поиск новостей
  • 14.05 "Гөргөри кияүләре" Камал театры (иске бина), 19:00, 12+
  • 14.05 "Сезне Ватан Онытмас!" Тинчурин театры, 11:00, 6+
  • 14.05 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 14.05 "Йосыф" Кариев театры, 18:30, 16+
  • 15.05 "Башмагым" Камал театры, 19:00, 16+
  • 15.05 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18:30, 12+
  • 16.05 "Зәңгәр шәл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 16.05 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 16.05 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 17.05 "Килмешәк" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
  • 17.05 "Өйләнәм.tat" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 17.05 "Әлифба: хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 11.00, 3+
  • 17.05 "Ханума" Кариев театры, 10.30, 16+
  • 18.05 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 18.05 "Мәхәббәт бакчасы" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 18.05 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 20.00, 12+
  • 19.05 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.05 "Җанкисәккәем" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 20.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.05 "Куркак Батыр" Кариев театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
08.05.2025 Мәдәният

Резедә Әхиярова: ”Бу хәлләрдән соң 1 ел бер нәрсә яза алмадым”

Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Резедә Әхиярованың җырларын белмәүче кеше бармы икән? “Зәңгәр томан”, “Зинһар өчен кермә төшләремә”, “Туй күлмәге”, “Чаба поезд, чаба” хитлары белән халык мәхәббәтен яулаган композитор ул. Резедә Әхиярова иҗат иткән “Шагыйрь мәхәббәте”, “Сөембикә” операсы, “Алтын Урда” һәм “Иакинф” балетлары – дүртесе дә Тукай премиясенә ия. Резедә Әхиярова халыкчанлык һәм югары сәнгатьнең алтын урталыгын тапкан. Ә шулай да аның язмышы җиңелләрдән түгел икән.

– Башкорстанда туып-үскәнсез. Сездә башкорт каны да, татар каны да бар, димәк?
 
– Әти тумышы белән Башкорстаннан, әни – Балык бистәсе районыннан. Алар югары белем йортына укырга кергәч, пединститутта танышканнар. Әти паспортта башкорт дип язылган. Нишләп “язылган” дип әйтәм, чөнки әти алты балалы гаиләдә үскән. Җанисәп вакытында өч баланы – татар, өч баланы – башкорт дип язганнар. Бер әти-әнидән туган балалар бит бу. Көлке инде. Әти Иске Кыргыз авылында туып-үскән, ул татар авылы.
 
– Сез нинди мохиттә үстегез?
 
– Әти-әнинең дуслары бик зыялы кешеләр иде. Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Әхсән Баян, Равил Фәйзуллин белән якын аралаштылар. Миңа исем сайлау тарихы да иҗат белән бәйле бит. Илдар Юзеевның спектаклендә Резедәкәй дигән герой булган. Әти-әниләр театрга бик еш йөргәннәр, шуңа бу спектакльне карагач, Резедә исемен ошатып алганнар. Әткәй-әнкәй искиткеч рәхәт кешеләр. Без чын татар гаиләсенең матур мисалы идек. Әти-әни арасында булган хөрмәт, мәхәббәткә сокланып карарлык. Алар безгә бер генә тапкыр да начар сүз әйтмәде. Барысын аңлатып күрсәтәләр иде. Без һәр кич гаиләбез белән урамны әйләнеп керә идек. Әткәй-әнкәй эштән арып кайталар, әлбәттә, әмма безгә вакытны жәлләмәделәр. Кышмы, җәйме мөһим түгел, без һәркөн шулай бергә сөйләшеп, серләшеп ала идек. Әткәй белән йолдызлар турында хыялландык. Шундый матур истәлекләребез калды. Балачагым бик бәхетле үтте.
 
– Композитор булу теләге дә балачактан ук киләме?
 
–  Без үскәндә балаларны музыка мәктәбенә укырга бирү “мода”да иде. Миңа 5 яшь тулганда, без Казанга күчендек. Әнкәйнең барыбер туган ягына кайтасы килде. Башта Попов урамында яшәдек. Нәкъ йортыбыз янында өр-яңа музыка мәктәбе ачтылар. Мин скрипка сыйныфына укырга кердем. Шулай ук фортепианода уйнарга да өйрәндем. Укый башлагач, әнкәй фантазиямне үстерергә кереште: “Җил шаулавын уйный аласыңмы?” – дип сорый иде. Үземнең кечкенә генә әсәрләремне язып бардым. Музыка мәктәбен бик яраттым, укытучым да шундый яхшы булды. Әйткәнемчә, әткәй-әнкәй иҗади интеллигенция вәкилләре белән бик яхшы мөнәсәбәтләрдә иде. 7-8 сыйныфларда укыганда беренче җырларымны иҗат иттем. Иң беренче җырым – Равил Фәйзуллинның “Таң” шигыренә булды. Шул җырым белән “Яшь ленинчы” редакциясенә бардык. “Бу җыр яхшы, аны бастырырга була”, – диделәр. Шуннан соң, җырлар иҗат итүгә ныклап алындым.
 
– Сез гаиләдә ничә бала?
 
– Без гаиләдә ике кыз идек. Сеңлем Лилия 1995 елда йөрәк авыруыннан бик иртә китеп барды. Элек бит медицина да хәзерге кебек алга китмәгән иде. Ул дәваланды, хәле дә яхшы кебек тоелды. Операция ясау мөмкинлеге бар иде, тик аның нәтиҗәсе 50 гә 50 булгач, батырлыгыбыз җитмәде. Сеңлем үзе дә моңа ризалашмады, курыкты. Лилия бирешмәде, ул гел яхшы әйбер турында гына уйлады. Минем хисләр вулкан кебек ташып тора, ә ул бик тыныч кеше иде. Без бер-беребезне тулыландырып тордык. Лилия беркайчан үлем турында уйланмады, шуңа без дә аның яшәвенә ышандык. Язмыш, нишләтәсең инде... Ул миннән 2 яшь ярымга гына кече. Без бергә уйнап үстек, бөтен балачак хатирәләребез дә уртак. Лилияне бик юксынам, хәзер дә күңелдә бушлык. Аңа багышлап җырлар да иҗат иттем. Кыллы квартетны да Лилиягә багышладым. Лилиянең бу дөньяда булмавына да 30 ел. Күз алдына китерегез, 30 ел эчендә кеше күпме әйбергә ирешә ала бит. Бу безнең гаиләбез өчен чын трагедия булды.
 
– Әти-әниләрегез исән-саулармы әле?
 
– Икесе дә гүр ияләре. 11 ел элек вафат булдылар. 12 февральдә – әткәй, 2 апрельдә – әнкәй дә китеп барды. Әткәйнең үлеменә 53 көн булганда, әнкәйнең өчесен уздырдык. Әткәйнең үлеме барыбызны да какшатты. Ул кисәк вафат булды. Бер-ике көн үзен начар хис итте. Ашыгыч ярдәм чакырдык, тик алар җитешмәде... Әнкәй авырый иде, ә әткәй киткәч, аның гомер юлын яктыртучы кояшы да сүнде кебек. Әткәйне бик юксынды ул. Әткәй дә гомеренең соңгы минутларында: “Әниең ничек? Аның хәле ничек?” – дип борчылды. Бер-берсен бик яраттылар. Әнкәй китәр алдыннан бер төш күрдем: әткәй алмагач, чияләр чәчәк аткан җәннәт бакчасында басып тора. Ул миңа җитди генә карап тора иде. Әткәй әнкәйне җитәкләп, үзе белән алып китте. Әнкәй шул чәчәк аткан бакчага китеп барды. Сискәнеп уянып киттем, шуннан соң, әнкәйгә озак калмаганын аңладым. Әнкәйгә бу төшне бөтенләй сөйләмәдем. “Төштә әткәйне күрдем”, – дип кенә әйттем. Әнкәй үз аңында китеп барды: “Кызым, догалар китабын ал. Догаларны укы”, – диде. Гомеренең соңгы сәгатьләрендә әнкәйгә төшемне сөйләдем. Әнкәй дә барысын да аңлады. Әткәй дә, әнкәй дә минем кулларымда үлделәр. Бер елдан соң ирем дә вафат булды.
 
– Аның белән нәрсә булды?
 
– Олегның диагнозын белмәдек. Ул яман шештән китеп барды. Диагнозын белгәч, 1-2 ай гына яшәп калды. Бу хәлләрдән соң бер ел бернәрсә яза алмадым. Кулга эш килмәде, үземне катып калган кебек хис иттем. “Сөембикә” операсын яза башламаган идем әле. Ә театр көтә, язасы килми. Бөтен хисләремне җыеп, үземне кулга алдым. Сөембикә дә трагик, кызганыч язмышлы бит, шуңа күрә бер ел буе җыелып килгән бар хисләрем шул әсәремә кереп китте. Төшенкелектән чыгарга, иҗат булышты. Кызым да ирем үлгәч мине калдырмады. Оныкларым, гаиләм белән вакыт үткәреп, үземә юаныч таптым.
 
– Иҗатыгызда иң яраткан җырыгыз бармы?
 
– Мин берсен генә аерып әйтә алмыйм. Алар балаларым кебек якын. Кемдер “Поезд чаба”, “Зәңгәр томан”, “Зинһар өчен кермә төшләремә” җырларын бик яратам ди. Ә мин аларның барысын да яратам.
 
– Хит җырларыгыз күп. Аларны язуның берәр сере бармы?
 
– “Бу хит җыр булачак”, – дип уйламыйсың. Шигырьдә дә, көйдә дә хисләр чагыла. Җырның яхшы җырчы кулына эләгүе дә мөһим. Шушы өч кеше: шагыйрь, композитор, җырчы җырдан хит ясый.
 
– Сез худсоветлар заманын да күргән кеше. Җырыгызны үткәрмәгәннәре булдымы?
 
– Худсоветлардан куркып тора идек. Җырларны тикшерү бик җитди әйбер. Минем бер җырым гына худсовет аша үтмәде. Анысы да – “Зәңгәр томан”. Бу җырны язгач, аны Римма Ибраһимовага бирдем. Ул җырны бик ошатты. Аранжировка ясап, худсоветка бирдек. Шунда утыручыларның берсе: “Бу ресторан җыры”, – дигән. Элек халык җырларына, классикага өстенлек биргәннәр бит. “Зәңгәр томан” худсоветны үтмәгәч, кәефебез төште инде. Бер-ике ел узды. “Зәңгәр томан”ны кичәләрдә генә уйнап ала идем. “Шундый шәп җыр, чыгарыгыз инде”, – диләр. Ул вакытларда Винера Ганиева консерваторияне бетереп, радиога килә башлаган иде. Безне шунда таныштырдылар. Винерага да “Зәңгәр томан”ны күрсәттем. Ул да ошатты. Аранжировканы бераз үзгәртеп, Винера белән җырны яздырттык. Җыр худсоветны үтте! Әлбәттә, ике ел эчендә худсовет составы да үзгәргән. Бу юлы анда Рөстәм Яхин утырган. Ул мине урамда очратты да: “Резедә җырыгыз бүген худсовет үтте. Минем дә “Зәңгәр томан” бар. Әмма ул романс, тик сезнеке миңа ныграк та ошады әле”, – диде. Шунда ук радиога йөгердем. Шатлыгым эчемә сыймады. Башка җырларым худсоветны бернинди проблемасыз узды.
 
– Җырларыгызны яңартып башкаручыларга ничек карыйсыз?
 
– Бик уңай карыйм. Димәк, җырларым дистә еллар үтсә дә популярлыгын, актуальлеген югалтмыйлар. Бары тик көйне бозып башкаруны гына яратып бетермим. Миннән дә яхшырак  язсалар, бер сүз әйтмим.
 
– Хәзер композитор һөнәре юкка чыга кебек. Артистларның күбесе автор-башкаручылар. Нота белмәүче композиторларга нинди карашта?
 
– Консерваториядә укыганда композиторлар төрле жанрларда эшләргә өйрәнә. Композитор исемен йөртү өчен, күләмле әсәр иҗат итәргә кирәк. Бу таләп хәзер дә яши дип беләм. Ә нота белмәүче кешеләр – һәвәскәр композиторлар. Бездә, билгеле, һәвәскәр композиторлар күбрәк. Профессионал композиторлар берлегендә дә 60лап кына кеше бар. Кайбер композиторларны халык бөтенләй белми. Ә һәвәскәр композитор арасында, мәсәлән, Марс Макаров, Фәтхерахман Әхмәдиев кебек танылган шәхесләр бар. Алар халык күңеленә бик үтемле җырлар иҗат иткән. Мин моның бер начарлыгын да күрмим. Халык җырларын да кайчандыр һәвәскәр композиторлар иҗат иткән бит. Әлбәттә, юк-бар җырлар да булгалый, анысыннан да арынып бетә алмыйбыз. Мин сыйфатлы иҗат яклы. Кем язса да, иң мөһиме – сыйфатлы булсын.
 
– Ни өчен композиторлар арасында хатын-кызлар аз?
 
– Элек аз иде, хәзер бу һөнәрдә хатын-кызлар да җитәрлек. Композитор булу бик зур дәрәҗә булып санала иде. Аның хезмәт хакы да яхшы булды. Хәзер композитор һөнәрнең дәрәҗәсе төште. Композитор – авыр хезмәт ул. Иҗат җиңел бирелми. Дөрес әйтәсез, хатын-кызлар арасында танылган композиторлар аз. Безгә бит әле гаилә корырга, балалар тәрбияләргә кирәк. Барысын да күз уңында тотарга, моңа өстәп иҗат та итәргә зарур. Гаиләм дә, балам да булды. Әмма мин иҗатка зарлана алмыйм. Эшкә алынсам, рәхәтләнеп язам. Шул хисләрдә йөзәм, ләззәт алам. Мин бик төгәл кеше, әгәр булдыра алмыйм икән, алынмыйм.
 
– Олег Любивец сезнең икенче ирегез дип беләм. Ә беренче ирегез белән ничек таныштыгыз?
 
– Без бергә укыдык, курсташлар идек. Шулай араларыбыз якынайды, гаилә дә кордык. 17 ел бергә гомер иттек, аннан соң аерылыштык. Мин Олегка гашыйк булдым. Беренче ирем белән хәзер дә яхшы мөнәсәбәтләрдә, аның да үз гаиләсе бар. Кызым да әтисе белән аралаша. Әле моңа өстәп, оныкларыбызның туган көнендә дә гаиләләребез белән очраша идек. Беренче ирем дә, мин дә тормыш иптәшләребез белән бер өстәл артына җыелыштык.
 
 – Аерылуга нәрсә сәбәпче булды?
 
– Беренче иремне хурлап бер сүз дә әйтә алмыйм. Без бик матур яшәдек. Аның әти-әниләре белән дә соңгы көннәренә кадәр элемтәне сакладым. Алар миңа үз кызларына кебек карадылар. Әмма хисләребез сүнгән иде. Сүз дә юк әйбәт кеше, әмма хисләрсез яшәп булмый. Беренче ирем дә, битарафлыгымны сизәр иде. Алдарга теләмәдем, мин алдакчы түгел. Гомумән, тормышымда да гаделлек һәм дөреслек яклы. Мин башка кешегә гашыйк булгач, беренче иремә дөресен әйттем. Икесен дә хөрмәт иттем, шуңа иң кулай юл – бернәрсә дә яшермичә турысын әйтү булды. Беркемнең дә хисләрендә уйнамадым. Әйе, аерылышу җиңел әйбер түгел. Беренче вакытта үземне дә гаепләдем. Әмма аерылышуыбыз хәерлегә булды. Ул да, мин дә үз бәхетебезне таптык.
 
– Мондый тыныч аерылышу очракларын бармак белән санап буладыр. Яхшы мөнәсәбәтләрне ничек саклап калдыгыз?
 
– Ике тормыш иптәшем дә бик тәрбияле кешеләр. Икенчедән, тавыш күтәрү, кычкыру ул – тәрбиясезлек билгесе. Без барыбыз да бу очракта дипломатлар кебек эш иттек. Бәлки, кемдер ышанып та бетмәс, тик барысында уртага салып тыныч хәл итә алдык. Икенче иремнең: “Казанда иң тәрбияле, интеллигент кеше – синең беренче ирең”, – дип әйткәне дә булды. Беренче ирем дә, бер генә тапкыр да Олег турында начар сүз дәшмәде.
 
– Аерылышуга кызыгыз каршы килмәдеме?
 
– Борчылгандыр инде, әмма каршы килмәде. Икенче ирем белән дә бик яхшы мөнәсәбәтләрдә булдылар, шөкер.
 
– Икенче ирегез белән ничек таныштыгыз?
 
– Без икебез дә иҗат кешеләре бит. Концертларда, иҗади очрашуларда бергә идек. Ул да бик уңышлы композитор. Без икебездә бер дулкында идек.
 
– Ул вакытта бит аерылышу да бик сирәк хәл иде. Әти-әниләрегез каршы килмәдеме?
 
– Әти-әни бик татар җанлы кешеләр. Беренче ирем башка милләт вәкиле булса да, беренче мәхәббәт, саф, чиста хисләр буганга каршы килмәделәр. Янәдән гаилә кору теләге барлыгын әйткәч тә, каршы килмәделәр. Мин бик үзсүзле кеше, шуңа күрә әткәй-әнкәйгә уй-фикерләремне җиткердем. Алар минем карашымны кабул итте, ризалыкларын бирделәр.
 
– Холкыгыз авырмы?
 
– Бик авыр дип әйтмәс идем. Мин төгәллекне, тәртипне яратам. Авырлык килгәндә дә төшенкелеккә бирелеп утырмыйм. Проблеманың хәл итү юлларын эзли башлыйм. Ачу саклап йөрмим, барысын да тиз кичерәм. Кемгәдер көнләшеп яшәмәдем. Гәрчә, янымда андый кешеләр булса да...
 
– Тормышыгызда нәрсә үзгәртер идегез?
 
– Операны иртәрәк яза башлар идем, шул гына. Кызганыч, якыннарым “Сөембикә” операсын күреп калмадылар. Тормышымнан канәгать булып яшим. Әткәй-әнкәй бик яхшы кешеләр иде. Кызымның тормышына да зарланып булмый. Ире белән ике малай тәрбиялиләр. Оныкларым белән дә горурланам. Олы оныгым Мәскәүдә компьютер технологияләре буенча белем ала. Ул кечкенәдән олимпиадаларда катнашып, җиңүләр яулады. Аның турында хәтта фильм да төшерделәр әле. Кече оныгым да робототехника буенча Россия күләм олимпиадаларда җиңү яулый. Мин дә әткәй-әнкәй кебек, оныкларыма вакытымны жәлләмим. Аллаһы Тәгалә һәрберебезне бәхеттән, кодрәтеннән аермасын иде.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 08.05.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы