|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.05.2025 Икътисад
![]() Елена Фастова: “Без үзебезнең азык-төлек иминлегебезне тәэмин итеп кенә калмыйбыз, ә АПК продукциясен экспортлауны да арттырабыз”«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» ХVI халыкара икътисадый форумы кысаларында «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Россия «Хәләл» продукциясе экспорты: горизонтлар киңәя» темасы буенча түгәрәк өстәл узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасарлары Марсель Мәхмүтов һәм Рөстәм Гайнуллов катнаштылар. Чара барышында катнашучылар «Хәләл» стандартлары буенча ит, сөт һәм кондитер тармаклары продукциясен экспортлауның торышы һәм үсеш перспективалары, “Хәләл” сертификациясен алу һәм экспортны үстерү өчен агросәнәгать комплексының яңа тармаклары, шулай ук илкүләм аккредитацияләү системасында «Хәләл» аккредитациясе схемасын кертү нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Елена Фастова, Россия - иң эре авыл хуҗалыгы державасы булып тора, дип ассызыклады. «Без үзебезнең азык-төлек иминлегебезне тәэмин итеп кенә калмыйбыз, ә агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауны да арттырабыз», - дип билгеләп үтте Елена Фастова.
Узган ел Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы продукциясен «Хәләл» стандартлары буенча 380 млн доллардан артык экспортлаган иде. Төп экспортчы илләр: Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Күвәйт, Алжир, Иордания һәм башкалар. Согуд Гарәбстанына хәләл продукция 243 млн долларга экспортланган, Иранга - 62,5 млн долларга, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә - 31,2 млн долларга, Алжирга - 10 млн долларга.
Түгәрәк өстәл кысаларында катнашучылар ислам финанс механизмнарын үстерү һәм махсуслаштырылган финанс механизмнарын кертү, ислам илләре базарларында «Хәләл» сертификациясе таләпләре һәм үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.
Агросәнәгать комплексы продукциясен Россия экспортын үстерү перспективаларына, Россия сертификацияләү системасын үстерү мәсьәләләренә, шулай ук әзер продукцияне, ит һәм кондитер продукциясен «Хәләл» стандартлары буенча алга этәрү үзенчәлекләренә аерым игътибар бирелде.
Тышкы икътисадый багланышларны үстерү һәм агросәнәгать комплексы продукциясе белән тәэмин итүне арттыру «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.
![]()
--- |
Иң күп укылган
|