поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.08.2011 Җәмгыять

Утыргыч

Бу сүзне мин шулай – “утыргыч” дип тәрҗемә итәм. “Сиделка” ягъни мәсәлән. Авыру кешене карап, аның янында утыручы кешене Утыргыч дияргә дә ярыйдыр.

Әлеге хәлне миңа юлда, Уфа-Казан автобусында барганда бер хатын, якташым – Башкортстан кешесе сөйләде. Ул да, минем кебек үк, яшьлегендә укырга дип Казанга килгән дә, биредә яшәп калган икән. Туган ягы Башкортстанга, пенсиягә чыкканчы, кунакка гына дигәндәй кайтып йөргән. Ә хәзер менә кайтмый хәле юк, чөнки туганы белән килеп чыккан матавыклар мәҗбүр итә. Кызганыч, безнең якта ул тасвирлаганга охшаш хәлләр бик еш булып тора: сәбәбе – эчкечелек зәхмәте.

 

– Барысы да әнинең чирләп китүеннән башланды. Ике тапкыр Казанга алып китеп, көндезләрен кеше, ягъни Утыргыч яллап карарга туры килде үзен. Ярты гәүдәсе параличланган, төннәрен биш-алты тапкыр урыныннан кузгатып, әйләндереп яткырырга кирәк. Иртән Утыргычым – Фәридә килеп җитә дә, мин тыныч күңел белән эшкә китеп барам. Берничә ай шулай яшәдек. Берзаман әни чыгымчылый башлады:

 

– Авылга кайтарып куй. Монда үлеп китсәм, гәүдәмне дүрт йөз чакрым җиргә ничекләр алып кайтырсыз?

 

Авылда, Башкортстанда, зур гына яңа агач йорты бар әнинең. Суы кермәгән булса да, җылытылуы газ белән. Минем кебек үк гаиләсез энекәш белән бергә яшәп яталар иде. Әти үлгәч, дөньялары гел кирегә китте: энем ашказаны авыртып, урталайга бөкләнеп йөри башлады, аннары Уфада ярты ашказанын кистереп кайтты. Операциясе уңышлы булса да, тагын бер диагноз өстәлде – Паркинсон чире таптылар. Татарча әйтсәк, калтыравык чире була инде. Бу ике инвалидны ничек карарга хәзер? Үземә пенсиягә чыгарга ярты ел кала дигәндә, әнине авылга кайтарып куйдым. Башта Чаллыдагы сеңлем белән чиратлап кайта-кайта карадык. Соңрак, гел болай ике арада йөреп булмый бит инде дип, сеңлем үзенә, Чаллыга алып китте. Эшли торган кеше нишләсен – янә Утыргыч ялларга туры килде. Әнине карашкан Рузалия апаны күргәнем юк, әмма сеңлемнең сөйләвеннән чыгып, бик яхшы күңелле, игелекле, чиста-пөхтә хатын дип беләм, рәхмәт яусын үзенә! Әни бик гозерләп сорагач, Яңа ел алдыннан кабат авылга алып кайттык. “Бүтән Чаллыга да, Казанга да бармыйм, үлсәм үз өемдә үләм”, – дип авылны сагынып кайтты әни.

 

2008 елның кышына кердек. Инде миңа пенсиягә дә нибары өч ай гына калып бара. Әнине авылда шул барлы-юклы өч айда карап торырга сиделка-утыргыч эзли башладык. Шәһәрдә андый хезмәткә кеше табуы кыен түгел. Караучы килеп-китеп, көндез генә эшли, өстәвенә, шәһәр фатирында барлык уңайлыклар да бар – җылы суы да, бәдрәфе дә. Ә менә авыл җирендә Утыргыч табуы шактый четерекле эш булып чыкты. Район газетасына биргән белдерүгә унлап чылтырату килде килүен, ләкин барысы да көндезге эш дип аңлыйлар икән. Бездә торып, яшәп карарга ризалар табылмады. Ник дигәндә, эшсезләр күп булса да, районыбыз – авыл районы, һәркемнең үз йорт-җире, хуҗалыгы дигәндәй. Аптырагач, күрше район газетасына белдерү илттем. Ул районда бер зур гына шәһәр, өч эшчеләр бистәсе бар, шунда йә туганнары белән сыеша алмаган берәр яшьрәк хатын-кыз, йә булмаса килен-киявенә сыймаган берәр апа табылмас микәнни?!

 

Телефоныбыз тынып тормый: кысан фатирда ата-анасы белән яшәп ятучы ирдән аерылган, йорт-җирсез хатыннар, Урта Азия якларыннан кайтып, торак шартларын җайга сала алмый интегүчеләр, кызы йә кияве белән тыныша алмаган апалар чылтырата. Берәүләр гаиләсе, мал-туары белән үк күченеп килергә риза. Бала белән килергә җыенучылары да бар. Сайлана торгач, яше кырыкка җитеп килүче бер хатын белән күрешергә булдык. Шәфкать туташы булып эшләгән, хәзер эшсез, ике баласы бар, ирдән аерылган, әти-әнисе белән икеме, өчме бүлмәле фатирда яшәп ята икән. Телефоннан сөйләшкәндә әнисе дә сүзгә кушылып:

 

– Үскәнем, кызыбыз иркәрәк инде безнең. Кеше карау кулыннан килер микән? – дип, әлеге кандидатка анти-реклама ясаган иде югыйсә. Шәфкать туташы дигәненә каптык – ни дисәң дә, авыру күрмәгән кеше түгел, кирәк чакта уколын да кадар, даруын да белеп бирер, янәсе.

 

Гөлнарабыз килде. Татарча аңлый, ләкин сөйләшми. Себердә үскән икән, берничә ел элек кенә күченеп кайтканнар. Болай ачык кына күренә. Киенүе, килеш-килбәте күңелгә әллә ни ятмаса да (сыланып торган чалбардан, чәчен кырыкмыш тайныкы кебек итеп кистергән, күзе-кашы буялган), кая барасың, бүтән “кандидатлар” сызылган инде дип, ризалаштык. Гыйнвар азагында торып калды бу. Сигезенче мартка кайтып төшсәм, әни шыпырт кына аһ-зарын сөйли:

 

– Моның белән торып булмый, кызым. Пешергән ашын авызга кабарлык түгел, үзе шапшак, ризыктан чәч чыккалый. Миңа укол кадап йоклаталар да, үзләре нидер эшлиләр...

 

Аңлашылды. Энекәшнең башын-күзен әйләндергән бу хатын. Тегесе, үшән ишәк, сәламәт чагында хатын эзләргә иренеп яткан ир сәләмәсе, өенә үзе килеп кергән әзер хатынны Хода бүләге дип кабул иткән, күрәсең.

 

Атна-ун көн торам әле дип, Гөлнараны шәһәренә “каникул”га озаттым. Энем, машина яллап, бүләкләр, мин алып кайткан күчтәнәчләрне төяп, патша кызын озаткандай, шәһәренә илтеп куйды. Әнине көйлим:

 

– Әни, ике айдан пенсиягә чыгам, түз инде, юньлерәген каян табасың, тиздән үзем кайтам, – дим. Әйдә инде, мәйтәм, энекәшкә ярагач, бәлки яшәп тә калырлар, тора-тора эшкә дә өйрәнер әле дим. Әмма өй җыештырганда Гөлнараның китаплары, кәгазьләре күзгә чалынды. Карасам, исем китте – Библия, Евангелие битләре, христиан дине догалары, ниндидер шәмнәр.

 

– Бу ни бу? – дип сорыйм Әлтәфтән.

 

– Гөлнара мине шәм кабызып, дога укып дәвалый, – ди.

 

– Синең динең шушындыймыни?! – дим, тәмам кызып. Дәшми. Үз-үзен кызганып, әнидән жәлләтеп яшәргә өйрәнгән егет шул ул. Өйләнмәве дә шул иркәлектән килә ахрысы. Әни акылы белән генә яшәде, кеше алдында гел дөрес сүзләр генә сөйләде, үзен акыллы, тәртипле дигәннәренә күнегеп, әни ясаган образыннан чыга алмады. Кыскасы, әнинең эчми-тартмый торган тәүфыйклы улы.

 

Түземлегем төкәнде. “Утыргыч”ка чылтыратып, яхшы гына әрләшеп алдым.

 

– Ему же нравится! – дип кычкыра Гөлнарабыз. Әлтәфне дәваларга түгел, ә әнине карап торырга ялланган икәнен аңлатып маташмадым, үзе белмәгәнгә аңлатып ни файда? “Килеп йөрмәссең, әйберләреңне илтерләр”, – дидем дә сүзне бетердем.

 

Бер проблема бетте, икенчесе килеп туды – хәзер тагын Утыргыч эзлисе. Кырык чакрымдагы шәһәргә газетага белдерү бирергә киттем. Тагын телефон төбендә утырам. Арадан берсе бик тә уңайлы кебек күренде: күршедә генә, сигез чакрымдагы эшчеләр бистәсеннән Гүзәлия исемле хатын. Теплицада эшләгән, хәзер эшсез икән. Икенче көнне, кояштай балкып, үзе килеп керде. Энекәшнең элекке эше буенча урманчылык конторасы да шул бистәдә, ул андагы халыкны ярыйсы ук белә.

 

– Ә-ә, Зыя абзый кызымыни? Сезгә кереп чәй эчкәнем дә бар әле, тик нишләптер сине күргәнем булмады, – ди Әлтәф. Гүзәлия районның икенче читендәге авылда кияүдә булган икән, ике баласы бар, ире эчкән, кыйнаган. Аерылып кайтканына алты ел узган.

 

Сөенешеп, кул бирештек. Мин иртәгә Казанга китәм дигән көнне, әйберләрен төйнәп, Гүзәлия килеп җитте. Сөйләшеп төн кундык. Кешенең эчен ачып карап булмый, алай да кылларын тарткалап карыйм:

 

– Эчү ягы ничегрәк?

 

– Дөресен әйтим, ирем белән яшәгәндә салгалый идек бергәләп. Хәзер эчмим. Ә тәмәке тартам, – ди Утыргычым.

 

Алай икән. Ярар, тартса тартыр инде. Әнигә күрсәтмәсә шул җитә. Борыны ис сизми аның, гаймориттан интегә. Энекәшне боргычлап куйдым, бусына кагыласы булма, әни турында уйла дип. Киттем. Болар торып калдылар.

 

Май ае җитте, исән-имин генә пенсиягә чыктым. Инде хәзер авылга озакка кайтырга җыенып йөрим. Бүген-иртәгә юлга чыгам дип торганда, хәбәр килде – әни вафат. Төннән торып, юлга чыктым. Ике елга якын урын өстендә ятып, шул арада Казанда, Чаллыда – миндә һәм сеңлемдә яшәп алган әниемнең интегүләре шуның белән тәмам булды. Ә менә безнеке, аеруча минеке әле башлана гына икән әле.

 

Гүзәлия ике ай буена әнине әйбәт кенә карады, һәрхәлдә, Гөлнарадан яхшырак инде. Аңа рәхмәтләр укып, өенә озаткансыздыр дисезме? Юк шул, Әлтәфетдин монысы белән дә якынаеп өлгергән булып чыкты. Хәер, моңа борчылмадык, киресенчә, сөендек кенә. Әти-әнине җәфалап һәм бик озаклап – унөч ел буена, ашыкмый гына үзе төзеткән йорты бар. Мал-туар асрарлык рәте калган булса – ике катлы, биек сәндерәле яңа абзары, әтидән калган иске абзар, келәтләр, мунча, гараж, машинасы бар. Гүзәлия белән яшәсеннәр генә! Болар бер-берсенә ияләшсен дип, мин дә китеп бардым. Июнь азагында әнинең кырыгына җыелдык. Шунда күренә башлады “яшь”ләрнең (энемә илле ике, Гүзәлиягә – утыз алты) ничек яшәүләре: бергәләп эчәләр икән болар. Илле яшенә кадәр эш өчен кирәккә көмешкә куганда да бер кашык эчемлек кабып карамаган егетебез бер ай дигәндә матур гына эчәргә өйрәнеп җиткән!

 

Утыргычыбыз исә теге ике айда эчмичә ничек түзгәндер, әллә кодировать ителгән чагына туры килгәнбез – нәмәгълүм. Алай да, бу юлы аны-моны сиздермичә, туган-тумачаны җыеп, әнинең кырыгын яхшылап уздырдык. Гүзәлиянең әнисе дә килеп, хәер таратып утырды. Тәртипле, басынкы гына хатын. Ирен күргәнебез булмады, әйбәт кенә кеше диләр. Кызын, Гүзәлияне өнәми икән, балаларын элекке иренә ташлап яшәргә кайтуын бер дә кабул итә алмаган ахры. Кызының әкәмәтләрен соңрак ишеттек: теге иреннән киткәч, ул тагын берничә ирдә булып өлгергән икән. Берсеннән ир бала тапкан, эчкән, йөргән, нәтиҗәдә, баланы үзендә калдырып, ул ире дә куып чыгырган. Менә шундый могҗизага тап булганбыз!

 

Бездә сыер малы бетте. Сания апа кызына – “киявенә” сөт-катык ташый. Безнең иркен ындырда бергәләшеп бәрәңге утыртканнар. Кыскасы, кызының Әлтәф белән яшәп калуына куанып бетә алмый безнең булачак кодагый. Әлегә эш ЗАГСка җитмәгән җитүен, чөнки Гүзәлиянең паспорты юк, үзе әйтүенчә, ире ертып ыргыткан. Ниһаять, без сеңлем белән уйлана башладык. Туктале, алты ел элек ирдән кайткан хатынның ике баласы беренче ирендә калган, өченчесе янә бер ирендә. Кәккүк ич бу хатын!

 

Хуш. Мин атна буена җиләккә йөреп, кайнатмалар ясап, пешеренеп-төшеренеп яшәдем дә, китәргә әзерләндем. Нишләп ятыйм боларга комачаулап? Аннары, мин әтием-әнием өендә үземне хуҗа итеп сизмим, монда хәзер бүтәннәр хуҗа. Ул арада Гүзәлиянең улы да, кызы да килеп киттеләр. Улы инде зур, унҗиде яшьлек, бик эшчән, уйчан егет. Әнисенә ничектер ышанмыйчарак, шик белән карый кебек. Нүжәли бу әни әйбәт кенә яшәп китәр инде дигән кебегрәк. Сары башлы кызы – бишенче сыйныф баласы. Куркынып үз эченә бикләнгән бала. Аны әнисе янына алдыртырга булдык. Авылда укысын, мәктәп янәшәдә генә. Көзгә табан Анжеликаны Казанга чакыртып алып, баштан-аяк киендереп җибәрдем. Энекәшнең пенсиясенә экономия ясыйм, янәсе. Мәктәпкә бара бит бала, ким-хур булмасын дим.

 

Ноябрь аенда энем чылтырата, сеңлем дә, мин дә йорт-җиргә дәгъва итмибез дигән нотариус кәгазе төзеп кайтарасы икән. Энем әти-әни исән чакта йортны үз исеменә күчерергә вакыт таба алмады. Әлеге дә баягы шул үшәнлеге инде. Хәзер менә вакыт тапкан. Карлы-бозлы ямьсез бер көнне, нотариус раслаган кәгазьне алып, күчтәнәчләр төяп, Башкортстанга кайтып киттем. Мине “нык көткәннәр”: Гүзәлия, кәстрүл төбен көйдереп, тары боткасы пешереп куйган, икесеннән дә махмыр исе аңкый. Кичә Әлтәфнең пенсиясен китергәннәр икән...

 

Йорт кәгазьләре артыннан район үзәгенә йөреп арыдым. Өйдәге җыйнаксызлыкка, җыелмаган урын-җиргә, Гүзәлиянең пошмаслыгына исем китеп, бер көнне түзмәдем – шартладым. Өйдәгесе бер хәл әле аның, ә менә урамда очраган һәр кешенең, күзеңә төртеп, ничек түзәсең ул хатынның ирләр белән чуалуына, чиста өегезне рисвай итәләр бит, дип бот чабуына ничек сабыр итмәк кирәк? Шуны ачыктан-ачык әйткәч, Гүзәлия кабарынып, әйберләрен төйнәргә тотынды. Китә, янәсе, Типтәр очында бер әбине карарга чакыралар ди үзен. Әлтәф мышкылдап елый башлады. Мунчага су ташыйм, бу артымнан ияреп йөри:

 

– Китмәсен инде, гафу үтен! Мин аннан башка яши алмыйм!

 

Бакчы, мин әле гафу да үтенергә тиеш икән! Чукынып китегез, теләсәгез ничек яшәгез, дидем дә, Казаныма китеп бардым. Болар киләсе елның февраленә кадәр шулай яшәп тордылар. Әлтәфнең тракторы бар иде, авырый башлагач ул аны сатып, акчасын шәһәрдәге апабызга, әнинең сеңлесенә саклауга илтеп куйган иде – ул акчаны эчеп бетергәннәр. Элек бик сакчыл булып, һәрвакыт запаслы яшәгән энекәш барлы-юклы тугыз айда гап-гади эчкечегә әверелгән. Пенсиядән пенсиягә яши башлаганнар. Ашау ягы такырайган, чөнки булганны әзерләп ашар өчен дә айнырга кирәк бит әле. Болай да саулыкка туймаган энем февраль аенда сырхауханәгә кереп яткан. Өйдә тулы хуҗа булып Гүзәлия калган. Газ, электр өчен түләүләргә дип калдырылган акчалар да эчелеп беткән. Ул гына түгел, туганнар, күршеләр миңа чылтыратып хәбәр итеп торалар: Утыргычыбыз тәмам Яткычка әйләнгән – өйдән эчкече ирләр өзелми, көн-төн эчү, азу-тузу дәвам итә икән. Шушы пычраклыкны укучы бала Анжелика күреп тора. Ярый әле, укытучылар бу кызны әлеге мәхшәрдән йолып алганнар: әнисен ана хокукыннан мәхрүм итү эше кузгатканнар. Гүзәлиянең әнисе Сания баланы мәктәптән алып киткән дә, үзләрендәге мәктәпкә биргән. Кыскасы, мин кайтып кергәндә өй бикле, ачкыч күршедә иде. Кайтасымны күрше хатыны белә, Утыргычыбызга әйтеп өркетеп куйган да, тегесе өйне бикләп чыгып качкан. Ишекне ачып керүгә күз алдыма килгән манзараны сөйләп кенә аңлатырлык түгел. Кухня ягында ике өстәл тулы пычрак савыт-саба өелгән. Идәндә сыра, аракы шешәләре аунап ята. Тәмәке төпчеге белән дөнья тулган. Залда да, йокы бүлмәсендә дә урын-җир җыелмаган, җәймәләр, юрган тышлары керләнеп, каралып беткән. Оят булса да әйтим, ике бүлмәдә биш-алты пычрак хатын-кыз трусигы аунап ята.

 

Өйдә ни көтәсен чамалап, резин пирчәткәләр, хлорлы “Белизна” сыекчасы алып кайткан идем. Су кайнатып, өй җыештырырга тотындым. Утыргыч-Яткычның кием салымын җыеп, капчыкларга, пакетларга тутырдым. Зур җиде кап булды. Ярсып, нәфрәтләнеп эшли торгач, кинәт хәлем китте. Бераз ял итеп алгач сәгатькә карасам, дүрт сәгать буена су да эчмичә җыештырынам икән бит!

 

Бу юлы мин тиз генә китмәдем. Сырхауханәдән кайтуына, Әлтәфне Утыргычсыз өй каршы алды. Хәзер көчем Гүзәлия белән түгел, ә Әлтәф белән көрәшүгә сарыф ителә, чөнки бу ихтыярсыз мәхлук, авыруын сылтау итеп, көн дә эчәргә таптыра. Мин бармасам, кибеткә аракыга үзе бара. Төнлә шешәне авызыннан гына чөмереп бетерә дә, гәүдәсен тота алмыйча, лып итеп идәнгә егыла. Аны күтәреп урынына салыр өчен галәмәт күп көч кирәк. Бераз йоклагач уяна да төн ката йөренеп чыга, телевизорны бар көченә эшләтә. Нервыларың гына чыдасын!

 

Язны җиткердек. Теге хатынның яшәр җире юк – әти-әнисе өйгә кертми диләр. Кызын караганнары да җиткән. Нишләсен, үзе кебек сәрхүшләрдә куна-төнә яшәп яткан була Гүзәлиябез. Безгә урам аша гына йортта ялгыз апа тора. Балалары һәркайсы тормышлы, әйбәт яшиләр. Ире ике-өч ел элек вафат булды. Апабыз, яшь чагында фермада сыер сауган алдынгы колхозчы, хәзер шешә төбенә төшеп бара. Аңа эчемлек күтәреп килгән кеше – яхшы дус-ахирәт. Безнең Утыргыч та еш кына шул апага кереп куна. Әлтәф тә шунда ияләште. Беләм инде: Ниса апа үз өендә кавыштыра боларны. Әлтәфтән яртылык, сыралык, шоколадлык акча, Нисадан – очрашу почмагы. Әлеге очрашуларда бер ай чамасы пауза булып алды – аръяктагы берәүләрдә кунып йөреп, Утыргыч кесә телефоны чәлдергән икән, тегесе милициягә язып биргән. Кыскасы, безнең угрыга берьюлы ике срок “унбиш тәүлек” чәпәгәннәр. Бер ара хәл алдым.

 

Тукай “Шүрәле”сендә: җәй көнен яздым бераз, язмыйм әле кыш-көзләрен, диме? Җәйне сөйләмәдем бит әле мин. Иң “күңелле” хәлләр нәкъ менә җәй көннәренә туры килде.

 

2009 елның җәе, шактый коры килсә дә, искитмәле җиләкле булды. Ә җиләк җыярга миңа куш инде: чык ерып китәм дә, авызга бер җиләк тә капмыйча, барган саен ике чиләк җыеп төшәм. Кайтуыма өй бикле була, Әлтәф кайдадыр йөри йә егылып ятамы шунда – билгеле инде, сөеклесе һәм аракы кочагында. Берсендә иртәрәк кайттым шикелле, арткы яктан кереп килүемә күрәм: Утыргыч капкадан чыгып килә. Димәк, мин җиләк җыеп йөргән арада болар өйдә дә очрашалар икән! Әүмән-тәүмән кешене куып тотуы әллә ни кыен түгел. Куып та җиттем, типкәли дә башладым. Җыелган нәфрәтне бары шулай гына чыгарып була ахры, шуңа күрә сугыш чукмарына әверелүемнән оялам димәс идем. Бер типкәләдем моны шулай, икенче юлы таяк белән ярдым, ә менә өченче тапкырында үземә эләкте. Бу юлы Нисалардан чыгып киләләр иде. Ниса апаның улы килеп кергән дә, туздырып куып маташа. Кулыма саллы гына таяк кисәге ничек килеп эләккәндер – хәтерләмим, барып та җиттем, Утыргыч-Яткычны тәпәли дә башладым. Кинәт кемдер кулымнан таягымны тартып та алды, арт чүмечемә китереп сукты. Башым әйләнеп китте, егылам дип торам. Суккан кешенең энем икәнен абайлап кына калдым. Ярый әле, Ниса апаның улы Рамил теге таякны Әлтәфтән тартып алып, читкә атып бәргән. Югыйсә, орышның ничек тәмамланасы билгесез иде..

 

Нинди көнгә төштек! Нинди кыргыйлыкка килеп җиттек! Үз-үзеңне бу затсызлыктан сугышмыйча гына араларлык түгел. Милициягә ышаныч юк. Авыл тулы эчкечелек, бозыклык, урлашу, барысына да каян милиция җиткермәк кирәк? Алай да бардым район үзәгенә, кердем эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары янына, зарландым да, хәтта беркадәр янадым да әле. Аз булса да файдасы тиде, теге хатынны авылдан китәргә мәҗбүр иттеләр. Хәзер ул өйсез-нисез сукбай, авылдан авылга йөри. Эчә торган, әмма өйле ир-атларга ияләшеп, күпмедер вакыт шунда яшәп ала дип сөйлиләр. Бер кап сигарет, бер шешә сыра хакына ир-атка җенси хезмәт күрсәтү аңа берни дә тормый диләр. Ул хәтта үзен ирләрне кызыктыра алырдай секс-бомба дип саный һәм моның белән нык горурлана да бугай әле. Сеңлемә бу хакта үзе әйткән.

 

Ә энем соңгы елда шактый үзгәрде. Минем усаллыгым ярдәм иттеме, әллә чире отыры көчәя баргангамы, эчүдән туктады. Көненә ике сәдәф даруын эчмәсә, үз көче белән урыныннан да кузгала алмый чөнки. Аны миннән башка тагы кем карасын, кем тәмле ашлар, бәлешләр, өчпочмаклар пешерсен? Бу ихтыярый-мәҗбүри хезмәт, авылда – әти-әни нигезендә, җирдә яшәү үземә ошый да башлады хәтта. Иртән торып тәрәзәдән карауга, таныш тау тезмәләрен, ерактагы күксел урманны, иген басуын күрү – шул бәхет түгелмени? Шәһәрдәге фатирымда бик уңайлы булса да, үз өебездә барыбер рәхәтрәк. Шуңадыр, әни соңгы айларында гел авылга кайтырга омтылды бит. Менә шулай яшәп яткан көнебез. Мин хәзер тәмам авыл хатынына әверелеп барам – бәрәңге, кишер-суган, кыяр-кавын үстерәм, тавык асрыйм. Иң кызыгы шул: болардан тәм табам. Бер яхшының бер яманы диләрме әле, бу очракта бер яманның бер яхшысы булып чыга шикелле...

 

Менә шундый хикәят. Автобустан төшеп, телефоннар алмашып аерылыштык. Ханым, миңа кулын болгап, шәһәрдәге фатирының, анда яшәп торучы студент туганының хәлен белергә дип юнәлде. Казанда озак яталмас инде ул. Тегендә, туган авылында тормыш ансыз бигүк көйле тәгәрәмәс бит.


Зөләйха КЫДАШЕВА
Татарстан яшьләре
№ 22 | 20.08.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»