|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
03.05.2025 Шоу-бизнес
Гүзәлем: «Өебезне 30 мең сумга җыештыртабыз»Гүзәлем, эшмәкәр, җырчы: - Бәләкәй чакта 1 май бәйрәменә гел авылга кайта идек. Ул өмә, бакча эше, кич туганнар белән җыелып шашлык кыздыру белән күңелгә кереп калган. Бу — ял гына түгел, чын мәгьнәсендә Хезмәт бәйрәме. Күмәкләп эшләү - үзе бер рәхәт. Үз йортыбыз белән торабыз. Бакчабыз 5 сутый тирәсе. Кечкенә бала белән декрет ялында булгач, өй эшләренә вакыт бик калмый. Шуңа да өйне юарга елына ике тапкыр: яз һәм көз клининг хезметен чакыртам. Бер көндә барысын да бергә эшләп чыгабыз. Үзем дә ярдәм итәм. Берүзем эшләсәм, атна буе өй юарга туры килер иде. Алар пәрдәләрне, тәрәзә, люстра, стеналарны яхшылап юа. Урамда террасада торган җиһазларны да чистарталар. Безнең ике катлы, 150 кв. метр йортны юдыру 30 мең сумга төшә.
Казанда клининг компанияләре 1 кв. метрны җыештырган өчен 200 сум ала. Өйне югач, ул өр-яңа кебек була.
Фото: islam-today.ru
--- |
Иң күп укылган
|