|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.04.2025 Язмыш
![]() Яман чирне җиңгән Сания: «Эчтән генә елый беләм»Казанда гомер итүче 65 яшьлек Сания Юсуповага өч ел элек табиблар куркыныч диагноз куя. Диспансеризация үткәннән соң анализлары начар килә аның. Моңа кадәр дә тормышта зур кайгылар кичергән Сания апа бу сынауны җиңел кабул итә. Үлемнән дә курыкмый, язмышы белән ризалаша. – Башкалар кебек мин дә Казанга зур хыяллар белән аяк бастым. Яшь чак, башлар тиз әйләнә торган чак. Гашыйк булып, кияүгә чыкканымны сизми дә калдым. Чирмешән егете иде, ул вакытта милициядә эшләде. Бик матур гына гаилә корып, мәңге бәхетле яшәрбез дигән идек. Тик булмады. Ирем салырга яратты, шуның өстенә чит хатын-кызлар белән дә чуалды. Кул күтәргән чаклары да аз булмады. Без аерылыштык, – дип искә ала Сания апа. – Олы улыбызга – 13, кечесенә 10 яшь иде. Кашыкка кадәр бүлеп аерылыштык. Торыр җирем булмагач, элеккеге иремнең фатирындагы бер бүлмәдә яшәргә мәҗбүр булдык. Хәзер искә төшкәч, йөрәк чәнчеп куя. Андый тормышны күз алдына да китереп булмый! Берничә елдан Сания апаның юлына тагын бер ир очрый. Хатыны эчеп җанына төшкән кеше була ул. Тәвәккәлли Сания апа. Ике баланы аякка бастырасын да уйлый, кредит та түлисе бар. Икәү тарткан тормыш җиңел булыр, дип өметләнә. Үзенең яшь бара бит инде. Шөкер, икенче никахы нык була аның. Инде менә 25 елдан артык матур гына гомер итәләр икән. – Бик яхшы иргә туры килдем. Ни дисәң дә, хатын-кызның бәхете ирдән аның. Шундый рәхәт яшибез. Иремә гомерем буе рәхмәтлемен. Тормышта иң авыр вакытларымда янымда булды. Үз әтиләре улларының барлыгын да белмәде. Ә бу ирем ярдәменнән ташламады, – дип сөйли Сания апа. – Әмма яшьли күргәннәр үзенекен итте. Сәламәтлегем какшап, бик күп операцияләр кичерергә туры килде. Моннан 9 ел элек Маратым 30 яшендә юл фаҗигасенә эләгеп әрәм булды. Хатыны, балалары калды. Килен һаман ялгыз әле, күрше подъездда гына яши. Икебезгә дә бик авыр. Газиз балаңны җирләүдән дә авыры юк икән. Табиблар яман чирнең килеп чыгуын да кичергән хәсрәтләрдән күрә икән. Әле бит икенче улы Айрат та авырып киткән. Егылып, умырткалыгы сынган. Сәламәтлеге какшагач, гаиләсе дә таркалган. Сания апа хәзер улына да терәк булырга тырыша. – Үз чиреңне дә онытасың икән инде ул. Шунысы бар: яман чир диюгә үк, мин аны җиңәчәгемне белдем. Күңелдә курку булмады. Табибларга рәхмәт, вакытында күрделәр, ике операция ясадылар, химия терапияләре алдым. Хәзер инде әкренләп эшләп йөрим. Улыма даруларга акча күп тотыла, әнә шуңа күрә 35 ел эшләп пенсиягә чыксам да, яңадан урнаштым. Дөрес, хәзерге эшем утырып кына тора торган, – ди Сания апа. – Язмышыма үпкәләгән чакларым да булды инде. «Ник гел миңа соң бу авырлыклар?» – дия идем. Хәзер инде, күтәрә алганга сыналам, дип тынычландым. Беренче иремнең туганнары белән әле дә аралашабыз. Шөкер, якын итәләр. Икенче иремнең кызы белән дә дус яшибез. Бергә кунакларга йөрешәбез. Тормышны яратып яшим. Нинди генә авыр вакыт булса да, сабыр итәргә, түзәргә кирәк. Минем хәтта кычкырып елаганым да булмады. Гомерем буе эчтән еладым. Ә бәлки кычкырырга кирәк булгандыр? Инде хәзер буласы булган, үкенүдән ни файда, дип юатам үземне. Берәүгә дә үпкә сакламыйм. Бер генә теләгем бар: озагырак яшисе килә!
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|