поиск новостей
  • 14.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 28.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 29.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 30.03 "Халык җәүһәрләре" Гала-концерт. Тинчурин театры бинасы, 19.00, 6+
  • 31.03 "Кияу урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Март
  • Габдрахман Сәгъди (1889-1956) - әдәбиятчы
  • Равил Фәхретдинов (1937-2014) - галим, язучы
  • Газинур Фарухшин - җырчы
  • Ислам Беляев (1926-1986) - язучы
  • Ицхак Горелик - дин әһеле
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
06.05.2025 Хәвеф-хәтәр

«Машинаның сул як ишеге эчкә баткан, көпчәгенә зыян килгән...»: сабак алмыйлар һаман

5 май көнне күңелсез хәл килеп чыкты, дөресрәге авариягә эләктек. Гадәттә, ирем эштән соң кайткан көннәрдә юлаучы машина йөртүчеләргә язам. Чөнки Салават Күперенә кайтыр өчен дә ике автобуска утырырга кирәк.

Ә биредә җайлы гына, шул ук бәягә рәхәттә кайтасың. Эштән соң чыктым да, машинаның арткы пассажир утыргычына утырдым. Шунда ук иминлек каешын эләктердем. Никтер "Алла сакласын, әллә ниләр булырга мөмкин бит" дигән уй йөгереп үтте. Юкка булмаган икән. Краснококшайскийга барып җитмәстән, күрше полосадан ягъни сул яктан (безнең шофер автобус полосасыннан җилдерә иде) КаМАЗ безне кысрыклый башлады. Үзе ыжгырып бара. Күрәсең, безнең полосага күчәргә теләгән. Бермәлне китереп бәрмәсенме. Шул вакытта ниләр уйлаганымны хәтерләмим дә. Бәрелү аркасында безнең машина 180 градуска борылды да куйды. Бары могҗиза гына безне җитдирәк зыяннан коткарды. Бәхеткә, әйләнә-тирәдә бер генә машина да юк иде. Югыйсә, шундый тыгымда без башка машинага эләгергә мөмкин идек. Яки мондый бәрелүдән соң, хәтта әйләнеп каплана. 

Бәхеткә, тәҗрибәгә ия булган безнең шофер машина белән идарә итүне югалтмыйча, рульне тотып калырга өлгерде. КаМАЗ йөртүчесенә килгәндә, сүзләр җитми. Күрәсең, ул телефоннан аралашкандыр. Югыйсә, бәлки, безнең машинаны күргән булыр иде. Авариядән соң машина эчендә булган өчебез дә бер минут булгандыр тын гына утырдык та, шуннан соң аңга килдек. Урамга чыккач та, КаМАЗ шоферы яныбызга килде. Гафу үтенде. Мин шаккатып: "Шулай йөрергә ярыймы инде?", дип куйдым. Карасак, машинаның сул як тәрәзәсе эчкә баткан, көпчәгенә зыян килгән. 
Өйгә ничек кайтып җиткәнемне, чыннан да, хәтерләмим. Гүя томанда, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт фәрештәләре саклагандыр.
Менә шундый очраклардан гыйбрәт алып, тормышның бер мизгел икәнен аңлыйсың һәм төшенәсең.
 
КаМАЗ, ГАЗель йөртүчеләрнең дуамал, кызу йөртүләренә күпме зар ишеткәнем бар. Ә бит менә шундый аварияләрдән берсе дә сабак алмый. Көн саен зур йөк машиналары катнашындагы юл һәлакәтләре теркәлеп тора. Кызганыч, кайсылары кеше үлеменә дә китерә. Ә болар артында кемнеңдер ашыгуы тора. Зур йөк машинасы уенчык түгел, ләбаса. Руль артына утыргансың икән, син үзең өчен түгел, башкалар иминлеге өчен мең кат җаваплы.
 
Үзем күпме һәлакәт турында язып, мондый хәлгә юлыгырмын дип башыма да китермәдем. Әмма, чыннан да, бәла аяк астында икән. Беркемне дә аямый ул. Исән-имин булыйк, иң мөһиме, юлда йөрүчеләр җаваплылык турында онытмасын иде. 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 06.05.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы