поиск новостей
  • 22.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 23.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.05 "Сагынырсызмы?" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.05 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 12+
  • 26.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.05 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.05 "Тормышмы бу?" Камал театры (яңа бина), 19.00, 18+
  • 28.05 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 29.05 "Дуслар җыелган җирдә" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 29.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 30.05 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 30.05 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 31.05 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 22 Май
  • Фәрит Мөхәммәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Шәмсетдинов - актер
  • Нәзифә Кәримова - язучы, журналист
  • Разил Камалов - баянчы
  • Фәридә Ишморатова - журналист
  • Лилия Мингулова - җырчы
  • Гөлия Хәмәтгалиева - җырчы
  • Илдар Әхмәдиев - рәссам
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
25.04.2025 Мәдәният

Үзеңне күрсәтәсең, күршеңне күзәтәсең килсә, “Яңа татар җыры”на рәхим ит

“Яңа татар җыры” проекты беренче юбилеен билгеләп үтте. “Пирамида” залында проект нәтиҗәсендә дөнья күргән җырлар яңгырады. “Яңа татар җыры”ннан истә калган мизгелләрне теркибез.

1. Беренче тапкыр журналистларга сәхнәдән тәнкыйть өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

– Мин үзем дә журналист. Әгәр теге яки бу вакыйга матбугатта яктыртылмаса, димәк ул узмаган дигән сүз. Әлбәттә, 5 ел эчендә матбугат безне мактап кына тормады, тәнкыйть сүзләрен дә ишеттек. Мин безнең проектларга битараф булмаган һәм безне тәнкыйтьләгән массакүләм мәгълүмат чараларына рәхмәт белдерәсем килә. Чөнки сез тәнкыйть аша безгә камилләшергә һәм үсәргә ярдәм иттегез.  Безне югалтулар һәм хаталар да читләп үтмәде. Тик иң мөһиме – халкыбызда иҗади дәрт көчле.  Татарларда көн саен яңа җыр туа, бездә талантлы композиторлар, шагыйрьләр һәм башкаручылар бик күп. Ә җырлы халыкның киләчәге бар, – диде Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов.

Быел бәйгедә катнашу шартлары да шактый үзенчәлекле иде. Җырларга авторларның хокуклары авторларда калды. Фонд исә, җырларны концертларында, проектларында куллану мөмкинлегенә ия булды. Кыскасы, быел җиңү яулаган җырларны авторлары теләкләре булса сатып җибәрә алалар. Бәйгедә катнашкан өчен бүләккә акча да алдылар, моңа өстәп җырны сату мөмкинлеге дә бар. Икътисади яктан бәйгедә катнашу бик уңышлы карар.

2. “Яңа татар җыры”ның асылы – тамашачыларга яңа җырлар тәкъдим итү, шуңа күрә “Яңа татар җыры”нда таныш җырларны ишетермен дип һич уйламадым. Әлбәттә, узган елларны җиңү яулаган җырлар турында сүз кузгатып тормыйм. Быел җиңүчеләр рәтендә булганнарга гына тукталасы килә. Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисова уллары белән бергә чыгыш ясады. Бу гаиләне күргәч үк, “Гаиләм – җылы учагым”, дип җырлый башлыйм. Мәдәни чараларга күп йөргәч, дөресен әйткәндә, җырны ятлап бетердем инде.  Матур гаилә, сүз юк. Әмма бу җыр өр-яңа түгел.

Шул ук хәл Рәсим Низамов башкарган “Үпкәм юк язмышка”, Гөлсирин Абдуллинаның “Ак пароход” җырына да кагыла. Бу җырларны да концертларда ишеткән булды. Мәсьәләгә ачыклык кертер өчен бәйгенең нигезләмәсенә күз салдым. “Бәйгедә катнашкан җырлар киң танылмаган һәм эфирда яңгырамаган булырга тиеш”, – дигән сүзләр бар. Димәк, бу җырлар киң җәмәгатьчелеккә танылып бетмәгән әле. Ярый ла, без ай саен берничә концертка йөрибез.

3. “Яңа татар җыры”нда  яңа җырлар да җитәрлек иде. Аларның бер-берсеннән аерылып торуын да искәртергә кирәк. Моның өчен рәхмәт менә! Асылъяр башкаруында “Юктыр” җыры мәгънәле дә, моңлы да. Нәкъ Асылъярга туры килеп тора. Тамашачылар да бик сагынган аны. Дәррәү килеп алкышладылар. Ә бәлки, Асылъяр иҗатына яңа сулыш өреп күтәрелеп тә китәр әле. Монысы бәхет эше инде.

4. Рәсим Низамов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Нәфкать Нигъмәтуллин, Иркә белән бер сәхнәдә яшьләр дә чыгыш ясавы сөендерде. Ваһапов фонды үзенең лауреатлары турында онытмый. Артур Шөгаепов әнисе Нагыйлә ханым иҗат иткән җырны башкарды. Җырның тарихын белгәч, ул бөтенләй башка яңгыраш алды.

– Бу җыр тормыш иптәшем Ренат истәлегенә язылды. Шушы көннәрдә генә безнең арабыздан китеп барды. Ул да бу бәйгенең гала-концертына килергә тиеш иде. Бүген  без монда улым белән икәү. Җырны улымның тавышына китеребрәк иҗат иттем, шуңа Артур җырлар дип уйладым. Иҗатымны бәяләүләренә бик рәхмәтлемен, – ди Башкорстанның Кызылъяр авылы мәдәният йортында эшләүче Нагыйлә Шөгаепова.

5. Үзешчән һәм яшь композиторларга үз эшенең осталары белән узышу җиңелләрдән түгел. Илгиз Закиров, Эльмир Низамов, Ризван Хәкимов, Наил Шәймәрданов, Раиф Мөхәммәтрәхимов, Гүзәлия Павлова – болар барысы да төп номинациядә 1, 2, 3 урыннарны яулаган җырларның көй авторлары.  Яшь көй авторларыннан Радик Шәрәфиев кенә махсус премиягә лаек булды. “Шомырт кара күзләрең” җырының сүзләре авторы Айзилә Һадиева да яшь. Яшьләрдән яшьләрчә җыр килеп чыккан. Радик Шәрәфиев та бу бәйгенең даими катнашучыларының берсе. Радик кебек көйләр иҗат итүче яшьләр юкмы икән әллә белми калалармы? Киләсе “Яңа татар җыры”нда яшь композиторлар өчен аерым номинация булса да, комачауламас иде.

“Яңа татар җыры” кебек бәйгеләр иҗат кешесе өчен бик мөһим. Үзеңне күрсәтәсең, күршеңне күзәтәсең. Иң мөһиме – проект дәвамлы булсын.

Илгизә Галиуллина.

Шәһри Казан


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы