поиск новостей
Көн мәзәге
  • Әгәр дә нәчәлнигыгыз сезгә хезмәт хакын арттырам дип әбищәйт иткән икән, димәк, арттырачак, ел саен исенә төшереп тормагыз!

Бүген кемнәр туган
  • 16 Июнь
  • Хәйдәр Бигичев (1949-1998) - җырчы
  • Марат Әхмәтов - дәүләт эшлеклесе
  • Нияз Сабирҗанов - дин әһеле
  • Айсылу Лерон - журналист
  • Ярлы Кәрим (1901-1937) - шагыйрь
  • Гомәр Гали (1900-1954) - әдәбият галиме, язучы
  • Рифкать Закиров (1938-2007) - шагыйрь
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
12.05.2025 Икътисад

"Kazan Halal Market" ярминкәсендә 10 ил җитештерүчеләре үз продукциясен тәкъдим итәчәк

«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә 2025 елның 13-18 маенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» ХVI халыкара икътисадый форумы узачак. Форум кысаларында «Казан» агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market» халыкара сәүдә ярминкәсе узачак.

Россиянең иң зур хәләл сәүдә мәйданчыгында ислам дөньясы илләренең әйдәп баручы компанияләреннән тиешле сертификация белән азык-төлек, кием-салым, аксессуарлар, косметика һәм башка товарлар сатып алырга мөмкин булачак.

Быел ярминкәдә Россия Федерациясенең 15 төбәгеннән 150дән артык компания, шул исәптән Әфганстан, Пакистан, Казахстан, Азербәйҗан, Кыргызстан, Төркия, Иран, Һиндстан һәм Сенегал җитештерүчеләре катнаша, шулай ук 40 меңнән артык кеше булыр, дип көтелә.
 
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 150дән артык «Хәләл» продукция җитештерүче исәпләнә, шуларның 20гә якыны экспорт юнәлешендә эшли.
 
Татарстан Республикасында «Хәләл» продукция җитештерү күләме 10,0 млрд. сумнан артып китә, ул ел саен 10%ка артып бара. 2024 елга Татарстан Республикасының «Хәләл» стандарты продукциясе экспорты 14,0 млн. доллар булды, 2023 елга карата үсеш - 21,7%.
 
Агымдагы елның 4 ае нәтиҗәләре буенча «Хәләл» продукция экспорты 8,0 млн доллардан артык булды, болар - сөт, ит һәм кондитер продукциясе. 2025 елга «Хәләл» продукция экспортлау күләмен 17 млн. долларга җиткерү бурычы куелды.
 
«Хәләл» продукциянең төп импортерлары: БДБ илләре, Монголия, Бразилия, Гыйрак, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Алжир. Алга таба Малайзия һәм Марокко өстәлергә тора.
 
«Хәләл» юнәлеше буенча төп экспортерлар түбәндәге компанияләр: «Акульчев» (кондитер әйберләре), Эссен-Продакшн (кондитер әйберләре, соуслар), «Агросила» холдингы (ит продукциясе), «Кәүсәрр» АХҖК (ит продукциясе), «ВАМИН-Татарстан» (атланма май, сыр), «MLK-GROUP» ҖЧҖ (СОМ).
 
Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.
 
«Kazan Halal Market» 2025 елның 13 маеннан 18 маена кадәр түбәндәге адрес буенча эшләячәк: Казан шәһәре, Аграр ур., 2 йорт. 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр.
 
 
Фото: kazanforum.ru
 
▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы