|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.08.2011 Авыл
![]() Яңа күршеләр, яки Авылның иске гадәтләреАвылда күршеләр гадәттә яңага, искегә бүленми. Күрше икән – күрше, ул инде мәңгелек кебек. Элекке, төп нигезләр бик сирәк үзгәрә диюем. Тик сирәк булса да үзгәрә икән шул. Бездән бер өй аркылы гына, бик матур тыкрык эчендә, Шушма елгасына терәлеп диярлек утырган Йосыф абыйлар бар иде. Яшеллек, чисталык, пөхтәлек – бу биләмәнең тирә-ягы һәрчак шундый булды. Бала-чага җанлы булса да, чисталык дигәндә талканы шактый коры иде шул мәрхүмнең. Үзенекеләргә генә түгел, чит-ятларга да бу матурлыкны, яшеллекне бозарга ирек бирмәде. Аннан соң инде күп сулар акты. Элекке ямь-яшел тыкрык та (хәзерге кебек техника кайнап торган заманда аны саклау мөмкин дә түгелдер), әлеге пөхтә нигезнең хуҗалары да юк.
Барысы да ничектер көтмәгәнчә булды. Дүрт егет үскән, без белгәндә сигез кешелек зур гаилә булып яшәгән шушы нигез таркалды. Барысы да олы уллары Равилнең 27 яшендә, аягөсте генә авырып, суга төшкәндәй юкка чыгуыннан башланды шикелле. Бик яшьли яратышып йөргән сыйныфташы Гөлсинәгә өйләнгән, февраль аенда гына кызлары туган Равил май башында инде гүр иясе булды. Халык телендә кан рагы дип йөртелүче авыруның “острый” формасы аны шулай бик иртә һәм бик тиз алып китте. Бик чибәр һәм бик тыйнак, шул ук вакытта бик тәвәккәл дә булган Равилнең үлеме бу йортка көтелмәгән удар булды. Аннан соң тиз-тиз генә авырып, бер-бер артлы өлкәннәр – Фатыйма апа белән Йосыф абый бакыйлыкка күчте. Бераздан исә улы хәсрәтеннән айный алмаган Рәйсә апа язгы ташуда Шушмага ташланды... 40 көннән соң гына мәетен табып җирләделәр. Малайларның өчесе дә өйләнеп, бер дигән йорт-җир өлгертеп, башка чыкты. Берничә ел әле мәкерле авыру белән көрәшә-көрәшә, бу нигезнең җылысын саклаган Сәүбән абый да бакыйлыкка күчте... Уллары буяп-тәртипләп тотарга тырышса да, хуҗасыз калган каралтылар күзгә күренеп нурын җуя барды. Без – күршеләр исә буш торган шушы йортка кайчан гына яңа хуҗалар килер дә, иртә-кичләрен тәрәзәләрендә ут балкыр, яшәү чаткысы уяныр дип көттек. Миһербанлы, иманлы кешеләр килсен иде, дип теләдек.
Шөкер, теләгебез кабул булды. Менә елдан артык инде бу нигездә яңа хуҗалар. Яшьлекләрен Казанда эшләп һәм яшәп үткәргән Мөнәвәрә апа белән Рәшит абыйлар авылга... аның иске гадәтләрен дә алып кайтты. Без алар белән танышырга вакыт таба алмый йөргән көннәрдә алар инде терәлеп беткән күршеләр – тагын бер Рәшит абыйлар белән “почти туганлашып” өлгергән булып чыкты. Бакча башы күршеләре Гөлирә апаларга да “эз”не тапканнар. Озакламый безгә дә әнинең хәлен белергә, танышырга керде Мөнәвәрә апабыз. “Балалар үсеп урнашкач, олыгайган көнебездә мөселман авылына кайтып яшисебез килде. Юкса дачабыз да бер дигән, фатирыбыз да...” – ди ул. Авылның да инде элеккеге, алар үскәндәге авыл булмавын, кешеләрнең дә үзгәрүен, күбесенчә үз тормышы белән генә яшәвен чамаласалар да, табигатьләре белән тыныч, булганына шөкер итә белүче бу икәү һәр туган көннән тәм табып яшәргә тырышулары белән, һич югы күршеләр арасында гына булса да, элекке, авылча гадәтләрне торгызырга омтылулары белән чын-чыннан сокландыра.
– Менә Казаннан Гөлирә белән икегезгә сезнең район кешесе – Гарифҗан Мөхәммәтшин төрекчәдән тәрҗемә иткән вәгазьләр китабы алып кайттым, шулкадәр үтемле, гади итеп язылган, укы әле, – дип сөендерде ул әнине. Дини мәдрәсә тәмамлаган Мөнәвәрә апа үзе белгәнне башкалар белән теләп уртаклаша, үзендә булганны башкалар белән сөенеп бүлешә торган кеше булып чыкты. Өлкәннәргә өлкәннәрчә, яшьрәкләргә яшьләрчә юлларын таба ул аның.
– Миндә пионның, лилиянең әллә нинди төсләре бар, Раушаниягә бирдем, син дә кереп кара инде, ошатканнарын алырсың, – дип җәй башыннан әллә ничә кыстады үземне. Чәчәкләрнең шаулап утырган чагын күреп калырга чак өлгердем. “Җиреңне әзерләп куй, тюльпаннарның синдә булмаганнарын әзерләп куйдым”, – дип тә шаккатырды. Тагын әле гладиолуслар, башка гөлләр карарга, ошаганнарын алырга да чакырды...
“Менә бу гөлем чәчәк атты, кереп кенә кара әле, дип безгә дә кереп җитә, һәр чәчәккә дә шулкадәр сөенә белә”, – дип шакката үзенә дә “бакча җене” кагылган күрше килене Раушания.
Тагын бер керүендә, менә бу помидорлар бик иртә өлгерә, ашап карагыз әле, дип июнь ахырында ук ачык грунтта яртышар килолы булып үскән, пешкән-өлгергән кып-кызыл помидорлар тотып кергән Мөнәвәрә апа.
– Әй, без үткән ел ук авыз иттек инде аны, менә хәзер бакчада Мөнәвәрә сорты дип берничә төрлене үстерәбез, – ди Раушания. Без дә орлыгын әзерләп куйдык.
Авыл тормышының да “тәм”ен үзләренә бик тиз яраклаштырды күршеләребез. Сыер асрамасалар да... электр сепараторы сатып алып, бөтенебезне шаккатырдылар. Җәен авылда чиләк белән сөт табу проблема түгел – менә сиңа каймаклы, эремчекле, катыклы авыл тормышы! Буш вакытларын “тутыру” өчен дип алган үрдәкләре дә ишегалдын тутырып йөрде. Ә бакчалары... Моннан берничә ел элек кенә тәмам ташландыкка әйләнгән бакчаларга, ниһаять, ямь керде. Шәһәр бакчасының һәр адымын исраф итмәскә өйрәнгән кешеләр буларак, аларның гөрләп үскән яшелчәләренә, чәчәкләренә читтән генә сокланып йөрергә кала. Үзләре: “Ничә еллар буш торганга шулай үсә алар”, – дисәләр дә, миңа калса, күңелләрендә изге ният тулып торганга һәм, билгеле инде, гадәти авыл кешесе кебек, эш арасында түгел, яратып эшләгәнгә һәр яшелчә, һәр куак шулай кинәнәдер.
Кызганыч, авылыбызда дин тотучы өлкәннәр күп түгел. Яңа күршеләребезнең парлап ураза тотулары, ислам кануннары буенча, дини йолаларыбызны үтәп яшәүләре дә авылдашларга чын үрнәк. Шунысы гына кызганыч, әлегә алар авылда иртә яздан караңгы көзгә кадәр генә яши. Кышка калага күченәләр. Тыкрык эче булганлыктан кышын юл бетүдән, әлегә өй эчендә уңайлыклар булмаудан шикләнәләр. Ә без күршеләр исә көзен алар “китәбез инде” дип саубуллашырга кергәндә моңсулап калсак, язын кайтуларына сөенәбез. Һәм аларның бер көн килеп: “Бөтенләйгә, китмәскә кайттык”, – диюләрен көтәбез...
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|