поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ял көнне бииик озак итеп йоклау – акча экономияләүнең иң яхшы ысулы!

Бүген кемнәр туган
  • 07 Июнь
  • Әхсән Фәтхетдинов (1939-2012) - рәссам
  • Мөнирә Мазунова-Хәбибуллина (1949-2024) - пианист
  • Артур Фәләхов - журналист
  • Инсаф Мәрданов - җырчы
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
Архив
 
01.05.2025 Җәмгыять

Шашлык пешерүчеләргә 60 мең сумга кадәр штраф яный

Шашлык яратучыларга да, бакчада өмә үткәрергә теләүчеләргә дә сабыр итәргә туры киләчәк. Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде. Бик вакытлы, ахры: быел республикада урман тирәсендә янгын чыгу очраклары 20 тапкыр арткан.

Татарстанда 14 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде. Бу хактагы карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Шулай итеп, бу чорда учак ягарга, чүп-чар, коры үлән, чыбык-чабык яндырырга ярамый. Моннан тыш урманнарга якын булган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләре, балалар лагерьларында мангалда, янмый торган башка савытта аш-су әзерләү дә тыела. Әлеге чикләүләр ресторан, кафе-барларга, башка җәмәгать туклануы урыннарына кагылмый.

Урманнарда, янгын чыгу куркынычы булган башка урыннарда 1–3 класслы пиротехник эшләнмәләрдән файдаланырга ярамый, дип тә кисәтә коткаручылар. Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, янгынга каршы махсус режим вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штраф күләме ике тапкыр арта:

– гражданнарга – 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр;

– урындагы затларга – 30 мең сумнан 60 мең сумга кадәр;

– юридик затларга – 400 мең сумнан 800 мең сумга кадәр.

Бу көннәрдә урманчыларга да эш арткан. Алар көчәйтелгән эш режимына күчкән инде. Быелгы кебек иртә яз да үзенекен иткән: Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, быел термик нокталар саны – 21 тапкыр, ә янгын чыгу очраклары 20 тапкыр күбрәк теркәлгән.

Ел башыннан бирле республикада 193 термик нокта, урманга якын булган урыннарда 162 янгын чыгу очрагы ачыкланган. Урманчылар әйтүенчә, янгынга каршы махсус режим вакытында урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне тагын да катырак җәза көтә. Гражданнарга – 50 мең сум, урындагы затларга – 90 мең сум, юридик затларга 1 миллион сумга якын штраф яный.

Фото: Татар-информ

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.05.2025
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы