поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.08.2011 Җәмгыять

Җен кагылды исә...

Моннан берничә ел элек Казанга укырга килдем. Тулай торакта торырга теләмичә бер әбигә урнаштым. Әби­ем үз йорты белән яши иде. Миңа түр яктан бүлмә бирде. Баштарак мин берни дә сизенмәдем. Тора-бара төн­ге өчләрдә куркып уяна баш­ладым. Бервакыт яныма йонлач нәрсәнеңдер килеп ятканын сизә башладым. Хәтта сулышына кадәр сизәм. Куркып уянам да йокламыйча таң атканын көтә идем.

Башта мин бу хакта беркемгә дә сөйләмәдем. Соңыннан әлеге әйбер фаҗигале төстә вафат булган авылдашым булып та күренә башлады. Мин бу вакытта бик нык куркуга сабыштым. Әмма барыбер кешегә ачылырга батырчылык итмәдем. Ике айдан артык азапланганнан соң әнигә сөйләргә булдым. Мине тиз генә күрше авылда догалар белән дәвалый торган әбигә алып киттеләр. Рәшидә апа хә­лемне шундук белеп алды.

 

"Чәршәмбе көнне таң суы алып юынырга кирәк. 33 аять язып эчертегез",– дигәне генә хәтердә калган. Авылга кайткач зәгъфран эзләп таптык та әлеге догаларны язып эчә башладым. Мунчада таң суы белән юындым. Шуннан соң рәхәтләнеп киттем.

 

Авылыбызда да җен ия­ләшкән йорт булганы истә калган. Тыкрык башындагы Бәдәр әбинең йорты яныннан узып булмый иде. Урамга гына керәсең, нидер сызгыра башлый. Ир-атлар белән узсаң, тыны да чыкмый. Ә менә хатын-кызларны куркыта иде. Озак еллар сызгырганнан соң, юкка чыкты ул. Әби үзе үлеп, йортында башка кеше яши башлагач, бу нигезгә тынычлык урнашты.

 

* * *

 

Мамадыш районында яшәүче, кешеләрне дога белән өш­керүче Маһинур абыстай Гобәйдуллина җеннәр турында менә ниләр сөйли:

 

Әгәр кешегә җен кагылган икән, аны куганда мондый хәлләр күзәтелә:

 

1. пульс ешая, кан тамырлары кабара, дулкынлану көчәя;

 

2. күз кыек карый башлый;

 

3. сулыш алу авырлаша;

 

4.күзеннән яшь чыга яки кычкырып елап җибәрә;

 

5. аяк-куллар ойый;

 

6. еш исни;

 

7. аяк-куллар яки бер бармагы калтырый;

 

8. авыру тавышы белән җен догалар укуны туктатуны таләп итә;

 

9. авыруның эчендә нәрсәдер хәрәкәтләнә башлый.

 

– Бик күп кешеләргә җен зәхмәте кагылып, миңа килә. Җеннәр гаилә кебек яши. Алар бөтен җиргә сибелгәннәр. Утырып, безне карап торалар. Әгәр өсләренә бассаң, өреп җи­бәрер­гә мөмкиннәр. Инсульт, паралич дигән авырулар шулар аркасында килеп чыга да инде. Җен кагылса, кешеләр бик курка торган була. Төнлә йоклаганда бастырылулар – барысы да җен эше. Алар күбрәк үлгән кеше бу­лып килә­. Ә чынлыкта кабердәге кеше чыгып йөри алмаганын яхшы беләбез бит. ­Соңгы арада җен белән яшәүче бер хатын килде. "Нәкъ ирем инде. Шул­кадәр ияләндем. Эштән ­кайткандай кайтып керә. Яныма кергән кешеләрне яратмый. Бик күптәннән бергә яшибез",– ди бу.

 

Бервакыт, әле мин кеше­ләрне өшкерә башлаганчы, күршем йөгереп кергән. "Анда Самат сарык суйган, хәзер хатынын суячак!" – ди. Керсәм, Самат сарыкны суеп бетер­мәгән. Малны жәлләп, хатыны Зифа әлеге эшне үзе тәмамлап куйган. Саматны һич тыя торган түгел. "Мине бит өйрәтеп торалар, – ди ул. – Башта сарыкны суярга куштылар, аннан "суйма" диделәр. Менә хәзер бавырын пешереп бир, дип өстәл буе тезелеп җен балалары көтеп утыра. Әле алар миңа Зифаны да суй диделәр", – ди ул. Бу күршем асылынып үлгән абыйсының киемнәрен кигән булган. Баксаң, андый кием­нәрне ягарга кирәк икән. Аллаһының рәхмәте белән Самат терелде",– ди Маһинур апа.

 

"Эчкән кешеләрнең башына җеннең иң олысы антенна куя. Аның аша бары тик җеннең әйт­кәннәре генә эшләнелә, башка кешенең сүзе керә алмый. Медицина аны "белая горячка" дип бәяли. Аннан соң бу кеше гел аларны гына тыңлый торган була. Ахырда йә асылынып үлә, йә кирәкмәгән гамәл кыла. Шулай ук "җен сихере" дигән нәрсә бар. Аны чыгаруы тагын да авыр­рак", – дип аңлата җеннәр чыгаручы апа.

 

Аның сүзләренә караганда, эчкә дога кергәннән соң, җенгә урын калмый. Авыруны Коръәннең кайсыбер сүрә­ләреннән алынган аятьләр белән өшке­рәләр. "Кешеләр һәрвакыт догалы, тәһарәтле йөрергә тиеш. Җеннәр пычрак урынны, иске-москыны, юылмаган җирне сайлый", – ди Маһинур абыстай.

 

Рамил Юнысов, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы:

 

– Маһинур абыстайның сүзләре белән киле­шәм. Чын­нан да, кешеләр, гө­наһ­лардан сакланып, догалы, тәһарәтле йөрсен­нәр иде. Догалы йортка, бисмилласын әйткән кешегә җеннәр кагыла алмый. Без никадәр күңелебез белән Аллаһы Тәгаләгә якынрак булсак, шайтан бездән ераграк торыр.

 

 Гомәр Зыятдинов, Казан шәһәре психотерапия үзәге мөдире:

 

– Җеннәр юк алар. Кү­зенә андый әйберләр күренсә – бу инде психик авыру билгеләре. "Белая горячка", акылдан шашу булырга мөм­кин. Галлюцинация булганда бары тик табибка гына күренергә кирәк.



Ватаным Татарстан
№ 154-155 | 19.08.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»