|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
19.05.2025 Шоу-бизнес
Тямаев төркемендә яңалыкКүпләр өчен ул көтелмәгән һәм күңелсез яңалык. Биредә озак еллар эшләүче биюче Альберт Әхмәтов сәхнәдән китүе турында хәбәр итте. «Алыштыргысыз кешеләр булмый, диләр. Әмма шул алыштыргысыз кешеләрне бер кеше дә алмаштыра алмый! Беркайчан да! Мин – 23 ел сәхнәдә. Аллаһы Тәгаләгә моның өчен мең рәхмәт. Гомумән, минем иҗатым өчен бар кешегә дә рәхмәт әйтәм!
️Мин сәхнәдән киттем... Әйе, бик авыр, әмма бу вакыт килеп җитте! Аллаһы Тәгалә шулай теләгәндер, дим!
Бернәрсә дә болай гына эшләнелми... Шулай язган булгандыр! Моны кабул итәсе генә кала! Минем өчен борчылганыгыз өчен тагын бер кат рәхмәт әйтәм!
Иҗатымны яратканнарга, яратучыларга да рәхмәт! Тамашачылар, сезгә рәхмәт! - дип яза "Кызыл таң" сайты.
Минем йөрәгемдә һәрвакыт музыка булачак һәм, кайда булуыма карамастан, бииячәкмен», – дип, тамашачысы белән саубуллашкан ул.
Резида Валитова
Фото социаль челтәрдән алынды.
--- |
Иң күп укылган
|