|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
05.05.2025 Мәдәният
“Шаян ТВ”да ясалма интеллект ярдәмендә эшләнгән “Бишек җырлары” проекты старт алды (ВИДЕО)Әлеге тапшыру балалар өчен татар телендә язылган бишек җырлары белән таныштыра. Төп максат – ата-ана белән бала арасында эмоциональ җылы мөнәсәбәтләр булдыру, ана белән баланың рухи дөньясын якынайту. Проект бишек җырларына нейро челтәр ярдәмендә эшләнгән видеога нигезләнеп әзерләнә. Җырларны исә танылган артистларыбыз һәм күркәм тавыш ияләре башкара. 19 апрельдә әлеге проект тәүге тапкыр эфирга чыкты. Тапшыруның беренче чыгарылышларында бишек җырларын Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Винера Ганиева, Татарстанның атказанган артисты Сәидә Мөхәммәтҗанова, талантлы җырчыларыбыз Дилия Әхмәтшина һәм Гөлназ Җиһангирова башкара. “Бишек җырлары” тапшыруының барлык чыгарылышларын “Шаян ТВ” каналының рәсми төркемнәрендә дә карап булачак. Әлеге проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән “Шаян ТВ” – тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче беренче балалар каналы тарафыннан тормышка ашырыла.
--- |
Иң күп укылган
|