поиск новостей
  • 15.05 "Башмагым" Камал театры, 19:00, 16+
  • 15.05 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18:30, 12+
  • 16.05 "Зәңгәр шәл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 16.05 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 16.05 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 17.05 "Килмешәк" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
  • 17.05 "Өйләнәм.tat" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 17.05 "Әлифба: хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 11.00, 3+
  • 17.05 "Ханума" Кариев театры, 10.30, 16+
  • 18.05 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 18.05 "Мәхәббәт бакчасы" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 18.05 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 20.00, 12+
  • 19.05 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.05 "Җанкисәккәем" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 20.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.05 "Куркак Батыр" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 21.05 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 21.05 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
23.04.2025 Шоу-бизнес

«Нур» театры актрисасы Айгөл Юнысова һәм баянчы, җырчы Алмаз Юнысовларның өченче балалары туган: «Икенче балабыз кыз булыр дип уйлаган идек»

«Нур» театры актрисасы Айгөл Юнысова һәм баянчы, җырчы Алмаз Юнысовларның зур сөенече бар. Айгөл белән Алмаз, үзләре кебек үк җыр-моңга гашыйк бер егет үстерәләр инде. Айвазга хәзер 9 яшь. Юнысовлар гаиләсендә 4050 кг авырлыктагы, тагын бер ир бала дөньяга аваз салган.

 Алмаз белән сөйләшеп, сөенечләрен уртаклаштык. 

– Улыгыз туганда тормыш иптәшегез янында булгансыз икән. Курыкмадыгызмы?
 
– Моны сүз белән генә аңлатып, сөйләп бетереп булмый. Тормыш иптәшем өчен борчылдым. Бик дулкынландым. Ә бала дөньяга беренче авазларын салгач, бөтенесе онытыла. Бу шундый зур шатлык бит. Көтеп алынган сабыебыз.
 
– Тормыш иптәшегезгә караш үзгәрдеме?
 
– Үзең күрмәгәч, баланың дөньяга килүен күз алдына китереп булмый. Ә бу бит хатын-кыздан никадәр көч, түземлек таләп итә. Һәрбер әни кешегә илаһи затка кебек карый башлыйсың. 
 
– Сез кемне көткән идегез: малаймы әллә кызмы?
 
– Дөресен әйткәндә, икенче балабыз кыз булыр дип уйлаган идек. Тормыш иптәшем дә, улым да, мин дә кыз көттек. Беренче УЗИдан соң кем туасын әйтмәскә куштык.  5 айдан соң, “гендер пати”  оештырып, шунда гына белдек. Малай буласын белгәч тә, шатландык. Исән-сау булып үссен генә. Аллаһ насыйп итсә, бәлки, тагын булыр әле. 
 
– “Гендер пати” оештырган җырчыларны тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Сез моңа нинди карашта?
 
– Тәнкыйтьләргә теләгән кеше сәбәбен болай да таба ул. Без бит начар әйбер күрсәтмибез. Бала туу – күңелле яңалык бит. Безнең бәйрәм оештырасы килде, уздырдык. Тормышыбызның кадерле мизгелен шулай истәлекле үткәрәсе килде. Беркемгә дә зыян салмадык. 
 
– Нинди исем куштыгыз?
 
– Улыбыз Раяз исемле. Бу исемне дә, беренче улыбызга да исемне мин сайладым. Әлбәттә, киңәшләштек, тик шулай да соңгы сүзне мин әйттем. Гаиләдә дә шулай. 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 23.04.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы