|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
24.04.2025 Фаҗига
Ярты гәүдәсе калган: Татарстанда йөк машинасы өлкән яшьтәге хатын-кызны бәрдергән мизгел ВИДЕОга эләккәнБүген Казанда Зорге һәм Даурия урамнары чатында өлкән яшьтәге хатын-кыз йөк машинасы астында калып һәлак булган. Социаль челтәрләрдә шушы фаҗига турында хәбәрләр таралган. “KazanFirst” Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып язганча, һәлак булган хатын-кызга – 76 яшьләр тирәсе. Басма чыганаклары мәгълүматлары буенча, машинаның бик нык бәрдерүе сәбәпле җәяүленең ярты гәүдәсе изелгән. Өлкән яшьтәге хатын-кыз йөк машинасы астына эләккән булырга тиеш, дип хәбәр ителгән агентлыкка Дәүләт автомобиль инспекциясеннән. Юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре фаҗига урынына шундук килеп җиткән. Аның сәбәпләре ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|