поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.08.2011 Мәдәният

«Татар киносы булачагына ышанам»

Шушы көннәрдә зәңгәр экраннардан кабатлап күрсәтелгән «Бичаракай» фильмын һәркем яратып карагандыр. Аның режиссеры – Үзбәкстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит ДӘҮЛӘТШИН. Заманында Мәскәүдәге кино сәнгате институтын тәмамлаган.

Ул моңа хәтле Ташкенттагы «Үзбәкфильм» киностудиясендә эшләп, 20дән артык фильм төшергән. Режиссер бүгенге көндә Казанда яшәп, үзенең яраткан эшен дәвам итә. Аны Татарстан җиренә нинди җилләр ташлаган соң?

 

– 1991 елда Бөтендөнья Татар конгрессына «Последнее путешествие Каипа» дигән үзбәк фильмын алып килгән идем. Ул чактагы Президент Минтимер Шәймиев Казанда студия булдырырга тәкъдим дә ясады. Әмма аннары ни өчендер «Исә Болгар җилләре» фильмына Булат Мансуровны чакырып китерделәр. Кызганыч ки, аны тамашачы күрә алмады.

 

– Сез Казанга килгәч тә, фильмнар төшереп кенә торасыз. «Мәхәббәт сынаулары»н районнарда күрсәттеләр. «Муса Бигиев» дигәне Халыкара мөселман киносы фестивалендә документаль фильмнар арасында беренче урынга лаек булган иде. Соңгы вакытта тагын бер иҗат җимешегез турында ишеттек. Аның сценариен кем язды? Фильм кайсы телдә төшерелде?

 

– Ул психологик драманыңисеме «Эт» дип атала. Бервакыт газетадан бер мәкалә укыган идем. Ул мине бик тетрәндерде. Шуннан соң әлеге сценарийны яздым. Бу фильмны русча төшердек, чөнки соңыннан аны сату да зур проблема. Ул фестивальләрдә дә катнашырлык фильм. Без аны районнарда күрсәтергә уйлыйбыз. Фильм Васильево бистәсендә унбиш көн эчендә төшерелде.

 

– Артистларны ничек сайлап аласыз? Соңгысында баш рольләрдә кемнәр уйный?

 

– Баш рольләрдә Рөстәм Гайнуллинны һәм Гөлнара Мулланурованы күрергә мөмкин булачак. Мин башта кастинг үткәрәм. Кайбер актерларны табарга Нурания Җамали ярдәм итте. Күбесенчә бер эшләгән артистлар белән эшләргә яратам.

 

– Бер үк артистлар тамашачыга кызык булырмы икән соң? Мәдәният һәм сәнгать университетында кино сәнгате өчен дә кадрлар әзерлиләр бит. Булачак белгечләрне аннан да чакырырга уйламыйсызмы?

 

– Артистлары бер булса да, фильмнар төрле бит. Бер ияләшкән кешеләр белән эшләү җайлы. Алар сине күз карашыңнан ук аңлый. Сценарий язганда да аларны күздә тотып язам. Киләчәктә студентларны да массовкаларда катнаштырырга уйлыйм. Теория белән генә булмый бит.

 

– Фильм төшерү өчен фәлән йөз мең сум акча кирәк, диләр. Сезгә ярдәм итүчеләр бармы әллә?

 

– Юк, безнеңартистлар бушка гына төшә. Фильмны сатканнан соңгына акча түлибез. Күбрәк сатып булмасмы дип, «Эт»не русча төшердек тә инде. Без аны август аенда күрсәтергә җыенабыз.

 

– Бер елда ничә фильм төшерә аласыз?

 

– Дүртне төшерергә мөмкин.

 

– Сез бит әле чит илләргә барып та эшлисез.

 

– Әйе, мин Һиндстанда бер ел эшләп, «Тысяча и одна ночь» дигән фильм төшереп кайткан идем. Бер ел элек Таиландка барып, «Тайна изумрудного лотоса» дигән кинофильм төшердек. Анда Байбулат Батулла да катнашты. Бик әйбәт уйнады. Шуңа күрә ул үсеп җиткәнче, балалар өчен «Опасные игры» дигән фильм төшерәсем килә.

 

– Тагын нинди фильмнар төшерү уе белән янып йөрисез?

 

– Рабит Батулла язган «Күк капусы ачылса» дигән фильмны башларга торабыз. Анда Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры артистлары катнашачак. Әлегә Тукай роленә кеше табылмады. Зәйтүнә роленә Айгөл Хәйри белән Гөлнара Мулланурованы күздә тотам. 2013 елда Рудольф Нуриевның75 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан аңа багышланган кинофильм төшерү уе да бар. Анысын Мәскәүдән финансларга вәгъдә бирделәр. Бакый Урманче турында да эшләргә исәп бар. Безгә тарихи, документаль һәм спорт турында да фильмнар кирәк.

 

– Татар киностудиясе булачагына ышанасызмы?

 

– Һичшиксез, ышанам, булачак ул, мин ул хакта һаман әйтеп торам.


Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»