|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.05.2025 Дин
![]() Тормышта бәрәкәт артсын өчен нишләргә?Бәрәкәте булсын! Иң еш әйтелә торган теләкләрнең берсе бу. Әмма бәрәкәт дигәндә, һәркемнең – үз бизмәне. Берәү бер тәлинкә аштан да тук булырга, икенче берәүнең ике-өч тәлинкә аш ашаса да тамагы туймаска мөмкин. Алтын урталык кайда? «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән шул хакта сөйләштек. – Тормыштагы бәрәкәтне нәрсә киметә? – Бәрәкәтне Аллаһы Тәгалә бирә. Без күбрәк игелек кылып, Раббыбыз кушкан әмерләрне никадәр төгәл үтәсәк, тормышыбыз да шулкадәр бәрәкәтлерәк була. Аллаһы Тәгаләдән ераграк булган, күбрәк гөнаһ кылган саен исә бәрәкәт тә кими. Шуңа күрә һәрбер биргән нигъмәте өчен Ходайга шөкер кылып, һәрбер адым, ашаган һәр ризык өчен, исән-сау булуыбыз өчен Аллаһы Тәгаләгә һәрчак рәхмәтле булырга кирәк. – Замана кешесенең бөтен нәрсәсе бар диярлек. Әмма адәм баласы гел канәгатьсезлек белдерә. Моны да тормышта бәрәкәт булмаудан, дип әйтеп буламы? – Әлбәттә. Уенын-чынын бергә кушып, бер генә мисал. Хатыннарыбыз өсте-өстенә кием өелеп торган шкафны ача да кияргә әйбер юклыктан зарлана. Ә бит заманында әниләребез, әбиләребез юклы-барлы бер-ике күлмәген дә саклап, кадерләп кия иде. Раббыбыз Аллаһка шуның өчен рәхмәтле булалар иде. Бүген әнә шул шөкер итү җитми. – Тормышыңда бәрәкәт артсын өчен нәрсә эшләргә кирәк? – Иң беренче чиратта без Раббыбыз Аллаһның бөтен фарызларын үтәргә тиеш. Бу очракта намаз уку, ураза тоту, хаҗга бару, зәкәт бирү, сәдака бирү турында сүз бара. Болар бар да – тормыштагы бәрәкәтне арттыра торган гамәлләр. Игътибар иткәнегез бардыр: бер сум сәдака бирсәң, Аллаһ аны арттырып бирә. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Кем хәерле һәм тыныч тормыш теләсә, туганлык җепләрен өзмәсен», – дигән. – Йортта бәрәкәт артсын дип, өйгә ниндидер сын, рәсем элү – гөнаһмы? – Йорттагы бәрәкәт ниндидер сыннан, рәсемнән тормый. Алар гөнаһка гына китерә. Пәйгамбәребез: «Әгәр өйләребездә җанлы рәсемнәр булса, ул йортка фәрештә кермәс», – дигән. Фәрештә булмаган җиргә исә җен-шайтан ияләшә. Андый йортта тынычлык та, бәрәкәт тә булмый. Хәтта өй эчендә эт асраган кешенең дә өенә фәрештәләр килми. – Кояш баткач, идән себерсәң, йорттан бәрәкәт качар, диләр. Бу чынлап та шулаймы? – Чынлап та шулай. Пәйгамбәребез: «Кояш баткач, шайтаннар чыга», – дигән. Безнең белән бергә җеннәр дә яши. Караңгыда идән себереп, без аларга да зыян китерергә мөмкинбез. Шулардан сакланыйк. Кояш баткач, идән себерсәң, йорттан бәрәкәт качар, дигән сүз дә шуңа бәйле. Фото: ru.freepik.com
--- |
Иң күп укылган
|