|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.05.2025 Икътисад
![]() Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы: тармакны кадрлар белән тәэмин итү инструменты буларак максатчан укыту«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Татарстан агросәнәгать комплексы: яшь белгечләр өчен яңа офыклар. Авылны үстерү инструменты буларак максатчан укыту” темасына матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Алмаз Гамиров, КДАУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев, КДАУның уку эше һәм цифрлаштыру буенча проректоры Андрей Дмитриев, Азнакай политехник техникумы җитәкчесе Роберт Хөснетдинов һәм «Союз-Агро» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Гаяз Миңнехуҗин катнаштылар. Чарада катнашучылар максатчан укыту һәм аның яшь кадрлар өчен кызыклы булуы турында киңрәк итеп фикер алыштылар. “Авыл хуҗалыгы - икътисадның динамикалы үсештәге, алдынгы яңа технологияләр һәм чишелешләр даими кертелә торган тармагы ул. Яңа технологияләр ярдәмендә республика күп кенә күрсәткечләр буенча лидер булып тора. Алга таба үсү һәм яңа югарылыкларга ирешү өчен, технологияләр белән беррәттән, тармакны алга этәрүче квалификацияле һәм тирән мотивацияле кадрлар да кирәк”, - дип ассызыклады Алмаз Гамиров.
“Белгәнегезчә, 20 июньнән югары уку йортларына кабул итү кампаниясе эшли башлый. Казан дәүләт аграр университеты агрономия, ветеринария, урман хуҗалыгы, биотехнология, зоотехния, экология, роботлаштыру һәм автоматлаштыру, АПКда мәгълүмат системаларын проектлау һәм гамәлгә кертү өлкәсендә белгечләр әзерләү буенча әйдәп баручы югары уку йорты булып тора”, - дип сөйләде Илшат Нуриев.
“Аграр сектор өчен студентларны максатчан әзерләү - бу тармакның кадрларга булган ихтыяҗын тәэмин итәргә һәм университет белән эш бирүчеләр арасында тотрыклы элемтә булдырырга мөмкинлек тудыра торган мөһим инструмент.
Абитуриент, максатчан нигездә укып, оешма (заказчы) белән шартнамә төзи, югары уку йортында бюджет нигезендә укый, эш бирүчедән ярдәм ала, ә университетны тәмамлагач, шул предприятиедә гарантияле эшкә урнаша. Абитуриент 20 июньнән «Работа в России» платформасында максатчан укуга заказчыларның тәкъдимнәре белән мөстәкыйль рәвештә таныша ала, аларны өйрәнә, контакттагы затлар белән элемтәгә керә ала, шартнамәләрдә билгеләнәчәк конкрет шартлар буенча сораулар бирә һәм университетка керү өчен тутырыла торган документлар пакеты белән бергә максатчан укуга гариза бирә ала”, - дип билгеләп үтте ул.
“Бүген без, укуларын тәмамлагач, авылга эшкә кайтырлык белгечләр әзерләүдә максатчан укытуның никадәр мөһим булуын, шулай ук «Работа в России» платформасында билгеләнгән срокларда тәкъдимнәр кертүне активлаштырырга кирәклеген оешмаларның һәм предприятиеләрнең тагын бер кат исләренә төшерәбез”, - дип ассызыклады Илшат Нуриев.
Гамиров әйтүенчә, якындагы елларда республикада ике меңнән артык яңа эш урыны булдыру күздә тотылган эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Әлеге заманча оешмаларда эшләү өчен бүген үк белгечләр әзерләргә кирәк. Максатчан укыту тармакны кадрлар белән тәэмин итү өчен нәкъ менә шундый инструмент булып тора.
“Шундый фикер яши, янәсе, авыл хуҗалыгы тармагында кадрлар кытлыгы, беренче чиратта, хезмәт хакларының түбән булуына һәм агрария һөнәренең дәрәҗәсе түбән булуга бәйле. Әмма бүгенге көндә вәзгыять үзгәрде. Хезмәт хаклары ел саен тотрыклы рәвештә артып бара: агросәнәгать комплексында уртача айлык хезмәт хакы 58,9 мең сум тәшкил итә, бу узган елга караганда 22%ка күбрәк. Шул ук вакытта республиканың алдынгы предприятиеләрендә хезмәт хакы 75 мең сумнан артып китә. Мәсәлән, "Продпрограмма" АПКсында уртача хезмәт хакы 94,8 мең сум тәшкил итә. Шунысы сөендерә, югары хезмәт хакы булган предприятиеләр саны көннән-көн арта бара”, - диде Алмаз Гамиров.
«Союз-Агро» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Гаяз Миңнехуҗин әйтүенчә, барлык белгечлекләр буенча да белгечләр кирәк. Иртәгә пенсиягә чыгарга яки авырып китәргә мөмкин булган гади слесарь-ремонтчыны, инженерны, хәтта предприятие җитәкчесен алыштырырлык кешеләр кирәк. Ә аларны кем алыштырыр соң? Россия буенча авыл хуҗалыгы, хәтта Европа һәм дөнья буенча да авыл хуҗалыгы шундый проблема кичерә. Ишеткәнемчә, Россиядә кешеләр 5-6 млрд сумлык сөт-товар комплекслары төзегән, ә төп белгечләре юк. Алар теләсә нинди акча түләргә әзер, әмма, кызганыч, бу мәсьәләне хәл итәргә әзер булган хезмәт сөючән яшьләр юк”, - дип ассызыклады ул.
“Әлбәттә инде, “Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү” илкүләм проектының “АПК өчен кадрлар” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында да эш алып барыла. Бу чаралар тармакны үстерү һәм кадрлар җәлеп итү өчен барлык кирәкле шартларны тудырырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип ассызыклады Алмаз Гамиров.
![]()
--- |
Иң күп укылган
|