|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.08.2011 Ир белән хатын
Ир-атка нәрсә җитми?Хатын-кыз үзенә нәрсә кирәген белә кебек. Белмәгән очракта да, кибетләрдә кирәк булган әйберсен бик тиз эзләп таба. Ир-атка нәрсә кирәк соң? Хатын-кыздан алар ни көтә һәм нәрсә өмет итә? Галимнәр бу өлкәдә дә җитез булып чыкты. Кызыксынган соравыма җавапны бик тиз эзләп таба алдым. Фәнни тикшеренүләр нәрсә ачыклаган соң?
Ир-ат аңында аңлау һәм ярдәм буларак аңлашылган наз кирәк икән ирләргә. Әти-әни белән аерылышуны кызларга караганда малайларның авыррак кичерүе инде күптән билгеле. Үсә төшкәч тә килеп чыккан бәхәсләрдә ир-ат тизрәк кабынып китә. Физик яктан көчле булган ир-ат өчен ялгызлык та авыррак бирелүе мәгълүм. Психологик проблемалар килеп чыкканда, хатын-кыздан аермалы буларак, мәсьәләне чишү юлын түгел, ә юану юлын эзләүләре дә ирләрнең нәзберек булуларына тагын бер дәлил.
Физиологик яктан ир-атлар тәне авыртуны катырак сизә һәм алар авыр психологик ситуацияләрдән чыгуга яраклашмаган. Бәлки болар малайларны кечкенә вакытта ук хисләрне аерырга түгел , ә түзәргә өйрәткәнлектән киләдер?
Шуңа күрә, аң төпкелендә булса да ир-ат хатын-кыздан аңлау һәм наз көтә. Вакыт-вакыт ирегезнең эше турында сораштыргалагыз. Соравыгызга җавап авыз эченнән генә, аңламаслык булса, берничә көннән тагын кабатлап сорый аласыз. Ир кеше мактанып алыр өчен булса да хатынының аның белән кызыксынуын көтә. Ир кешене мактап алу да зур әһәмияткә ия. Ир-атларның мактауга булган ихтыяҗын күз алдына да китерү кыен икән. Мактау ирләрнең бөеклеген тану буларак кабул ителә.
Хатын-кыз аңында ирләр - матурлык күрә белми торган халык. Чиста, пөхтә, матур, уңайлы кием яки фатир хатын-кызларга гына кирәк кебек. Юк икән шул. Дөрес, уңайлылык төшенчәсе астында да “ирләрчә” караш ята. Баксаң, үз йортында үзенә карата булган алыштыргысыз җылы мөгамалә, йомшак тапочкалар кебек вак әйберләр ирләрне өйгә иртәрәк кайтырга тартып тора торган факторлар икән. Эштән “кадерлем, акыллым, алтыным” дип “балланып” каршы алган хатынны акыллы ир-ат беркемгә дә алыштырмас.
Хатын-кызда ир-атны беренче булып нәрсә җәлеп итә икән? Тикшеренүләр шуны күрсәтә: бу сорауга булган җаваплардан да каршылыклырак фикерләр юктыр.
Кайберәүләр - чәч, башкалар - күкрәк, өченчеләр - гәүдә төзелеше, дүртенчеләр – борынның нинди булырга тиешлеге турында уйлый. Хатын-кыз тәненең бер генә җире дә бу тикшеренү нәтиҗәләреннән читтә калмаган. Моннан шундый нәтиҗә ясарга була: ир-атларны тән төзелеше түгел, башка нәрсә җәлеп итә икән.
Кешелекнең көчле яртысын хатын-кызлардагы мөлаемлык, сөйкемлелек аяктан ега икән. “Сөйкемлелек нәрсә соң ул?”, дигән сорауга ир-атлар җавапны үзләре дә белми. Бер нәрсәне генә искәртәсем килә – ир-ат үзе кабул итә алмаган начар гадәтләре булган хатын-кызны сөйкемле дип атый алмый. Мәсәлән, буялган озын тырнаклар, тәмәке тартучы хатын-кызлар ир-атка ошамаса, күпме генә гашыйк булмасын, каршылыклар аң төпкеленнән кайчан да булса килеп чыгачак.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, ир-атларны соңгы мода буенча киенгән хатын-кыз түгел, гади, матур, гүзәл затлар кызыксындыра. Аларны ымсындыра торган кием итеп сыланып торган блузка, ерыклы озын итәк һәм үкчәле туфлиләр санала.
Ир-атлар өчен хатын-кызның түшәктә үз-үзен ничек тотуы аеруча да мөһим икән. Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр үзара тыгыз бәйләнгән. Юкка гына хатын белән ир бер-берсенә яхшы дус та, яхшы сөяркәләр дә, яхшы ир яки хатын булырга тиеш дип әйтмиләрдер.
Чын ир-атлар бар яктан да булган хатын-кызны ярата. Шуңа күрә, ирешкән уңышларыгызны алардан яшермәгез. Акыллы булуыгызны һәрвакыт күрсәтеп, белгәннәрегез белән горурланып яшәгез. Хатын-кызның сизгерлеге һәм хисле булуы өстенә, интеллектуаль яктан көчле хатын-кыз алдында ир-ат үзен көчсез итеп тоярга мәҗбүр. Вакытында ир-атны мактап һәм ярдәм итеп торган очракта, акыллы ир табигать биргән көчсезлеге белән килешеп, ул уйлап та өлгермәгән нәрсәләрне алдан сизә белүегезгә соклана башлар. Шул ягы бар, табигать биргән сизгерлекне ир-атны кимсетү өчен куллану - зур бәхәсләр башы булырга мөмкин.
Тәмле тел – җан азыгы, диләр. Хатын-кызны “юха елан”га тиңләүчеләр дә бихисап. Иң мөһиме, тәмле сүзләр йөрәктән булсын. “Йорт салырга” җибәрелгән көчле зат - ир-атларны назлап, мактап, үстереп, аларга көч биреп яшәгез. Күпме генә “хатын-кызга игътибар кирәк ” дип тәкърарласак та, ирләрне дә үз игътибарыгыздан читтә калдырмагыз. Чөнки ирләргә җитми торган иң мөһим нәрсә – игътибар икән, ләбаса.
Алена НИЗАМОВА |
Иң күп укылган
|