|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.04.2025 Икътисад
![]() Гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 399,3 млн сумлык продукция сатылган15 марттан Татарстан Республикасында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады, алар Казанда 12 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Зеленодольск шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 2 мәйданчыкта һәм Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында 1 мәйданчыкта уза. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров традиция буенча Татарстан башкаласындагы ярминкә мәйданчыкларының эшен карап чыкты. 6 атна йомгаклары буенча 399,3 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган: шулардан 587,6 тонна яшелчә, шул исәптән 335,0 тонна бәрәңге, 115,2 тонна үлчәүле сөт, 181,9 тонна шикәр, 1041,0 мең данә тавык йомыркасы, 470,1 тонна ит: шул исәптән 238,7 тонна сыер ите.
Ярминкәләр үткәрү өчен 4 729 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү максатында үткәрелә, бу «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
Бу сезонда йомгаклау ярминкәсе 27 апрельдә булачак! Үзегезне һәм якыннарыгызны тәмле, татлы һәм файдалы ризыклар белән сөендерергә өлгерегез.
--- |
Иң күп укылган
|