поиск новостей
  • 22.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 23.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.05 "Сагынырсызмы?" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.05 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 12+
  • 26.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.05 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.05 "Тормышмы бу?" Камал театры (яңа бина), 19.00, 18+
  • 28.05 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 29.05 "Дуслар җыелган җирдә" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 29.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 30.05 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 30.05 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 31.05 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 22 Май
  • Фәрит Мөхәммәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Шәмсетдинов - актер
  • Нәзифә Кәримова - язучы, журналист
  • Разил Камалов - баянчы
  • Фәридә Ишморатова - журналист
  • Лилия Мингулова - җырчы
  • Гөлия Хәмәтгалиева - җырчы
  • Илдар Әхмәдиев - рәссам
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
07.05.2025 Киңәш-табыш

Суганның кайсы төре файдалырак?

Суганның кеше организмы өчен бик файдалы булуын күпләр беләдер. Шуңа да бакчачылар иртә яздан көзгә кадәр аның берничә төрен үстерә.

Батун суган — күпьеллык. Ул туклыклы матдәләрне туфракта кышлаучы суганнарында туплый. Бакчада кар эреп бетү белән үк аның яшел кыяклары күренә башлый. Полиэтилен япмалардан файдаланганда күпьеллык суганнарда яшел кыяклар чыгу шактый тизрәк була. Батун суганны рәтләр белән 20 сантиметр ара калдырып чәчәләр. Орлыкларны черемә белән күмдереп чыгалар. Күпьеллык өчен аны июльдә чәчеп куялар. Иртә яздан полиэтилен астына чәчкәндә беренче тапкыр август аенда җыялар. Киләсе язга ул үзе чыга. Бер урында бу суганны ике-өч ел үстерергә мөмкин. 

Шнитт суган каурыйсыман йомшак кыяклы, аны иртә яздан көзгә кадәр ашарга ярый. Бу суган кыска гына тыгыз кыяклар булып үсә, алсу-аксыл-шәмәхә төстәге матур чәчәкләр дә чыгара. Шнитт суган утыртасы урынны тирән итеп казыйлар һәм бер квадрат метрга биш-алты килограмм тирес кертәләр. Орлыкларны яз көне чәчәләр. Соң чәчеп, үсемлек бер-ике кыяк кына чыгарып өлгергән булса, кышын өши. Өч-дүрт еллык суганны төпләре белән бүлгәләп тә утыртырга да була.
 
Слизун суган — шулай ук күпьеллык үсемлек. Аны бер урында алты-җиде ел үстереп була. Слизун суганның кыяклары яссы, киң, йомшак, сусыл, озак катмый һәм тупасланмый, тәме дә артык ачы түгел. Аның кыяклары витаминнарга, төрле тозларга бай, тимер аеруча күп. Азканлылык авыруы вакытында файдасы тия.
 
Слизун суган - салкынга чыдам, дым яратучан үсемлек. Аны язын яисә җәй көне август башыннан да соңга калмыйча чәчәләр. Тишелеп чыккач, үсемлекләрне сыер тизәген 1:8 нисбәтендә суга бутап, өстәмә тукландыралар. Яшь суганны иртәрәк алу өчен язын туфрак җылына башлаганчы ук полиэтилен белән каплыйлар.
 
Күпьяруслы суганны "мисыр суганы", "мөгезсыман суган" дип тә йөртәләр. Суганның кыяклары язгы кояш карау белән күтәрелеп китә, полиэтилен астында аеруча тиз үсә. Кыяклары тәмле, сусыл, аларда 80-90 процентка кадәр С витамины бар. Бу суган 40 градус суыкта да өшеми, - дип яза "Кызыл таң" сайты.
 
Зөлфия Фәтхетдинова
Фото: ru.freepik.com
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 07.05.2025
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы