|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.05.2025 Мәдәният
![]() Ләйсән Әхмәдиева: «Васфикамал әйтәсе килгәнне әйтергә өйрәтте» (ЭКСКЛЮЗИВ ӘҢГӘМӘ)Үзсүзле, үҗәт, тырыш, көчле… Мөхәммәт Мәһдиевның «Кеше китә – җыры кала» әсәрендәге Васфикамалны кыскача гына әнә шулай тасвирлап булыр иде. Ә әсәр буенча төшерелгән сериалда Васфикамал ролен уйнаучы Ләйсән Әхмәдиева нинди икән? Героинясы белән охшаш яклары бармы аларның? Әлмәт театры актрисасы белән яңа татарча сериал, аны төшерү мизгелләре, Мәһдиев сабагы турында сөйләштек. Ләкин башта Ләйсәннең үзе белән танышыйк, зур сәхнәгә килгән юлларын бергә үтик. Спас–Казан–Әлмәт – Артист булырга теләвегезне әти-әниегез хупламаган икән. Ахыр чиктә театрга мәхәббәт җиңде, димәк? – Элек бит инде авыл клубларына спектакльләр, концертлар белән еш киләләр иде. Ә без әни белән андый чараларны бер дә калдырмадык. Менә шул чакта сәхнәдәге артистлар миңа фәрештәләр, буй җитмәслек, бездән берничә баскыч югары торучы кешеләр булып тоела иде. Шулкадәр сокланып карый идем аларга. Режиссер яки артист булу хыялы белән дә кечкенәдән «яндым». Артист һөнәренә «Эшмени инде ул?» дигәнрәк караш бар бит. Имеш, юньле кеше артист булмый. Әти дә башта шундыйрак карашта иде. Ә әни әтигә дә каршы килә алмый, миңа да, дигәндәй… Ләкин без аның белән күз кысыштык та, мин, автобуска утырып, Казанга чыгып киттем. Әтигә театр училищесындагы имтиханнарымны уңышлы тапшыргач кына шалтыраттым. Бераз тынып торды да: «Укырга кергәнсең икән, укы инде хәзер», – диде. Биреште… – Хәзер һөнәрегезне кабул иттеме инде? – Әйе дип уйлыйм. Мине сәхнәдә күргәндә, күзләре яна, шатлана ул. Хәзер, киресенчә, әни борчыла. Яшерен-батырын түгел, артист кешенең баласы да үзеннән калмый йөри бит инде. Шуны күреп, әни: «Кызым, дөрес юл сайладың микән инде?» – дип сорап куя. – Ләйсән, ә нишләп Казанда калырга уйламадыгыз? Туган якка да (Ләйсән – Спас районы кызы. – Авт.) якын, мәдәни үзәк тә, дигәндәй… – Театр училищесында укыганда, чакырылган режиссерлар алдында спектакльләр куя идек. Шунда алты театрга чакырдылар. Ә Әлмәт театрыннан махсус мине күрер өчен килделәр. Театр директоры Фәридә Бәгыйсовна белән баш режиссер Ильяс Гәрәевич: «Син безгә ошыйсың», – дип, үзләренә чакырды. Аларга ияреп Әлмәткә кайтып киткәнемне үзем дә сизми калдым (көлә). Алар ничектер беренче күрүдә үк якын тоелды миңа… – Үкенгәнегез булмадымы? – Юк, бер дә үкенмәдем. Аллага шөкер, рольләр ягыннан да кыерсытканнары булмады. Хәзерге көндә 30 дан артык ролем бар. Менә без бит инде Казанга гастрольләр белән киләбез. Ә минем бөтен туганнарым башкалада. Шуңа мин анда бәйрәмгә барган кебек барам. Алар монда булса яки мин Казанда эшләсәм, башкачарак кабул ителер иде. Тәмле әйбер күп булмый, диләрме әле? Васфикамал – «Кеше китә – җыры кала» сериалы турында сөйләшик әле. Васфикамал роленә дәгъва кылучылар күп идеме? – Сериалның режиссеры Александр Далматов театрыбызда киноспектакль чыгарды. Шул вакытта ул артислар белән танышты. Без дә сөйләштек. «Син миңа ошадың бит әле. Сериал төшерергә җыенам, бәлки, сине дә чакырырмын, Васфикамал ролен карый тор әле», – диде ул. «Ярар», – дидем дә әллә ни исем китмәде, ышанмадым мин моңа. Шуннан соң шактый вакыт узгач, Саша кастингка дәште. Инде: «Васфикамал роле сиңа була», – дигәч тә, кастингка өч тапкыр барырга туры килде. Кеше бик күп иде. Саша бик озак сайлады. – Бу рольне башкарырга теләгән идегезме? – Хыялланмаган да идем. Әйткәч тә, шактый ышанмый йөрдем. Әмма бик сөендем. Ул – чыннан да, бик зур, бик мәгънәле роль. Мөхәммәт Мәһдиев Васфикамалы бит! – Васфикамал белән охшаш якларыгыз бармы? – Олы апам: «Бер генә дә охшамагансыз», – ди. Читтән караганда, бәлки, шулайдыр. Ләкин артист кеше, нинди генә рольгә алынса да, аларның эчке дөньялары азмы-күпме охшамаса, ул аны җиренә җиткереп уйный алмый, минемчә. Васфикамал кебек үҗәттер мин. Берәр эшкә алынсам, җиренә җиткермичә туктамыйм. Башкарып чыга алмаячагымны беләм икән, бөтенләй алынмыйм да. – Нәтиҗә – бер нәрсә, ә сериалны төшерү процессыннан канәгать калдыгызмы? – Бик! Ой, безнең команда шундый шәп иде бит… Иртәнге биштә чыгып китеп, төнге уникеләргә кадәр эшләдек. Беребез бер сүз әйтмичә, көнозын төшердек. Яңгырда да, җилдә дә, кар-буранда да… Мин шундый профессиональ команда белән эшләп каравыма шулкадәр шат. – Режиссерны, ошамаса, кирәк булса, йөз дубль дә төшерергә әзер иде, дип сөйләделәр… – Әйе, Саша – бик таләпчән, аз сүзле, төгәл кеше. Мине: «Галиябануны уйнама, зинһар!» – дип җәзалады ул (көлә). Сәхнәдә уйнагач, чыгып китә торгандыр инде… – Сериалны тәкъдим итү чарасында Мөхәммәт аганың кызы Гәүһәр ханым: «Белүемчә, соңыннан акча җитми башлаган иде. Күп кенә эпизодлар бушка төшерелде», – дигән иде. Чыннан да шулай булдымы ул? – Андый әйбер турында сөйләшә башласаң, зарланган кебек була инде ул (көлә). Төрле сәбәпләр аркасында, чыннан да, акча җитеп бетмәде. Ләкин барыбыз да моны аңлап кабул иттек. Беркем дә борылып китмәде, төшереп бетердек. Нәтиҗәсен күргәч, халык фикерен ишеткәч, дөрес эшләгәнбез, дигән уй ныгыды гына. Халык яратып, ышанып карый икән, олы гына абыйлар минем Васфикамалда үз әниләрен күрә икән, димәк, без максатыбызга ирешкәнбез. – Васфикамал һәм Мөхәммәт Мәһдиев сезне нәрсәгә өйрәтте? – Васфикамал мине әйтәсе килгәнне, күңелдәгене әйтергә, сүзләрне йотып калмаска өйрәтте. Соңгы арада үземдә шуны сизәм: элек эндәшми калган урында хәзер әйтәсемне әйтәм. Васфикамал эндәшми калмас иде, дим дә… (көлә). Ә Мәһдиевка мин кечкенәдән гашыйк. Аның гаҗәеп теле, гади генә күренешләрне дә матур итеп тасвирлый белүе җәлеп итә. Аннан һәрвакыт нәрсәгә дә булса өйрәнәсең. Ә бу юлы… Ачыклыккадыр, мөгаен.
Лилия ГЫЙМАЗОВА |
Иң күп укылган
|