поиск новостей
Көн мәзәге
  • Бары тик Казанда гына автобус тукталышлары мондый тәртиптә урнаша ала: “Солнышко”, “Дружба”, “ЗАГС”, “Роддом”

Бүген кемнәр туган
  • 21 Май
  • Фәрит Бикчәнтәев - режиссер
  • Ринат Суфиев (1939-2007) - язучы
  • Альбина Апанаева - җырчы
  • Галия Кайбицкая (1905-1993) - актриса
  • Чулпан Гарипова - журналист
  • Хатип Госман (1908-1992) - язучы
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
Архив
 
10.05.2025 Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев: «Калкансыман биздә ике якта да онкология. Бөтен анализларны тапшырдым...»

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Республика клиник онкологик диспансерында булып кайткан иде. Бу хакта ул социаль челтәрендә язылучыларына сөйләде.

“Берегез дә бу юлны таптамагыз! Дуслар, язмышымның тагын бер сынавы. Аллаһы Тәгалә кешегә гомер биргәч, сынауларын да бирә. Тик нинди генә сынау булса да, без бирешергә тиеш түгел», – диде ул. Фирдүс Тямаевка нәрсә булган? Бу сорауны җырчының үзенә бирдек.

– Фирдүс, онкологик диспансердан хәбәргә чыккан идегез. Нәрсә булды соң?
 
– Миндә онкология таптылар. Калкансыман биздә ике якта да онкология. Бөтен анализларны тапшырдым. Бернинди төшенкелек юк. Бергә булганда барысын да җиңеп чыгабыз. Хәзер тикшерүләр узып торам. Петербургта операция ясау турында да сүз кузгатканнар иде. Әлегә туктадык, күзәтеп торырга куштылар. 
 
– Бу хәбәр аяз көндә күк күкрәгән шикелле...
 
– Эстрадага килгән чорымда нерваларны шактый какшаттылар. Сез белмәгән сынаулар да бар. Милләтпәрвәр кеше һәрвакыт йөрәге, күңеле белән әрни. Барысын үзе аша үткәрә. 
 
– Сез сәхнәдә җырлыйсыз, биисез. Барысы да яхшы кебек тоела. Ә күңелегездә?
 
– Кемгәдер, бәлки, ярдәмем дә тиядер. Ярдәм итмичә тормыйбыз. Кызым тууы кебек шатлыклы мизгелләрем яман шеш булудан саклап калгандыр. Иң мөһиме – яман шеш түгел. Әле барысын да җайга салып була, шуңа кәефне төшермим. Әмма онкология булуы – факт. 
 
– Махсус хәрби операциядә катнашучылар янына да барырга уйлыйсыз дип ишеттем. Хакмы?
 
– Казан концертыннан 1 миллион сумны махсус хәрби операциядә катнашучыларга дип ниятләп, алып куйдым. Безнең авылдан 40ка якын егет шунда. Алар белән гел хәбәрдә торабыз, мин берничек читтә кала алмыйм. “Абый, прицел, тепловизор кирәк”, – диләр икән, табарга тырышабыз. Берсе дә арзан түгел. Безнең егетләрне бик каты утта тоттылар. Аларга тиз арада квадроцикл кирәк булды. Әлегә 550 меңгә сатып алырга сөйләштек. Аллаһ бирса, үз кулларым белән илтеп тапшырасым килә. 
 
– Хәрбиләр турында яңа җырлар чыгара башладылар. Сез моны хуплыйсызмы?
 
– Бу һәр кешенең күңелендә. Җырчылар милләтпәрвәрлек турында онытырга тиеш түгел. Мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм. Әгәр минем үрнәгем кемнеңдер күңелен уятып җибәрә икән, шатланам гына.
 
– “Күлмәгең матур икән” җырының сүзләрен тәнкыйтьләүчеләр дә булды. Нәрсә дип җавап бирер идегез?
 
– Без, беренче чиратта, артистлар. Тәнкыйть булырга тиеш. Ришат белән Марат чәчләрен бөдрәләттеләр. Аны “карга оясы” дип әйтүчеләр булды. Мин аларга алай дип әйтмим бит. Үзләренә ошый икән, эшләсеннәр. Күлмәккә, җырга бәйләнергә мөмкиннәр. Артистка үзен яңартып тору мөһим. Җырлар да тема, яңгыравы ягыннан төрле булырга тиеш. Җырчы тәнкыйтькә бирешергә тиеш түгел. 
 
– Татнефть-аренада концерт оештырырга уйламыйсызмы?
 
– Июль-август башларында концерт оештырырга исәп бар. Бу шулай ук стадион форматы, дискотека булачак. Миңа йә еларга, йә “юләрләнергә” инде. Монда дискотека булгач, “юләрләнәчәкбез”. Быел Казанда, Уфада һәм Нефтекамскида дискотекалар оештырган идем. Анда яшьләр генә түгел, урта буын да рәхәтләнеп килә. Безнең өлкәдә проблемалар җитәрлек. Күп кенә авылларда мәдәният йортлары эшләми. Концертлар куелмый, дискотека оештырылмый. Без дә авылларга йөрмибез, безне дә гаепләргә кирәк. Авыл бетсә, тел, гореф-гадәтләр бетә. Шәһәр берничек тә телне саклый алмый. Авылда чын гореф-гадәтләребез саклана. Авыл бетсә, ясалмалыкка кайтып калачакбыз. Хәзер халык миллилеккә сусаган. Дискотекада гап-гади бию такмакларын куям, бөтенесе бии.
 
Быел концертларымда милли кием, җырлар күбрәк булды. Һәр елны концертка милли кием киеп килгән кешеләргә бүләкләр бирәбез. Яшьләр арасында калфак, читек киючеләр аеруча Татарстаннан читтә концерт оештырганда сизелә. Әстерхан, Самарада булдым. Казахстаннан бер төркем тамашачылар милли киемнәр киеп килгәннәр иде. Милләт язмышына битараф булмаган кешеләр булуы сөендерә. Концертны йомгаклап флагны күтәреп “Татарлар” җырын башкарам. Бу җырны җырлаганда күпме күз яше күрәм. Без татар дип горурланып яшәргә тиеш. Динебез, телебездән оялмыйк. Үзенең телен, илен яраткан кешеләр – бәхетле.

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 10.05.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы