|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
03.05.2025 Мәдәният
“Шаян ТВ” егетләре “Йолдызлык”та җиңү яуладыБыел 25 нче тапкыр уздырылган “Созвездие – Йолдызлык” республикакүләм фестиваль-конкурсы тәмамланды! Йомгаклау концерты Казанның “Пирамида” концертлар залы сәхнәсендә узды. “Шаян ТВ”ның сәләтле малайлары фестивальдә лаеклы чыгыш ясап, тамашачыларның да, жюри әгъзаларының да йөрәген яуладылар. Гран-при иясе булып Камил Вәлеев танылды! Камиль – “Сәйлән” проектының беренче сезоны һәм “Сезоннар ярышы” җиңүчесе. Ул үзенең көчле тавышы, сәхнә осталыгы һәм тырышлыгы белән һәркемне сокландырды. Быел фестивальдә тагын бер мөһим яңалык булды – беренче тапкыр Илфат Ибраһим улы Абдрахманов исемендәге махсус премия тапшырылды. Бу дәрәҗәле бүләккә безнең тагын бер йолдызыбыз – Әмир Исрафилов лаек булды! Шулай ук Әмир “Конферанс” номинациясендә 1 нче урынга лаек булды.
--- |
Иң күп укылган
|