|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
07.05.2025 Хәвеф-хәтәр
Яр Чаллыда бер ир-атның башына коточкыч зур мөгез үскәнТатарстанның Яр Чаллы шәһәрендә бер ир-атның башыннан “шайтан мөгезе”н алып ташлаганнар. Ул берничә ел мөгез кератомасы белән яшәгән, әмма соңгы арада ул аңа йокларга комачаулый башлаган. 30 яшьлек ир медикларга сөйләвенчә, бу сәер нәрә аның башында 2022 елда үсә башлаган. Тәүдә бу “мөгез” аны әллә ни борчымаган. Шеш коточкыч нык үсеп, еш башы авыртып җәфалагач, нормаль йоклый алмый башлагач кына ир-ат табибларга мөрәҗәгать иткән. “Шайтан мөгезе”н Яр Чаллы шәһәренең 5нче санлы дәваханәсенең кан тамырлары хирургы Рузил Хөрмәтуллин алынган. Табиб сүзләренчә, 25 ел практикасында ул мондыйны тәүге тапкыр күргән. Халык телендә “шайтан мөгезе” дип йөртелгән кератомалар, гадәттә бәләкәй була һәм әллә ни хәвеф белән янамый, әмма бу очракта шеш 11 сантиметрга кадәр үскән һәм арытаба аны җәрәхәтләгән очракта ул яман шеш төренә күчә хәвефе барлыкка килгән.
Ир-атның кератомасын алып ташлаганнар һәм башкача үсмәсен өчен “мөгез” үскән урынны яндырганнар. Бүгенге көндә ул якыннары белән өйдә инде, - дип хәбәр итә SHOT Telegram-каналы.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|