поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ирләрнең йөрәгенә юл ашказаны аша бара, дип саный иде минем әби. Заманында аны кардиохуриргия бүлегеннән шуның өчен кудылар.

Бүген кемнәр туган
  • 10 Июнь
  • Гөлсем Исәнгулова - актриса
  • Рамил Миндияр - җырчы
  • Энҗе Шәймурзина - җырчы
  • Ольга Данилова - чаңгычы
  • Инга Бикбулатова - язучы
  • Лилия Сибгатова - җырчы
  • Максим - җырчы
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
17.05.2025 Шоу-бизнес

"Мунча ташы" артисты Гамил Әсхәдулла: "Кәгъбәтулланы җиде тапкыр әйләндек"

Быел “Мунча ташы” эстрада театрының оешуына 45 ел. Татарда мондый озын гомерле театр, мөгаен, бердәнбердер. Шул уңайдан әзерләнгән Гамил Әсхәдулла белән сөйләштек.

— Әниегез 93 яшенә кадәр яшәп, узган ел 9 майда бакыйлыкка күчкән. Бик дини булган. Сез дә биш вакыт намазны калдырмыйсыз икән.

— Әни моңлы җырлый иде, шигырьләр язды. Аның сүзенә иҗат ителгән “Авылым таулары” җырын Ландыш Нигъмәтҗанова башкара. Иҗадый күңелле булуына карамастан, без 5 малаена (мин — гаиләдә икенче бала) да догалар өйрәтте. Шуның нәтиҗәседер, шөкер, бүген барыбыз да диндә. Бишебез дә авылда йорт төзеп, шунда төпләндек. 15 еллап ураза тотам, намазга басуыма 5 ел. Узган ел театрыбыз артистлары Рөстәм Рахманкул һәм Әлфис Кәлимуллин белән зур хаҗга бардык. Бу сәфәр безне нык үзгәртте. Шәхсән мин бик канатланып кайттым. Андагы мохит искиткеч! Дөнья мәшәкатьләре онытыла.
 
Һәр көн 20 чакрым җәяү йөрдек. 22 көндә 8 кг авырлык ташладым. Үз теләгебез белән иртүк торып, Кәгъбәтулланы 7 тапкыр (гадәттә, 2 мәртәбә генә әйләнәләр) әйләндек. Бу күренеш — үзе бер хикмәт. Гарәфәт тавына барып кылган дога кабул була икән. Хаҗдан кайткач, 10 хыялым тормышка ашты инде. Шуңа күрә һәркемне Аллаһка якынаерга чакырам, Аны танырга, Аның кушканнарын үтәп яшәргә кирәк. Ул бар һәм чын күңеле белән ышанганнарга ярдәм итә. Менә гастрольгә китәбез, кайда намаз укыйк икән, дип аптырап йөргән юк. Урынын Аллаһ үзе түшәп куя. Мәдәният йортларына барып кергәч, сәхнәнең бер кырыена барабыз да шыпырт кына укыйбыз. Ул бит күп вакытны алмый. Балаларым да диндә.
 

Эльмира СӘЛАХОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 17.05.2025
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы