поиск новостей
Көн мәзәге
  • Җәй ул эшкә барган арада кояшта кызыну чоры.

Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
Архив
 
11.05.2025 Язмыш

«Әгәр телен тыймаса, мин аны өйдән куам»

Юлда йөргәндә кемне генә күрмисең дә, кемне генә очратмыйсың. Әз генә арада күрешкәне дә никтер ачылып китеп күңелен бушата. Юлны иң яхшы психолог дип юка гына әйтмиләрдер. Чынлап та, ераграк юлга чыксак, автобуста булсын, поездда яки самолетта – берәрсе белән сөйләшеп китәсең. Хәл-әхвәл арасында тормыш вакыйгаларын да, бу вакытта башыңны катырган, четерекле нәрсәләр хакында да әйтеп ташлыйсың.

Юлда кеше бөтенләй ят булган берәүгә якыннарына да сөйли алмаган серләрен дә әйтә кайчак. Нигәме? Чөнки юлда очраган кешене кабат күрүең икеле. Аның да бит үз тормышы, үз проблемалары бар. Ә кеше проблемаларын эчкә җыя алмый. Андыйлар чиргә сабыша, үзалдына уйланып йөреп тормыштан ваз кичә, үз эченә йомыла. Менә шунда үзебезне борчыган нәрсә турында кешегә сөйләсәк җиңеләеп калабыз. Җилкәбездән тау төшкән кебек була. Психологлар эше дә әнә шуннан гыйбарәт бит. Кешенең күңелендә булган авырлыкны бетерү, аны авыр уйлардан, үзен гаепле санаудан азат итү...

Мин дә юлда йөреп кайттым. Яңа кешеләр, матур шәһәрләр күрдем. Туйганчы рәхәтләнеп ял иттем. Идел буйлап теплоходта сәяхәт кылырга да форсат чыкты. 
Каютадагы эссегә чыдап булмый. Палубага чыктым. Җил уйный. Рәхәт. Бала-чаганы әти-әнисе һич тыеп бетерә алмый, чыр-чу киләләр. Бер читтәрәк ялгызы басып торган ханымга игътибар иттем. Була бит шундый кешеләр, беренче күрүдән үк үзеңнән-үзең аңа тартыласың. Йөзендә нур уйнап торган, олы яшьтә булуына карамастан, чибәрлеге сакланган ханымның теләсә кемне карата алырлык сөйкемле сөяге бар иде. Аның янына килеп бастым. Ул минем белән күптәнге танышы кебек елмаеп исәнләште. Кая баруымны сорашты. Иделнең хозурлыгына сокланып, су өстеннән чүт кенә югары очкан акчарлакларның балык аулавын күзәтеп, без табигать һәм экология, икътисад мәсьәләләренә дә кагылып үттек. Озак кына сөйләшеп торганнан соң, мин аны чәй эчеп алырга чакырдым. Гөлсем апа белән палубада ук зонт астына урнашкан кечкенә пластик өстәл артына барып утырдык. Мин аннан кая юл тотуын, кайда эшләвен сорадым. Гөлсем апаның зур яшел күзләрендә кинәт чарасызлык, нәрсәнедер исенә төшереп хафалану галәмәте чагылып китте. Ә йөзе бик ямансу, моңлы булып калды. Әйтерсең күзләренә дулкынланып җилкәсенә яткан кара чәченең шәүләсе төште. 
 
– Гомер буе укытучы булып эшләдем, апаем. Эшемне яратам. Ярый әле шул эшем бар. Барлык кара уйларым тарала эшкә килгәч. Бала-чага белән юанып көнем үткәнне сизми дә калам. Өйдә бик авыр булганда да эштә онытылам. Быел бигрәк кыен булды. Элек берәрсе шундый хәлгә тарырсың дисә ышанмаган булыр идем. Гаиләм таралып, пыр тузып бетте. Әллә ни булды шунда. Күз тиде, ахры, – дип сөйли башлады Гөлсем апа. – Мин үзем гаиләдә бер кыз үстем. Шулай да иркә булмадым. Өйдәге һәр эшкә кулым ятты. Әнием гел әйтә иде, балакаем, кем бәхетләренә генә үсәсең икән дип. Унҗиде яшемдә авылда туй табынына чәк-чәк пешерергә олы, тәҗрибәле апалар белән бергә мине дә дәшәләр иде. Тик мин беренче иремнән уңмадым. Укып бетерү белән чыктым шуңа. Кызым туды. Ирем эчкәли башлады. Кул да күтәрде. Баштарак әниләргә белгертмәдем. Белгәч, үзләре үк килеп алып киттеләр. Шулай итеп биш яшькәчә кызымны үзем генә үстердем. Әтиемнең бик яхшы дусты мине бик ярата иде. Язмышыма уфтанып жәлли иде. Шул абзый мине бер ир белән таныштырды. Хатыны авырып үлеп киткән. Ике баласы калган. 
 
Илһам минем идеалым булып чыкты. Бик ошаттым үзен. Ул да миңа тартылды. Эчми-тартмый. Тырыш. Эшендә хөрмәтле. Минем кызымны үз уллары белән бер күрде. Бер елдан мин тагын бер кыз алып кайттым. Дүрт баланы тигез күтәрдек. Шул балалар өчен тырышып яшәдек. Бар өметебез, бар ышанычыбыз аларда иде. Кызым Сәрияне зурлап туй ясап кияүгә бирдек. Кияүнең башка милләттән, фәкыйрь генә гаиләдән булуы йөрәккә ятмады инде минем. Илһамга ул бөтенләй ошамады. Кызыбыз ”яратам” дип чәбәләнгәч,  үкенечле булмасын дип ризалаштык. Ул арада бик зур тырышлыклар белән ике катлы йорт күтәреп кердек. Мин эш урынымда күтәрелдем. Тагын да тырышыбрак, күңел биребрәк эшли башладым. Илһамның уллары мине әни дип үстеләр. Минем белән серләрен дә уртаклашалар иде. Яратып үстердем, какмадым. Атасын яратсаң – баласы да якын була икән. Олы улыбыз өйләнәм дип кыз алып кайткач, елап та алдым. Бик тә яннан җибәрәсе килмәде. Тик һәркемнең үз оясы булырга тиеш бит. Улыбызга фатир алып бирдек. Киленнең чаялыгы йөзенә чыккан иде. Чибәрлеге дә чамасыз. Аерым торсалар да, көн дә диярлек килеп тордылар. Менә берзаман Сәриям ире белән еш талаша башлады. Миңа да кереп елый. “Әни, ул миңа хыянәт итә. Мин сизәм, кем икәнен генә белмим”, – ди. Мин: “Сабыр бул. Кулыңда яшь балаң бар. Ялгышасыңдыр”, – дим.  Кияү белән дә сөйләштем. Анысы: “Әни, ни сөйлисең, мин бит Сәрияне үлеп яратам”, – ди. Шуннан тынычландым инде. Тик балаларның ызгышы гына басылмады. 
 
Быел җәй башы белән кияү Сәрияне авылга илтте. Илһамым командировкада. Малайлар эштә. Кече кызны диңгезгә җибәргән идек. Мин никтер ул көн эштән иртәрәк кайттым. – Боларны сөйләгәч, Гөлсем апа туктап калды. Авыр сулап миңа карады, хикәясен дәвам итте. – Сәрияләр бүлмәсендәге сәер тавышларга игътибар итеп, ишекне шакып та тормыйча ачып җибәрдем. Йа Хода, кияү белән киленемне иң кирәкмәгән чакта ятакта күрдем. Бу минем өчен шок булды. Килен тиз генә шәрә тәнен җәймә белән каплап ваннага ыргылды. Кияү бите белән мендәргә капланып ятты. Мин барысын да Илһамга сөйләдем. Улыбыз да белде. Киленне шул ук көнне куып чыгарган. Сәриябез бу хәлләрдән соң бик бетеренде. Кияү аерылып кайтып китте. Малай белән кызыбыз үзара талаша башладылар. Бер-берсен гаеплиләр. Илһам исә егерме ел буена беренче тапкыр миңа: “Әгәр синең кызың телен тыймаса, мин аны өйдән куам. Минем малайга җикеренәсе булмасын”, – дип кычкырды. Бу хәлләрдән бик нык үртәлеп, үзем дә чиргә сабыштым. Өйдә гел җәнҗал. Илһамым белән мөнәсәбәтләр шартлап өзелергә торган җеп ише хәзер. Малай, киленне куганнан соң, эчә башлады. Илһам монда да мине гаепли. Ә мин ни эшләргә белмим. Менә әнием янына кайтып барыш. Шәһәр җиренә килеп торуны гел өнәмәде инде. Сәриям дә бала белән җәй буе шунда. Кайтам әле. Әни янында, бәлки, йөрәгем ял алыр, – сүзен шулай дип тәмамлады Гөлсем ханым.
 
Теплоходтан бергә төштек. Гөлсем апа, туган ягына кайту бәхетеннән ахры, пристань баскычыннан йөгерә-атлый менде. Шунда хушлаштык та.  Мин аңа җан тынычлыгы табуын, сабырлык теләдем. Башка бер дә күрешмәячәгебезне белсәк тә, бер-беребезне кунакка чакырыштык. Гөлсем апа үз авылына кайтып китте, мин, аның кыйссасын күңелемнән кичереп, үз юлыма кузгалдым.
 
Фото: ru.freepik.com

Чулпан НАСЫЙРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 11.05.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы