|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2011 Җәмгыять
![]() Ник мантымыйбыз?Күптән түгел генә интернетта ЮНЕСКО статистикасының Россиягә кагылышлы мәгълүматлары таралды. Саннар кызыклы. Кызыклы булудан бигрәк гыйбрәтле. Әйтик, милли байлыкның зурлыгы буенча Россия (абсолют зурлык буенча да, җан башына бүлеп исәпләгәндә дә) дөньяда беренче урында тора. Моңа әллә ни гаҗәпләнергә кирәкми: табигый байлык-лар өстендә утырабыз. Нефть һәм газ чыгару, корыч һәм алюминий экспортлау, читкә алмаз, ашлама сату өлкәләрендә ил беренчелекне бирми, алтын һәм көмеш ятмаларының муллыгы ягыннан караганда да исемлектә иң алда. Шуларга өстәп, әле бездә ил җитәкчелегенең дә рейтингы һәрвакыт югары. Көтелмәгән фетнә килеп чыкмаса, якынлашып килүче сайлау безгә бик таныш идарәче партиягә һәм президентка җиңү вәгъдә итә. Сәяси планда да тотрыклылык хөкем сөрә ягъни. Мантыйк, үзеннән-үзе, мондый илдә тормыштан зарлануга урын булмаска тиеш, дип искәртә. Россия әле матди байлыклар буенча тагын бик күп позицияләрдә беренчелекне бирми. Сәяси тотрыклылык һәм байлыкның күплеге тормыш дәрәҗәсән билгели торган башка параметрларның да яхшы булуын автомат рәвештә тәэмин итәргә тиеш төсле. Ләкин... Ләкин статистика тормыш дәрәҗәсе буенча без яши торган Ватанга лидерлык таҗы киертергә ашыкмый. Хәтта ки призлы урынга да эләкмибез, беренче унлык турында да хыялланырга гына кала. Җан башына бүленгән керемнәр ягыннан Россиягә бары тик 97нче урын гына эләккән, тормыш дәрәҗәсе буенча да 67нче урын гына. Пьедесталдагы беренче урыннардан түбәнге баскычларга егылып төшүне бик яхшы аңлата торган тагын бер күрсәткеч бар: кеше башына тотыла торган чыгымнар буенча илгә бары тик 72нче урын гына биргәннәр. Бездә халык җитәкчелекне ярата, җитәкчелек кенә никтер халыкны өнәп бетерми булып чыга инде бу. Әллә яратканга күрә тәпәлиме?
ЮНЕСКО статистикасы россиялеләргә “куанырлык” тагын берничә лидерлык позициясе биргән. Доллар миллиардерларының үсү темпы буенча – беренче урын, ә аларның саны буенча АКШтан гына калышып, икенче урынны алганбыз. Икенче урын өчен төшенкелеккә бирелергә кирәкми, чөнки темплар сакланса, озакламый Американы куып җитеп узып та китәчәкбез.
Социаль өлкәгә карый торган башка күрсәткечләр дә сөендерми. Халык сәламәтлеге күрсәткечләре 127нче урынга туры килә, ирләрнең тормыш озынлыгы – 134кә.
Коррупция, ришвәтчелек, казна талау турында мәгълүматлар юк. Әмма җиңүчеләр арасында булачагыбызга шикләнмик. Болар мантый алмавыбызның сәбәбе дип уйларга да була.
Югарыдагы күрсәткечләр ил байлыгының бик җиңел генә олигархлар кулына күчеп баруы хакында да сөйли. Безгә, ягъни гади халыкка, шуңа күрә ил тагарагыннан бик әллә ни чәчелми. Финанс чишмәләре агып тормый, тамып кына тора. Шуңа күрә оптимальләштермичә, билләрне кысып бумыйча ярамый. Һич югында олигархлар күрсәткече буенча гына булса да беренчелекне алу хакына түзәргә туры килә. Аның каравы бу безгә уртача хезмәт хакының югары булуын тәэмин итә. Миллионлаган бонуслар алучы менеджер белән укытучы тиеннәрен кушасың да түгәрәк кенә сан килеп чыга.
Халыкның тоталь бөлгенлектә яшәве соңгы елларда гына түгел, бу инде ике дистә елдан артык дәвам итә. СССРны таркатуга китергән, Россиядә масштаблы геноцид башлап җибәргән һәм аны эзлекле рәвештә дәвам иткән реформаларның тукталачагына өмет юк. Шуңа да киләчәктә дә мантый алмабыз төсле.
Илнең модернизациясе өчен җаваплы түрәләрнең берсе бервакыт технологик үсеш ягыннан артта калуыбызның сәбәбе халыкта дип кыю рәвештә игълан иткән иде. Халык массаларының томаналыгы илгә алга барырга комачаулый дигән фикер салынган иде аның тел төбенә. Техноглогик үсеш ягыннан Россия, чынлап та, артта: Коста-Рика һәм Пакьстан арасына кысылып, 62 нче урында тора. Баштарак түрәнең белдерүе сәер тоелган иде, аны ишеткәч, бераз елмаясы да килде. Инде хәзер саннарга анализ ясап һәм илдәге сәяси хәлне чагыштырып карагач, түрәнең хаклыгына ышандым. Россиядә халык томана гына түгел, чирле дә. Кыйналудан ләззәт алу, җәза бирүчегә мөккибән китүгә бәйле чир бар. Рәсми психиатриядә аны мазохизм дип йөртәләр. Сүз уңаеннан, психик авырулар, картларның һәм балаларның үз-үзен үтерүе, хәтта кол сату кебек күрсәткечләре белән дә Россия лидерлык итә. Болар барысы да диагноз куюны җиңеләйтә. Ил халкы, чынлап та, кыйналуны, түбәнсетелүне, төрлечә хурлауларны үз итә, күрәсең. Ул әле тагын үз-үзен исертеп, тәмәке белән агулап, юл һәлакәтләренә юлыгып та беренчелекне яулый.
Соңгы вакытларда ил күгеннән көн саен диярлек кимендә бер очкыч мәтәлә. Монысының сәбәбе аңлашыла: авиапарк тузган, эштән чыккан, яңа очкычлар алырга беркем дә җыенмый. Шуңа күрә һава һәлакәтләре буенча Россия тагын беренче урында, мондый катастрофалар буенча дөньяның уртача күрсәткечләрен 13 тапкыр узып киткәнбез. Гаҗәп як шунда: кешеләр һаман да оча торган табутларга утырудан туктамый. Бу фактлар барысы да халыкның массакүләм чирле, психикасы сәер булуы турында сөйләмимени?
Ил җитәкчелегенең сайлаулардан-сайлауларга җиңү яулавының сере дә менә шунда. Болар һич кенә дә оста менеджерлар түгел. Табигый байлыклар өстендә утырган илне күтәрәмгә калдырган сәясәтчеләр хакында болай дип әйтеп булмый бит инде. Тик бер нәрсәне таныйк: ил дилбегәсен тотучылар тиңе булмаган нечкә психоаналитиклар. Халык кәефен болар бик оста сизә һәм шуңа нигезләнеп алыштыргысыз идарә итә. Халык исә үзен камчылаганны, кысканны, изгәнне сөя. Бу исә илгә әлегә сәяси тотрыклылык һәм ... дәвамлы матди бөлгенлек вәгъдә итә.
Рәшит ФӘТРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|