булдылар. Ә минем бит әби дә булмады. Әйе, мин үскәндә сыйныфташларымны әбиләре чәй куеп, коймак пешереп көтеп тора иде. Дөрес, ач та тормадык, әти-әни безне мул тормышта тәрбияләү өчен бик тырышты. Ә менә безнең балалар безгә шөбһә белдерә. “Сез һәрвакыт халык өчен янып тордыгыз. Авырсак та яныбызда башка кешеләр иде”, – диләр. Хәл белеп торырга телефоннар да булмаган заман бит ул. Шулай да балаларның безгә үпкәсе бар. Шөкер, йөзебезгә кызыллык китергәннәре булмады. Кешенең тәрбиялелеге әти-әнисеннән генә дә тормый, ул барыбер каннан килә.
 
Мин бит бала табу буенча ялда утырмадым. Ярый әле, балаларым тыныч иде, безне кул болгап озатып калдылар. Кайбер әти-әнинең сөеп үстергән балалары да, ялгыш юлдан китә. Без ата-ана буларак “йөзебезгә кызыллык китерә күрмәгез, тәртип бозмагыз”, – дип әйтә идек. Әмма барысы да кешенең үзеннән тора. Илһамның укытучылары: “Ничек бу баланы тәрбияләдегез соң? Тәнәфестә дә селкенми утыра бит ул. Башы гел китапта”, – диләр иде. Балалар мәктәпкә кергән елны ерак районнарга гастрольләргә йөрмәдек. Кич кайтып керәбез, ашарга әзерлим, бөтенесе дә йокларга яткач, балаларның дәресләрен тикшерә идем. Төннәрен йокламадым. Әгәр начар язган булса, төнлә уятып дәфтәр дә күчерткәнем булды. Икенче көнне укытучыга шалтыратып: “Минем малай йокламыймы?”, – дип белешә идем. Дәресләренә дә йөрдем. Таләпчән булганмын инде. Илһам мәктәптәге һәр көндәлеген җыеп барган булган. Шуларны карап чыктык, беләсезме, бер өчлесе дә юк. Бүген дә ул бик төгәл, чиста-пөхтә. 
 
– Хәзер дә хыялланып яшисезме? 
 
– Әлбәттә! Яшьләр белән аралашырга яратам. Әллә онытылып китәм шунда. Яшьтәшләрем белән сөйләшә башласам, гел авыру турында сүз кузгаталар. Җәвит тә: “Кешенең зар-моңнарын тыңлап барысын үзеңә җыясың”, – ди.  Шуңа позитив күбрәк яхшы уйлар белән яшәргә тырышам. Дөресен әйткәндә, туган көнемне дә үткәрергә яратмыйм. Кеше үзенең яшенә игътибар итмәсә генә, алга зур планнар корып яши аладыр. 
 
– Сезнең холкыгыз авырмы? “Җәвиткә бигрәк авыр, хатыны усал”, – дигән сүзләрне дә еш әйтәләр кебек. 
 
– Нишләптер, шулай диләр шул. Минем белән аралашкач, кешенең фикере бөтенләй үзгәрә. “Сез шундый рәхәт кеше икән”, - диләр. Сәхнәдә ике юморист була алмый. Аннан репертуарым да лирик. Безне академ вокалга өйрәттеләр, остазларыбыз да бик таләпчән булды. “Җырчы сәхнәдә җырларга тиеш”,  – диделәр. Мин җырны башкарганда аның эчендә яшим, барысын үзем аша үткәрәм. Бәлки, образдан чыгып бетмимдер, шуңа уйчан тоеламдыр.
 
– Ә тормышта ике юморист була аламы?
 
– Тормышта, киресенчә, Җәвит бик җитди. Өйдәгеләрне мин көлдерәм. Җәвитнең шаяртуларыннан сирәк көләм. Кунакка баргач, ул кызык хәлләр сөйли. Без киткәч: “Карале, Зөлфия бигрәк җитди. Җәвит сөйләгәндә елмаеп та куймый”, – диләр икән. Мин ул мәзәкләрне, үзем дә яттан сөйли алам бит инде. Бергә гомер итү дәверендә ятланды алар. Ясалма көлеп утыруны хупламыйм. Гомумән, ясалмалыкны яратмыйм. 
 
– Җәвит абыйның шаян сүзләренә үпкәлисезме?
 
– Элек бөтенләй юморны аңламадым. Без егет белән кыз буларак очрашып йөргән вакытта бик үпкәли идем. Җәвит шуннан көлде. Ул көлгәч, мин тагын да ныграк үпкәләп елый идем. Хәзер инде күнектем. Мин, гомумән, нечкә күңелле кеше. Төрле тапшыруларда гыйбрәтле язмышларны күрәм дә, елыйм. Елаудан туктаганым да юк. Әти-әни вафатына да 10 ел була. Мин хәзер дә елыйм. Күптән түгел генә зиратка кайтып килдек. Рәхәтләнеп бушандым. Хисләрне тыеп яшәргә ярамый, аның барысы да авыруга әйләнә. Елый алганда еларга кирәк.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 20.05.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы