|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.05.2025 Киңәш-табыш
![]() Җылы түтәлдә кыяр үсмәде
Былтыр язын җылы түтәл ясаган идем. Канау казып, аска ботаклар ташладым, коелган яфраклар салдым һәм өстенә уңдырышлы туфрак тутырдым. Әмма анда кыяр үстерә алмадым, яфраклары күгәрек белән капланды, корыды. Нәрсәне дөрес эшләмәдем икән? Быел анда үстерергә дә куркыта. — Җылы түтәлне дөрес ясарга кирәк. Җирне җылыту өчен салынган органика элек компостта черетелмәгән булса, үсемлекләрдә гөмбәле чирләр китереп чыгара ала. Шуңа аның өстенә “Фитоспорин” яки “Триходерма” эремәсе сибәләр. Икенчедән, җылы түтәлгә коелган яфраклар түгел, ә тирес (ат тиресе яхшырак) салалар, ул янып, җылылык бүлеп чыгара. Коелган яфраклар җылылык бирә алмый, алар черегәндә күгәрә, сезнең мисалда кыярны күгәрек гөмбәчекләре зарарлаган. Бар туфракны алыштырырга кирәкми. Бер елда коелган яфраклар тиешенчә черегән. Язын сәнәк белән туфракны йомшартып җибәрергә һәм 1 %лы мочевина эремәсе сибәргә, өстенә тагын 5 см уңдырышлы туфрак салырга кирәк. Җир җылынгач, монда кыяр чәчәргә була, тик иң элек гөмбәле чирләрдән саклау өчен “Фитоспорин” эремәсе сибәргә кирәк. Фото: ru.freepik.com
--- |
Иң күп укылган
|