поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.08.2011 Җәмгыять

Еврогыйбрәт

Соңгы 1-2 атна эчендә Европада булган вакыйгалар мине азмы-күпме уйланырга мәҗбүр итте. Бәлки, дөньяга, җәмгыятькә, кешелеккә карашларымны үзгәртүгә дә юл ачкандыр. Менә карагыз әле...

Бу көннәрдә Лондон полициясе урамда тәртип бозып, биналар җимереп, кибетләр басып, машиналар яндырып йөргән меңләгән кешене кулга алды. Аларның барысы да яшьләр. Араларында хәтта 10-15 яшьлек сабыйлар да буталып йөргән. Мәктәпләргә, полиция участокларына ут төртү очраклары теркәлгән. Русча әйткәндә, «бунт на корабле»!

 

Югыйсә Англия икътисади яктан иң алдынгы, халыкны социаль шартлар белән тулысынча тәэмин итүче дәүләт булып санала килде. Димәк, ул шәһәрне җимереп йөрүче хулиганнар матди яктан бернинди авырлыклар да кичермиләр, тамаклары тук. Нәрсә этәрә соң алайса аларны шундый вәхшилеккә?

 

Минем бер генә фаразым бар: тышкы кыяфәтләре матур, өсләре бөтен булса да, алар рухи яктан зәгыйфь. Европада чиркәү инде күптәннән элеккеге ролен уйнамый. Казандагы бер мәртәбәле хәзрәт сөйләгәннәр буенча (ул исә христиан руханиеның сүзләрен китерә), кеше йөрмәү сәбәпле кулланылыштан чыккан чиркәүләрне Европа шәһәрләре аукционга сатуга чыгара, аларны шунда ук иммигрант-мөселманнар сатып алып, мәчеткә әйләндерергә тели. Тик түрәләр болай да күбәеп килгән мәчетләр санын арттырырга ризалык бирми. Нәтиҗәдә элеккеге чиркәүләр бизнесменнарга сатылып, казиноларга, төнге клубларга әверелә.

 

Менә шундый шартларда Көнбатыш үзенең яшь буынын матди кыйммәтләргә генә нигезләнеп тәрбияләде һәм бүген шуның нәтиҗәләрен татый да. Ул буын әшәкелек һәм яхшылыкны аермый башлады. Ул буында намус, җаваплылык дигән төшенчәләр җуелды. 10-15 яшьлек сабыйларның якты киләчәкләренә капка булган мәктәпләренә ут төртүе шуны ачыктан-ачык дәлилли.

 

Гомумән, буынга гына түгел, Көнбатышка гомуми караш ясыйк: рухи кыйбласын таба алмаган психопат-исламофоб Брейвик тиктомалдан йөзгә якын сабыйның гомерен өзә; миллионнар өчен кумир булган җырчы Эми Уайнхаус 27 яшендә передозировкадан үлгәч, халык аны соңгы юлга милли матәм төсмерендә озата; Европа башкалаларында гей-парадлар милли, гаилә бәйрәме кебек уза, шәһәр паркларында ике егетнең үбешеп утыруы гадәти күренешкә әйләнде; сары матбугат чиркәүләрдәге педофилия очраклары турында кычкырып тора; cуицид очраклары статистикасы буенча Көнбатыш илләренең беренче урыннарда торуы да юкка түгелдер. Европа тиененең алгы ягында мәшәкатьсез матур тормыш, демократик җәмгыять, иң югары яшәү шартлары ялтырап торса, арткы ягында югарыда әйтелгәннәр яшерелгән.

 

Ә Россия кешесе исә дистә еллар дәвамында Көнбатыш цивилизациясен үзенә үрнәк итеп куя килде. Чуар футболкалар, тар джинсалар, Ray Ban күзлекләрен кияргә тырышты. Соңгы модель гаджетларга, MacBookларга ия булырга омтылды. Хәтта аралашу, шаяру стиле, үз-үзеңне тоту, ашаган ризыклар «көнбатышланды». Ахыр чиктә дусларга, әти-әниләребезгә мөнәсәбәт тә Көнбатыш киногеройларыныкына охшый башлады. Бар нәрсәгә караш прагматиклык, «файдасы бармы-юкмы» белән генә билгеләнде. Иң кызганычы: рухи як, әхлак иң түбән дәрәҗәгә төште…

 

Һәм менә Лондондагы кыйммәтле бутикларның тәрәзәләре чәлпәрәмә килгән мәлдә, Манчестер урамнарында кап-кара төтен белән машина җилемләре янып ятканда, бер утырып уйлану файдалы булыр: кирәкме безгә бу модель?! Юкмы безнең үз юлыбыз?!. Ә ничек инде булмасын, бар! Ул да булса, татар-мөселман моделе. Әлбәттә, кайсы татардан сорасаң да, мәгънәсенә төшенмичә генә ул үзен татар мөселманы дип атаячак. Аның кыйммәте, әһәмияте бүгенге көндә тиешенчә аңлатылмый гына. Милли-дини мирасыбыз безгә интернет һәм телевизор тәкъдим иткән Көнбатыш моделенә якын да тормый. Уйлыйсы һәм сайлыйсы гына калды.

 

Ә моның өчен хәзер иң уңай вакыт – Изге Рамазан ае. Үткәнебезгә бәя бирергә, хаталарыбызны танырга, киләчәккә юнәлешебезне билгеләргә иң уңай вакыт. Шәт, иншалла, шушы 29 көн бушка узмас. Барыгызга да хәерле Рамазаннар, уразаларыгыз кабул булсын!


Илдар ГАБИДУЛЛИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»