|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
19.05.2025 Догалар
Күз тиюдән саклый торган догаБозымнан, күз тиюдән Коръән аятьләрен, сүрәләрен укырга кушалар. Шуларның берсе – «Ән-Нәс» сүрәсе. «Бисмилләәhи ррахмәәни ррахииим. Кульәгүүзү бираббин нәәәс. Мәликин нәәәс. Иләәhин нәәәс. Миң шәррил үәсүәәсиль ханнәәәс. Әлләзии йүүәсвисү фии с̣удуурин нәәәс. Минәл җин нәти үән нәәәс». Мәгънәсе: «Әйт син, әй Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Адәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга сыгынамын. Адәмнәрнең патшасы булган Аллаһыга сыгынамын. Адәмнәрнең гыйбадәт кыла торган Илаһәсе булган Аллаһыга сыгынамын. Чигенә-чигенә саваплы эштән тыеп, гөнаһлы эшкә өндәп, вәсвәсә кылучы затларның зарарыннан. Ул ханнәс адәмнәрнең күңеленә явызлыкны сала. Ул ханнәс җеннәрдән дә һәм адәмнәрдән дә була».
--- |
Иң күп укылган
|