поиск новостей
Көн мәзәге
  • Безнең мәктәптә ике тәрәзә бар иде. Тимер читлеге булганы – терроризмга каршы. Тимер читлеге булмаганы – янгын куркынычсызлыгы өчен.

Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
Архив
 
13.05.2025 Фаҗига

Танылган автоблогер, "Илдар Автоподбор"ның дусты 37 яшендә вафат булган

Илдар Сибгатуллин ("Илдар Автоподбор") ютубта бик популяр блог алып бара, аның биш миллион ярым язылучысы бар. Илдар чыгышы белән Нурлат шәһәреннән булып, Мәскәүгә күченгән. Блогер Вячеслав Паруков - Илдарның кулдашы. Аның вафаты турында сөйләп, Илдар социаль челтәрләрдә видео яздырып урнаштырган:

"Март урталарыннан башлап, Вячеслав үзен начар хис итә башлады. Аның хәле бер яхшырды, бер начарланды. Табибларга мөрәҗәгать итүдән баш тартып, үзенең эшен дәвам итәргә тырышты, съемкаларга килде. 

Ә инде 4 май көнне туган көнен билгеләп узгач, аның хәле кисәк начарланып, температурасы бик югары күтәрелде. Ул миңа шалтыратырга өлгерде, мин «Ашыгыч ярдәм» чакыртып, янына ташландым. Славаның хәле бик начар булып, аны хастаханәгә алып киттеләр. Аның ике яклы пневмония булуы ачыкланды – үпкәләре 75 процентка эшләмәгән.

Реанимациядә тернәкләнеп, аны хәтта интенсив терапия палатасына күчерделәр. Анда дәвалангач, терелә дә башлаган сыман булды – безгә барыбызга телефоннан шалтыратып чыкты, «Яхшырам, тиздән чыгам», - дип сөендерде. Ә бер атна үтүгә температурасы кисәк күтәрелеп, арабыздан китеп тә барды", -  бу сүзләрне Илдар яшьләр аралаш сөйләп бетерде. Күпләрнең яраткан блогы өч көнлек траурга китеп, Слава белән яздырган тагын берничә тапшыру белән дәвам итәчәк.
 
Саклагыз үзегезне.
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 13.05.2025
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы