|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.04.2025 Криминал
![]() Баланы дөрес дәваламаган табибны хөкем иткәннәрБаймакның мировой суды табиб-хирургны баланы дәвалауда хата ясаган өчен хөкем иткән. Ул "һөнәри бурычларын тиешенчә үтәмәү сәбәпле битарафлык аркасында җитди тән җәрәхәтләре китергән" өчен кузгатылган җинаять эшендә гаепле дип табылган. БР Прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2023 елның августында 15 яшьлек малай эче авыртуга зарланып хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Табибның дөрес диагноз куймавы һәм дөрес дәваламавы аркасында пациентның сәламәтлеге начарланган, нәтиҗәдә үсмернең эчке әгъзасын алып ташларга туры килгән. Гаепләнүче үзенең гаебен таныган. Суд аны 1 ел 2 айга ирегеннән мәхрүм иткән, шулай ук ул 600 мең сум күләмдә әхлакый зыян компенсацияләргә тиеш.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|