поиск новостей
  • 14.05 "Гөргөри кияүләре" Камал театры (иске бина), 19:00, 12+
  • 14.05 "Сезне Ватан Онытмас!" Тинчурин театры, 11:00, 6+
  • 14.05 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 14.05 "Йосыф" Кариев театры, 18:30, 16+
  • 15.05 "Башмагым" Камал театры, 19:00, 16+
  • 15.05 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18:30, 12+
  • 16.05 "Зәңгәр шәл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 16.05 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 16.05 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 17.05 "Килмешәк" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
  • 17.05 "Өйләнәм.tat" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 17.05 "Әлифба: хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 11.00, 3+
  • 17.05 "Ханума" Кариев театры, 10.30, 16+
  • 18.05 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 18.05 "Мәхәббәт бакчасы" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 18.05 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 20.00, 12+
  • 19.05 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.05 "Җанкисәккәем" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 20.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.05 "Куркак Батыр" Кариев театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
06.05.2025 Язмыш

Вәхшиләр кулы: «Кесәсенә пычак тыкканда ул вәхшиләр ни уйлаган?»

Кызым Зиләнең тормыш сәхифәләреннән. Һәр көн – үзе бер сынау. Мин аның йөзенә карадым... Кинәт кенә тезләрем тотмаска әйләнде. Үпкәмдәге тыным чыгып беткәнен һәм кабат тын ала алмаганымны тойдым.

Әйтерсең, бүлмәдә бер грамм һава калмаган... Вакыт акрынайды. Мизгелләр тукталды. Әнә ул каталкада янымнан узып бара. Күзләре ачык. Секундның йөздән бер мизгелендә генә карашларыбыз очрашты.

Яшь кенә малай. Йөзе ап-ак... Кем сине шулай? Ни өчен? Кешеләр эшләгәнме моны? Карарлык җирен дә калдырмаганнар бит. Авыз-борын эчләре тулы кан. Кап-кара оешкан кан... Бит тиреләре ертылган, сыдырылган... Үзе бертуктаусыз ыңгыраша...
 
Ул төнне без эчәклеге тыгылган бер бабайга операция ясадык. Операцияне инде төгәлләп килә идек. Дежур трубкага шалтыраттылар. «Срочно 10нчы операционныйны әзерләгез! Бик срочно! Тагын бер бригада әзерләнсен! Экстренная операция!»
 
Мин тиз-тиз генә операционныйны җыештырам. Без коткарган бабайда йогышлы гепатит иде. Анда-монда кан таплары чәчрәгән. Кулларыма күз иярми. Үземнең бу кадәр тиз эшли алуыма үзем үк шаккатам.
 
Аны каталка белән тәгәрәтеп операция өстәле янына китерделәр. Өстендә ак җәймә. Операция сестрасы әкрен генә өстәлгә күчеп ятарга кушты. «Ничек күчим-м-м???» - дип ыңгырашты ул, бар сызлавын соңгы «м-м» иҗегенә күчереп. «Әкрен генә. Башта күтеңне шудыр, аннары иңбашыңны, «попка-плечи, попка-плечи». Гафу итегез әдәби сүз кулланмаганым өчен, операция залында әдәби сүзләр генә сайлап торып булмый, һәр әгъза үз исеме белән атала монда.
 
Ул акрын гына операция өстәленә күчеп ятты. Бик-бик сызлый иде тәннәре, туктаусыз ыңгырашты. Сестра өстендәге җәймәсен алды.
 
Миңа шунда әллә нәрсә булды. Никтер барысын да өстән караган кебек күрдем. Әнә үзебезнең операция залы, әнә өстәлдәге яралы егет. Әнә егылмас өчен стенага сөялеп, тораташтай катып мин үзем басып торам... Әллә шул мизгелдә җаным тәнемнән чыгып кире керде микән? Борыныма үлем исе бәрелде. Мин ул үлемнең хәтта үзен дә күрдем. Кап-кара, лайлалы төтен шикелле, идән буйлап аяк асларыннан шуыша иде ул.
 
Корсагыннан муенына кадәр бөтен тәне тоташ яра. Йөз, ике йөз, өч йөзләп яра. Һәр ярадан вак-вак кына ерганаклар сыман кан ага. Нәкъ иләктән аккан су кебек.
 
Анестезия сестрасы бик озак кан тамырына керә алмый интекте. Ә мин аның тизрәк йокыга китүен, бу сызланудан тизрәк котылуын теләдем. Кан тамырына керә алмаган табибларга, сестраларга хәтта ачуым да килде. Беләм, алар гаепле түгел югыйсә, кан калмагач, тамырлар бүртә алмый...
 
Ниһаять, ул йоклап китте. Операция залыннан чыгып, аның авыру тарихын эзләп таптым. 19 яшь. Минем яшьтәшем. Әнисенең телефон номеры...
 
Күз алдыма әнисе килде. Улыгыз операциядә дип шалтыратканнардыр инде аңа. Нишли икән ул хәзер, ниләр кичерә икән? Казанга килергә чыкты микән?
 
Тагын шыпырт кына операция залына кереп, кабат стенага елыштым. Хирургларга комачауламас өчен үтәкүренмәлегә әверелдем кебек.
 
Ни булганын, бу егетне кемнәр, ни өчен бу хәлгә китергәннәрен беләсем килде. Кешеләр эшеме бу? Кешеләр болай эшли аламыни? Җанымны бу егетнең ыңгырашып сызланулары гына түгел, (анысы да җаныма бик-бик авыр, билгеле), ә бу эшне кешеләр эшли алуын аңлаудан туган уй ныграк телгәләде. Менә шушы уйны, шушы вәхшилекне берничек тә башыма сыйдырып бетерә алмадым.
 
Ничек? Ничек бер кеше икенче кешене шушы кадәр газапларга, сызлануларга дучар итә ала? Кесәсенә пычак тыкканда ул вәхшиләр ни уйлаган? Алар бит бу пычакны кулланачакларын белеп тыккандыр? Берәрсе очраса, кадарбыз, чәнчербез дигән ният белән тыкканнармы? Димәк, андыйлар безнең арабызда: автобуста, метрода, урамда, кибеттә дә йөри.
 
...Икенче көнне каталканы алып төшәргә менгәч, ул егетне тагын күрдем. Реанимациядә иде. Бугазыннан трубкаларны алганнар. Димәк, барысы да яхшы. Димәк, аңына килгән. Әлегә ул бары йоклый...
 

Лилия ГӘРӘЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 06.05.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы