поиск новостей
  • 15.05 "Башмагым" Камал театры, 19:00, 16+
  • 15.05 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18:30, 12+
  • 16.05 "Зәңгәр шәл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 16.05 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 16.05 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 17.05 "Килмешәк" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
  • 17.05 "Өйләнәм.tat" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 17.05 "Әлифба: хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 11.00, 3+
  • 17.05 "Ханума" Кариев театры, 10.30, 16+
  • 18.05 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 18.05 "Мәхәббәт бакчасы" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 18.05 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 20.00, 12+
  • 19.05 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.05 "Җанкисәккәем" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 20.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.05 "Куркак Батыр" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 21.05 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 21.05 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
05.05.2025 Икътисад

Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров эш сәфәре белән Татарстан муниципаль районнарында булдылар

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Әтнә, Арча һәм Балтач муниципаль районнарында булдылар.

Сәфәр кысаларында алар район кырларын карадылар һәм чәчү эшләренең барышы белән таныштылар.

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районында Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров “Тукай” ҖЧҖ сөт комплексында булдылар. Хуҗалыкта 114 кеше эшли. 2400 башка исәпләнгән комплекс 4 сыер абзарыннан, бозаулату бүлегеннән һәм «Карусель» системасына көйләнгән саву җайланмасыннан тора. Сөтле бозаулар өчен махсус бокслар оештырылган. Тәүлеккә 70 тонна моноазык җитештерә торган үзләренең азык цехы бар.
 
Аннары алар Әтнә районы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очраштылар. Район җитәкчелеге, кырларда эш штат режимында бара, дип әйтте. Орлыклар җитәрлек, техника җитәрлек. Бүгенгә чәчү эшләре 52%ка — 14,3 мең га мәйданда башкарылган, арпа, сабан бодае, борчак, солы тулысынча диярлек чәчелгән. Башлыча, ашлык кукурузы, техник һәм азык культуралары чәчәсе калган. Көзге культуралар 6503 га мәйданда чәчелгән.
 
Марат Җәббаров әйтүенчә, райондагы барлык фермаларда да заманча җайланмалар урнаштырылган. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар буенча район бер дәрәҗәдәрәк тора, 2500 башка якын терлек исәпләнә.
 
Республиканың Арча муниципаль районында Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров кырлардагы оператив вәзгыять белән таныштылар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм районның авыл җирлекләре башлыклары белән очраштылар.
 
“Арча районы чәчүгә актив кушылды. Минераль ашламалар һәм чәчү өчен орлыклар җитәрлек”, - дип ассызыклады министр.
 
Марат Җәббаров, Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен барлык федераль һәм республика ярдәм чаралары эшли, хуҗалыклар җитәкчеләре аларның барысыннан да файдалана ала, дип искәртеп узды. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга килгәндә, министр, бу мәсьәләдә эшне көчәйтергә кирәк – бигрәк тә терлекләр санын арттыру өлкәсендә, дип ассызыклады.
 
Балтач муниципаль районында хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм җирлек башлыклары белән очраштылар. Бүгенгә язгы чәчү 21,6 мең га (50%) мәйданда башкарылган. Бөртекле һәм кузаклы культуралар буенча чәчү 76%ка башкарылган, тагын 5,2 мең га чәчәсе калган. Быелгы уңыш өчен 5273 тонна ашлама тупланган — 1 гектарга 81 кг ашлама туры килә.
 
Соңгы 5 елда 9,6 мең баш савым сыерына исәпләнгән 11 сөтчелек комплексы файдалануга тапшырылган. Бүген терлекчелек комплексының тагын 4 объектын төзү дәвам итә. Районда барлыгы 59,6 мең баштан артык эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 21 мең 335 баш сыер.
 
Министр районга тармак буенча югары бәя бирде. Шул ук вакытта ул шәхси ярдәмче хуҗалыкларны арттыру буенча эшне активлаштырырга өндәде. Бүген шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 15,3 мең баш эре мөгезле терлек бар, шулардан 6 мең 539 баш сыер.
 
Марат Җәббаров шулай ук сөт җыю күләме буенча иң зур кооперативның нәкъ менә Балтач районында урнашуына игътибар юнәлтте.
 
Рөстәм Миңнеханов аграрийларга яхшы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, район һәрвакытта да барлык юнәлешләр буенча югары күрсәткечләргә ирешә, дип ассызыклады. Татарстан Рәисе шулай ук җитәкчеләрне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган барлык чараларны да югары дәрәҗәдә оештырырга өндәде.
 
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров 1600 савым сыерына исәпләнгән сөт комплексын һәм “Татарстан” АХП” ҖЧҖенең азык үзәген карап чыктылар. Комплекста 185 кеше эшли. Узган ел йомгаклары буенча комплекс 17,1 мең тонна сөт һәм 787,2 тонна ит җитештергән.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы