|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.05.2025 Мәдәният
![]() “Милли мультFest” фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады1 майдан Татарстанның яшь аниматорларын һәм кинематографистларын берләштерүче “Милли мультFest” республика балалар кинофестиваленә гаризалар кабул ителә башлады. Фестивальгә ике юнәлештәге эшләр кабул ителә – “Татар телендәге анимацион фильмнар” һәм “Балалар өчен кыска метражлы татарча фильмнар”. Бәйгедә 7-17 яшьлек балалар һәм иҗади коллективлар катнаша ала. Катнашучылардан пластилин, кәгазь һәм заманча графика ысуллары белән эшләнгән анимацион фильмнар кабул ителә. Призлы урыннар яулаучыларга акчалата бүләкләр тапшырылачак. Быел “Милли мультFest”ның төп темасы – гореф-гадәтләр, халык авыз иҗаты һәм социаль яктан әһәмиятле булган темалар. Бәйгегә килгән эшләрнең татар телендә булуы шарт. Гаризалар 2025 елның 1 маеннан 1 ноябренә кадәр кабул ителә. Икенче этап, сайлап алу туры, 1 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Йомгаклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү 6 декабрьдә Казанның “Мир” кинотеатрында узачак. “Милли мультFest” кинофестивале – киносәнгать, анимация һәм it-эшчәнлектә катнашу аша үз-үзеңне күрсәтү һәм социальләшү мөмкинлеге булган мәдәни чара. Фестиваль балалар һәм яшүсмерләрнең рухи, иҗади мөмкинлекләрен анимацион һәм кыска метражлы нәфис фильмнар ясау аша баетырга ярдәм итәргә тиеш. Быел “Милли мультFest” бишенче тапкыр уздырыла. Ул елдан-ел күбрәк кешене җәлеп итә, катнашучыларның географиясе дә киңәя бара. Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә әзерләнә. |
Иң күп укылган
|