поиск новостей
  • 22.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 23.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.05 "Сагынырсызмы?" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.05 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 12+
  • 26.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.05 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.05 "Тормышмы бу?" Камал театры (яңа бина), 19.00, 18+
  • 28.05 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 29.05 "Дуслар җыелган җирдә" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 29.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 30.05 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 30.05 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 31.05 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 22 Май
  • Фәрит Мөхәммәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Шәмсетдинов - актер
  • Нәзифә Кәримова - язучы, журналист
  • Разил Камалов - баянчы
  • Фәридә Ишморатова - журналист
  • Лилия Мингулова - җырчы
  • Гөлия Хәмәтгалиева - җырчы
  • Илдар Әхмәдиев - рәссам
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
30.04.2025 Әдәбият

Клара Булатова: «Мин Әлмәттә калып кына әрәм булганмын, Казаныгызга килсәм, сезне ду китерә идем»

Татарстанның халык шагыйре Клара Булатова соңгы елларда үзе яшәгән Нәдер авылында җирләнде.

Фәридә Исмәгыйлева: «Клара апаны исән чагында күреп калдым»

«Кичә Уфада Фидан Гафаровны озату мәрасимендә булып, шуннан Клара Булатованы да озатырга кайтып җитешә алдым», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева.
 
Фото: Фәридә Исмәгыйлева
 
Ул соңгы тапкыр Клара Булатова белән аның туган көнендә – 18 мартта күрешүен искә төшерә. «Безнең «Әлмәт таңнары» газетасының баш мөхәррире Рәфкать Шаһиев Клара апаның авыруы турында әйткәч, барып кайтырга кирәк дип уйладык. Чәчәкләр белән килдек, бергә фотоларга, видеога төштек. Аның «Узган гомернең минеке калганнары» дигән шигырь юлларын укыдым һәм шунда елмайган килеш күрдем. Без бит элек Әлмәттә кара каршы тәрәзәләр белән бер йортта яшәгән идек, аннары алар йорт салып Нәдергә күченделәр. Шунда барып өлгергәнемә сөенәм – Клара апаны исән чагында күреп калдым», - ди ул.
 
 
1993-2020 елларда «Әкият» татар дәүләт курчак театры директоры булган Роза Яппарова Клара Булатова белән студент чакта бер тулай торакта яшәвен искә төшерә. «Безнең бүлмәгә Роза Туфитуллова янына бик керә иде – алар бер группада укыдылар. Хәсән Туфанның аңа язган шигырьләрен сөйли иде. Ул вакытта әлеге шигырьләр беркайда да басылмаганнар иде. Клара Булатованың мәхәббәт турындагы шигырьләре искиткеч. Кирәксә, ул – бик усал итеп тә әйтә алган шагыйрә. Гомумән, аның шигырьләре көчәнеп язган әйберләр түгел. Бик белемле, аның белән аралашу бик кызыклы иде, шаккатып, авызына карап тыңлап торырлык. Татар поэзиясендә якты эз калдырган шагыйрә», - ди ул.
 
Атлас Гафиятов: «Табигатьтән шагыйрь! Шагыйрьлеге өстенә феноменаль хәтер!»
 
«Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире Атлас Гафиятов үзенең укытучысы булган Клара Булатова турында сүзен: «Ул – Аллаһы Тәгаләдән зур талант бирелгән сирәк кешеләрнең берсе иде. Университетта диплом эшен дә шигырь белән язган кеше бит ул. Андый хәл университет тарихында булмагандыр инде», дип башлады.
 
 
 
«Гомере буе мәктәптә балалар укытты: мин укыган Яңа Кәшер мәктәбендә, Колшәриф авылында, Түбән Мактама мәктәбендә, Әлмәт гимназиясендә укытты. Сарман, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск якларында юктыр инде ул очрашуларга бармаган мәктәпләр. Табигатьтән шагыйрь! Шагыйрьлеге өстенә феноменаль хәтер! Дәрестә Тукай, Такташ, Туфан шигырьләрен магнитофон язмасына яздырылган кебек укый иде. Бу өч шагыйрьне ярата иде. Клара апа белән шалтыратышып тордык, соңгы вакытта сөйләшә алмый башлаган иде. 18 мартта туган көне белән котлаганда да сүзләрне өзеп-өзеп кенә сөйләшә иде. Бүген иртән генә ире Нәфис абый шалтыратты. Ул, аягы шешеп, үзе дә операция ясаткан иде. Ул унынчы яртыда шалтыратты, 10 тулып киткәч, «Клара апа китеп барган» дип, сеңелкәш шалтыратты. Нәфис абый үзе дә була аламы әле? Үзем дә хастаханәдә йөрим әле, иртәгә җирләсәләр, кайтыр идем. Бүген булса, кайта алмыйм, үкенечкә кала», - диде ул.
 
Ләйсән Сафина: «Ул һәрвакыт рифма белән сөйләшә иде»
 
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең PR директоры Ләйсән Сафина да Клара Булатова белән аралашып яшәгән.
 
 
 
«Клара апа белән бәйле булган хатирәләр чынлап та аз түгел, иң беренчесе: Риза Фәхретдин исемендәге Әлмәт татар гимназиясендә укыганда татар теле дәресләренә, кунак итеп, Клара апаны чакыралар иде. Иң кызыгы шунда: аның шигыре кайда бетеп, үз сүзе кайда башланганны без аңламыйча да кала идек, чөнки ул һәрвакыт рифма белән сөйләшә иде», ди ул.
 
«Клара апа бик уникаль кеше иде, ул бит безнең Әлмәт телевидениесендә күп еллар дәвамында «Җомга» тапшыруын алып барды. Аны Әлмәттә белмәгән-танымаган бер кеше дә юк. «Дулкыннар» иҗат бәйгесен оештырганда әйткән бер сүзе истә: «Мин Әлмәттә калып кына әрәм булганмын, Казаныгызга килсәм, сезне ду китерә идем», – дигән иде. Бу – чыннан да шулай. Бик зур талант иясе. Чичән шагыйрә. Әйткән һәр сүзе үтемле, шундый аңлаешлы һәм тирән фикерле иде», - ди Ләйсән Сафина.
 
Равил Сабыр: «Хәлен белешеп тордык, барып йөрдек»
 
Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, драматург Равил Сабыр: «Әлмәттә алар ике байрак иде инде: Саҗидә Сөләйманова белән Клара Булатова. Клара апа соңгы вакытта авырый иде, хәлен белешеп тордык, барып йөрдек, булыша алган кадәр булыштык та. Чәчәкләр алып килгәч, «чәчәкләр яратам» дип, сөенеп кабул итә иде», дип искә алды.
 
 
 
 
Белешмә: ​
 
Клара Булатова – күренекле татар шагыйрәсе, укытучы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе. Ул 1936 елның 18 мартында Татарстанның Сарман районы Татар Карамалысы авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килгән.​
 
1954 елда Сарман урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Клара Булатова Түбән Ләшәү мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. 1969 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Аннары ул Әлмәт районының Колшәрип, Яңа Кәшер, Түбән Мактама авылларында, шулай ук Әлмәт шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Укытучылык эшчәнлегенә 40 елдан артык гомерен багышлый. ​
 
Клара Булатова 2015 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты була. 2019 елда «Татарстанның халык язучысы» исеме бирелә.

Рузилә МӨХӘММӘТОВА, "Татар-информ".

---
Матбугат.ру
№ --- | 30.04.2025
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы